+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 Октября 2023, 05:49

Балтач лачыны

“Танып” позывнойлы якташыбыз гаять җаваплы бурыч башкара.

Фиргать НӘБИУЛЛИН “Танып” позывнойлы яугирФиргать НӘБИУЛЛИН “Танып” позывнойлы яугир
“Танып” позывнойлы яугирФото:Фиргать НӘБИУЛЛИН

Махсус хәрби операция башлангач, балтачлылар да анда катнашырга теләк белдерде. Түбән Карыш авылыннан “Танып” позывнойлы яугир дә шулар сафында.

СВО зонасына киткәнче ул Себердә эшләгән. Миңнегали Шәйморатов исемендәге Башкортстан батальонына ирекле хезмәткәрләрне җыя башлагач, ул ике дә уйламыйча язылырга була. Үткән елның июнендә Ырынбур өлкәсенең Тоцк лагеренда хәрби әзерлек үтә һәм махсус хәрби операция зонасына юллана. Шул вакыттан бирле аның туганнары янына ялга кайтканы юк иде. Барлык якыннары өчен куанычлы вакытта аның белән очрашып, әңгәмәләшү насыйп булды.

“Танып” 8нче сыйныфка кадәр туган авылында укый һәм 9нчы сыйныфны Югары Карышта тәмамлый. Алга таба Уфа шәһәрендәге автотранспорт колледжында белем ала.

Улан-Удэ шәһәрендә автомобиль гаскәрләрендә Ватан алдында хәрби бурычын үти. Биргән антына тап төшермичә, солдат хезмәтен намуслы башкарып кайта. Ватан алдында бурычын үтәп кайткач, арытаба хәрби хезмәт итү турында туганнары белән киңәшләшә, гаиләсе каршы килми.
Шулай итеп, “Танып” башта контракт буенча Екатеринбург шәһәрендә мотоукчылар гаскәрендә отделение командиры булып өч ел, аннары ике ел Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрендә танк гаскәрләрендә хезмәт итә.

– Форсаттан файдаланып, барлык район халкына, җитәкчеләргә зур рәхмәтемне әйтәсем килә. Туган җирдән килгән гуманитар ярдәм, гади генә хатлар да безнең күңелләрне дәртләндерә, сугышчан рухны күтәрә. Гомумән алганда, өйгә кайтып килгән кебек буласың. Туган йортның, җирнең кадерен читкә чыгып киткәч кенә беләсең, дип юкка гына әйтмиләр икән, – дип, үз фикерләре белән уртаклашты героебыз.

Ул хезмәт итү вакытында генерал Шәйморатов ордены, II дәрәҗә “Хәрби батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Шулай ук республика Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан генерал Шәйморатов медален алган.

Җиңү белән исән-имин туган ягына кайтуын теләп калабыз. Гомерләрен аямыйча каһарманлык күрсәтүче мондый егетләребез башка бик күпләргә үрнәк булып тора.

Фиргать НӘБИУЛЛИН.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас