"Мин дә ирем белән аерылыштым. Аз яшәдек, дип тә әйтеп булмый, ун елга якын аның белән бергә булдык.
Ирем вахта ысулы белән эшли иде. Һәрвакыт акчаны өйгә кайтарып торды. Улыбызга да яхшы мөнәсәбәттә. Әле аңа 8 яшь.
Бер көнне иремнең телефонына шалтыратым. Миңа бер хатын-кыз эндәште. Тәүдә нәрсә әйтергә дә белмәдем. Аннары иремне телефонга чакырырга сорадым. Бу хатын иремнең ваннада булуын әйтте. Мин, чын мәгънәсендә, шок хәлендә калдым. Бу - аның элекке хатыны иде.
Ирем беренче ел гына китеп эшләп йөрми. Ул эштә чакта мин аны бик сагына идем. Кайтуын улым белән түземсезләнеп көтә идек. Ул кайтуга өстәл тутырып төрле ризыклар әзерли, үземне тәртипкә китерә идем.
Хәзер инде ул бер генә тапкыр миңа хыянәт иткәнме, әллә һәрвакыт хатыны янында яшәгәнме - мөһим түгел.
Шушы хәлдән соң берничә көн үткәч, ул тыныч кына кайтып керде дә әйберләрен җыя башлады. "Ни өчен?", "Мин нинди хата ясадым?" дигән сорауга ул гомер буе бары бер генә хатын-кызны - үзенең элекке хатынын гына яратуын әйтте. Әмма аларның балалары булмаган. Шунлыктан аерылышканын әйтте.
Хәзер судка биреп, аның бала белән аралашуын өзәсем килә. Әмма әлегә сәбәп таба алмыйм, чөнки ул - менә дигән әти. Ул мине бик рәнҗетте, хәзер инде минем чират" , - дигән социаль челтәрләрдә бер хатын.
Бала белән ата арасын суыту бу очракта дөресме икән, ничек уйлыйсыз?
Фото: gorabbit.ru