+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
28 июнь , 10:35

Ни өчен Алсуның аерылышу эше туктатылган?

Җырчы моңа аңлатма бирде.  

Ни өчен Алсуның аерылышу эше туктатылган?
Ни өчен Алсуның аерылышу эше туктатылган?

Ул суд эшенең вакытлыча туктатылуын һәм моның берничек тә аларның кире уйлап, аерылышмаска карар итүе белән бәйле түгел икәнен ассызыклады.

“Судны гаиләне саклап калу һәм татулашу өчен түгел, ә милекне бүлү шартларын тыныч хәл итү өчен 2 айга кичектерделәр. Минем яктан карар берсүзсез кабул ителде, кирегә юл юк», — дип белдергән Алсу «СтарХит»ка.

Әйтергә кирәк, ир белән хатынның бүлешер нәрсәләре җитәрлек: ике фатир (Мәскәүдә һәм Лондонда), шулай ук ике йорт — Мәскәү янында һәм Кырымда (аны Алсуның әтисе оныкларына бүләк иткән).

Алсуның никахын таркатырга карар итүе май ахырында ук билгеле булган иде. Ул социаль челтәрдә комментарий калдырып һәм яңа клибыннан өзек күрсәтеп тә халыкка аерылышу сәбәбенең хыянәт булу икәне турында уйлаынырга урын калдырды. Күптән түгел җырчы сәхнәгә кайтачагын да белдерде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: