+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 сентябрь , 14:12

Алсу көндәшен тагын “утап” ташлады...

“Икейөзлеләр мине гаҗәпләндерә!” — дип язды ул бөтен дөньяга.  

Алсу көндәшен тагын “утап” ташлады...
Алсу көндәшен тагын “утап” ташлады...

Кичә бер интервьюда Настя Решетова Алсуның гаугалы аерылышуы фонында үз адресына беренче тапкыр эзәрлекләүләр кичерүе турында сөйләде.

“Авыр булды, — ди Настя. — Ләкин башта гына. Аннары борчылуны сүндерә торган препаратлар эшкә җигелде, ә бик тиздән кайдадыр Интернетта сөйләгәннәрнең барыбер икәнлеген аңлау да барлыкка килде. Якын кешеләрнең нәрсә уйлавы гына мөһим”.

“Алеко In My Bag на VK Video” шоуы кысаларында чыккан интервьюны, әле дөньяның икенче почмагында - Нью-Йоркта булуына карамастан, Алсу да караган. Настя сүзләрен җырчы Коръәннән өземтә белән шәрехләгән. Дөрес, җырчы исемнәрне атамый һәм Настяны бернәрсәдә дә гаепләми, ләкин аның «кем белә, шул аңлар» дигән фаразыннан соң Интернет челтәрендә күпләр бертавыштан "бу - Решетованың күңелен бушатуына реакция" дигән карарга килгән.

"Мине икейөзлеләр гаҗәпләндерә! Кемне алдарга телисез? "Синең Ходаең күкрәгеңдә нәрсә яшерелгәнен белә бит" (Коръән 28:69)", — дип язган Алсу Русиядә тыелган социаль челтәрдә.

Фото: “ria.ru”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: