+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Республика
13 декабрь 2022, 12:27

Өнендә йоклаучы аюга да тынгы юк...

Ерткыч белән сүзгә килсәң шулай була ул...

Өнендә йоклаучы аюга да тынгы юк...
Өнендә йоклаучы аюга да тынгы юк...

Бөрҗән районының Байгазино авылыннан дүрт чакрым ераклыкта өч ирне җинаять урынында тоткарлыйлар. 54, 38 һәм 35 яшьлек ирләр законсыз аю атуда шикләнелә.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, ауга башта 54 яшьлек ир-ат чыккан. Ул урманга килгән һәм, лицензиясе булмауга карамастан, өндә йоклап ятучы аюны үтерергә карар кылган.

- Җинаятьче ерткычны атып үтергән, ләкин түшкәне бүлгәләүне үзе генә башкара алмаган. Шунда ир-ат аңа ярдәм итәргә тәкъдим иүче ирләрне күреп кала, - дип сөйләделәр Эчке эшләр министрлыгында. - Башланган эшләрен төгәлли алмый ирләр, браконьерлар полиция хезмәткәрләре тарафыннан кулга алына.

Ир-атлар үз гаебен таныган, алардан ике ау мылтыгы, 20дән артык патрон, пычак һәм аю түшкәсен тартып алганнар. Булган хәлнең нечкәлекләре ачыклана, җинаять эше кузгату турындагы мәсьәлә хәл ителә.

Фото: vsegda-pomnim.com

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: