+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2022, 13:54

Үлгән сукыр тычканнан төнәтмә эшләп эчкәнегез бармы?

Бу хакта без бүген язып чыккан идек инде. Теманы дәвам итеп, түбәндә бәян ителгәннәр дә сезгә кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Үлгән сукыр тычканнан төнәтмә эшләп эчкәнегез бармы?
Үлгән сукыр тычканнан төнәтмә эшләп эчкәнегез бармы?

Интернетта "кротовуха"ны тәмләп караучы ир-егет белән видеоролик барлыкка килде. Ә барысы да социаль челтәрләрнең берсендә урта гасырлар алкогольле эчемлегенең җирәнгеч рецепты турында фикер алышудан башланган. "Пёрфект Илюшен" исеме астында язучы бер кеше тагын да специфик әйбер - үлгән сукыр тычканнан спирт төнәтмәсе, яки гади "кротовуха" бар, дип сөйләде.

- Тәмле һәм хуш исле - яфраклы урманда яңгырдан соң җир белән капланган спирт кебек. Гомумән алганда, шәһәр кешесенә ул бик үк ошамаска мөмкин, - ди ир.

Үз сүзләрен раслап, ул дустының ролигына сылтама урнаштырган, анда ул әлеге эчемлекне тәмләп крый.

Билгеле булуынча, әлеге төнәтмәне ясар өчен үз үлеме белән картаеп үлгән тычкан бармый. Сукыр тычканны үтереп, спиртка салырга кирәк. Фикер алышучылар моңа кадәр еланны спиртка салып эчкәннәре турында да сөйли әлеге язмада.

Һуш китмәле хәлләр, әй генәм, Интернетта "лайк" җыяр өчен нәрсә генә эшләми хәзер блогерлар?!..

Фото: trk7.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: