+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
10 июль , 11:45

Алсуның инде яңа мәхәббәте бар, диләр...

Шаккатырсың бу йолдызлар тормышына.  

Алсуның инде яңа мәхәббәте бар, диләр...
Алсуның инде яңа мәхәббәте бар, диләр...

Интернет киңлекләрендә Ян Абрамовның Алсу белән аерылышырга теләмәве һәм хатынына, балаларына гигант суммадагы мөлкән тәкъдим итүе турында хәбәрләр йөри. Алсуга тапшыру өчен тәкъдим ителгән активларның һәм мөлкәтнең гомум бәясе якынча 2,5 миллиард сум тәшкил итә. Ләкин Алсу иренең бу ниятен бер генә сүз белән аңлатты: “Алдый!”

“Комсомольская правда" Алсуның ни өчен балаларының әтисен ялганлауда гаепләвен ачыкларга тырышкан. Ян Абрамовның матбугат хезмәтендә моны аңлата алмаганнар. Бары тик ассызыклаганнар:
— Ян Абрамов хәлне тыныч юл белән җайга салу ниятен раслый.

—Ә шоу-бизнес вәкилләре, билгеле кешеләр нәрсә ди?
— Алсуга Янның тәкъдиме ошамаган: аның фикеренчә, аңа тәкъдим ителгәннәрнең барысы да диярлек болай да аныкы, - дип хәбәр иткән «КП»га шоу-бизнесның сәхнә арты чыганагы. — Чөнки анда, асылда, аның әтисе - Алтай Республикасыннан элекке сенатор һәм «ЛУКОЙЛ» компаниясенең элекке топ-менеджеры Рәлиф Сафинның активлары бар.

Дөрес, 2015 елда Рәлиф Сафинның финанс проблемалары кискенләшә. «Зенит» банкы хәтта Мәскәү Арбитраж судына Алсуның әтисен банкрот дип тануны таләп итеп гаризалар җибәрә. Ул вакытта Сафинның активларын өлешчә Ян сатып ала.

— Алсу Яннан «аерылышу» миллиардларын милек һәм активлар белән түгел, ә акча белән алырга ниятли. Ян исә акчаның соңыннан балаларга эләгүен тели, ә Алсуның ниндидер яңа сөеклесенә түгел, — дип белдергән чыганак.

- Алсуның яңа сөяркәсе бармыни?
- Ир белән хатын күптән бергә яшәми. Алсуның инде яңа мәхәббәте бар...

Ә сез моңа ышанасызмы?

Фото: “rg.ru”

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: