+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
8 июль , 14:05

Алсу: “Бәхетле булыр вакыт җитте!”

Җырчы күптән түгел күпмәгънәле пост урнаштырды. Ул ни әйтергә теләгән?  

Алсу: “Бәхетле булыр вакыт җитте!”
Алсу: “Бәхетле булыр вакыт җитте!”

Алсу белән Ян Абрамовның аерылышуы тирәсендәге ыгы-зыгы көннән-көн көчәя бара. Бер яктан, бизнесменның җырчы белән аерылышуында гаепле саналган Анастасия Решетова судлашырга җыенса, икенче яктан, Алсу үзе тиздән судка барачак: билгеле булганча, күптән түгел артистка Абрамов белән милекне бүлү турында гариза биргән. Гәрчә эшкуар хатынына 2,5 миллиард сумлык күчемсез милек һәм башка активларны кабул итәргә тәкъдим итсә дә.

Бу фонда Алсу тыелган челтәрдә пост урнаштырган Һәм, һәрвакыттагыча, үз стилендә килеп туган хәл турында нәрсә уйлаганын аңлаткан. "Күкләр карар кабул итте — сезгә бәхетлерәк булырга вакыт!” — фаразлар бирүче печенье эченнән тапкан язуны җырчы язылучыларына күрсәткән.

Күпмәгънәле хәбәр артистканың фанатларында өмет уяткан, алар аңа судта җиңүдән алып чиксез бәхеткә кадәр барлык яхшылыкларны фаразлап чыккан:
"Бу билге. Димәк, шулай булачак!”
“Барысы да яхшы булачак!”
“Язмышка язылганны үзгәртә алмыйбыз”
“Фаразлар алдамый! Бәхет якында, димәк!”
“Димәк, Алсу барысын да дөрес эшли” һәм башкалар.

Әмма бал мичкәсенә дегет өстәп җибәрергә тырышучылар да табылган:
“Настяга карата дәлилләр кайчан булачак?»
«Ходаем... Сезгә 20 яшь түгел бит. Нигә шундый йомшак булырга? Шулкадәр күп акчагыз, балаларыгыз, әти-әниегез, матурлыгыгыз бар — бу йомран аркасында нигә шулкадәр бетеренергә?»
“Күпме мышкылдау... Әйтерсең, ул элек хыянәт итмәгән. Чибәрлек, байлык бар, балалар исән-сау. Тагын нәрсә кирәк? Борчылырга бер сәбәп юк” һәм башкалар.

Менә шулай. Ә сез ничек уйлыйсыз?

Фото: na-dache.pro

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: