+9 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Мең дә бер киңәш
12 Декабря 2022, 09:30

Гөлләрне аспирин эремәсе белән коендырыгыз!

Кышын бүлмә гөлләрегез шаулап чәчәк атсын өчен.

fleuramour.rufleuramour.ru
Фото:fleuramour.ru

Аспирин безнең генә түгел, бүлмә гөлләренең дә хәлен яхшырта. Әгәр дә гөлләр чыннан да авыру икән, аларны дәвалар өчен башка ысул сайлагыз.

Аспирин чәчәккә бөреләнүне тизләтә, аның тышкы кыяфәтен матурлый, күчереп утырткан гөлләргә ярдәм итә һәм төрле гөмбәчекләргә каршы тора.

Моның өчен ике төймә аспиринны 1 литр суда эретегез дә шушы суны вакыт-вакыт гөлләргә су сиптергеч (пульвилизатор) белән бөркегез. Кышын гөлләрне хәлләндерү өчен бик яхшы чара.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас