+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
12 гыйнвар 2023, 11:04

"Бианай мине кыйнап, өйдән куып чыгарды"

"Ни өчен сез шундый явыз?"

"Бианай мине кыйнап, өйдән куып чыгарды"
"Бианай мине кыйнап, өйдән куып чыгарды"

"Ирем белән 2 ел яшибез. Һәм, ниһаять, без бәхетле!

Ирем әнисе белән зур өйдә яши иде. Минем үземнең фатирым булса да, өйләнешкәч, ул әнисе белән яшәргә тәкъдим итте. Мин аның теләген кире какмадым - өй зур, һәркайсыбызга урын җитәчәк. Әйткәндәй, мин - иремнең икенче хатыны. Беренче хатыны белән озак яши алмаган ул, киленне әнисе яратмаган. Без очрашып йөргәндә әнисе миңа яхшы мөнәсәбәттә иде, бергә яши башлагач та шулай булыр, дип уйлагандыр инде.

Аларга күченеп килүнең икенче көнендә өйдә тавыш чыкты. Һәм бу көн саен кабатланды. Бервакыт бианам миңа йодрыклары белән ташланды. Мин полициягә гариза яздым. Бианам моннан соң тынычланган кебек тә булды. Әмма тиздән суд аша ул мине өйдән куып чыгарды. Суд барышында ул мин аны бик кыерсытуым, аны кыйнавым турында әйтте. Әлбәттә, "өлкән кешегә" ышандылар.

Бу хәлләр өчен ирем бик нык борчылды. Әнисенең алдашуын ул белә иде.

Әлеге хәлләрдән соң мин иремне фатирымда яшәргә чакырдым. Тәүге вакытта ул кыенсына инде. Хәзер инде барлык ир-егет эшләрен ул башкара. Ниһаять, без, бәхетле! 40 яшькә якынлашсак та, бәби алып кайту турында хыялланабыз.

Хәзер инде әни белән аралашмыйбыз. Ирем хәтта телефон номерын да алыштырды. Күптән түгел аның өйне сатарга куйганы турында ишеттек. Ир-егетсез өйне тоту авыр булуына зарланган ул.

Бианайлар, ни өчен сез шундый явыз ул?" - дип язган бер хатын социаль челтәрләрдә.

Фото: jenskiymir.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: