+1 °С
Кар
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
25 ноябрь 2022, 15:48

"Картәни бик акыллы булырга тиеш түгел"

Оныкларыгыз сезне ничек кабул итә, картәниләр? Менә бер онык әбисе турында шулай уйлый. Укып карагыз әле, бәлки үзегезне танырсыз.

"Картәни бик акыллы булырга тиеш түгел"
"Картәни бик акыллы булырга тиеш түгел"

"Әниләр көне" якынлаша. Әниләребезгә игътибар күрсәткәндә, картәниләрне дә онытмасак иде. Алар да бит кемнеңдер әнисе. Картәниле, картәтиле балачак - бәхетле балачак. Әни белән әтинең һәрвакыт вакыты юк. Ә картәни беркайчан да шелтәләми, кесәсе тулы тәм-том. Өченче сыйныф укучысының "Кем ул картәни?" темасына язган иншасын тәкъдим итәбез. Укып карагыз әле, бәлки үзегезне танырсыз.

"Картәни - шундый ук хатын-кыз, әмма аның үз балалары юк. Ул башка кешеләрнең балаларын, кечкенә кызларны һәм малайларны ярата. Картәти - ул да әби, тик ир кеше генә. Ул малайлар белән урамда йөрергә ярата, һәм алар балык тоту һәм башка нәрсәләр турында сөйләшә.

Картәниләргә бернәрсә дә эшләргә кирәкми, тик кунакка гына йөрергә булсын. Алар карт, шуңа күрә аларга йөгерергә һәм күп сикерергә ярамый. Әмма алар безне кибетләргә алып бара алалар, һәм аларның безне карусельдә йөртер өчен акчасы күп булырга тиеш. Әгәр алар безнең белән йөриләр икән, алар төрле әйберләргә, мәсәлән, матур яфракларга яки күбәләкләргә карау өчен тукталалар. Алар беркайчан да: "Тизрәк киттек", - димиләр. Алар күзлек киеп йөриләр һәм тешләрен авызларыннан тартып ала алалар.

Картәниләр бик акыллы булырга тиеш түгел, тик "Ни өчен этләр мәчеләрне куа?" яки "Суалчанның башы кайда" дигән сорауларга җавап бирә белергә тиешләр. Алар безгә китаплар укыганда бернәрсәне дә төшереп калдырмый һәм "бу әкиятне без укыдык" инде дип әйтмиләр.

Һәркем аның картәнисе булсын өчен тырышырга тиеш, чөнки алар бердәнбер өлкән кешеләр".

Фото: danceon.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: