+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
15 декабрь 2022, 12:50

"Бала кан эчендә ята иде"

5 яшьлек Артем урамда уйнап йөргәндә бәхетсезлеккә тарыган.

"Бала кан эчендә ята иде"
"Бала кан эчендә ята иде"

Уфада яшәүче кечкенә Артем әнисе белән урамга чыккан була. Малайның әнисе су эчәргә киткән арада гына баланы машина бәрдерә. Хәзер инде спорт белән шөгыльләнгән кечкенә малай сызланулардан интегә.

- Кыска гына вакытка калдырган идем. Баланың кычкырып елап җибәрүенә йөгереп килдем. Ул пычранып беткән, үзе кан эчендә ята инде, - дип сөйли баланың әнисе.

Сабыйны шунда ук дәваханәгә илтәләр. Артем күпсанлы җәрәхәтләр алган - калак сөяге сынган, баш мие селкенгән, муен мускуллары шешкән, умыртка сөяге имгәнгән, теш казнасы урыныннан күчкән. Ике тәүлек буена бала ашаудан һәм су эчүдән баш тарткан, шок хәлендә даими елаган.

Баланың өстеннән чыккан хатын тәүдә ире белән аның хәлен белергә дәваханәгә йөргән. Үз ярдәмен дә күрсәткән. Ә менә соңгы вакытта хәл башка якка үзгәргән. Бүген малайның әнисе аннан 150 мең сум күләмендә булса да ярдәм алырга тырыша. Әмма гаепләнүче аны да бирергә ашыкмый.

- Табиблар безгә елына ике тапкыр реабилитация узарга кирәк булачагын әйтә. Бала әле дә сызланулардан елый. Озак итеп дәваханәләрдә ятарга да туры килде безгә, - ди ул.

Кызганычка каршы, суд та баланың язмышына битарафлык күрсәткән төсле. Руль артындагы хатынга ул 15 мең сум күләмендә штраф биргән. Хәзер инде, Артемның әнисе гаделлек эзләп, эшне моның белән генә туктатмаска уйлый һәм 5 яшьлек улының сәламәтлеге яхшырыр дигән өметтә кала.

Фото: ufa.kp.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: