+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 октябрь 2023, 06:37

Яңа контрактчылар күнекмәләр үтә

Махсус хәрби операция зонасына әзерлекле хәрби хезмәткәрләр генә җибәрелә.

© bashinform.ru© bashinform.ru
Фото:© bashinform.ru

Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән яңа гына контракт төзегән егетләребез Т-90М “Прорыв” танкларында хәрби осталыкларын камилләштерә. Укулар тыл полигоннарының берсендә уза.

Махсус хәрби операция зонасына киткәнче контрактчылар тәҗрибәле инструкторлар җитәкчелегендә агрегатларны һәм коралларны, шулай ук хәрби танкның җиһазларын өйрәнә, ату күнегүләрен башкара, ә теоретик дәресләрдә сугыш кырында очрашу ихтималы булган Көнбатыш техникасының “йомшак” урыннарын һәм зоналарын өйрәнә.

Т-90М “Прорыв” хәрби танкы – совет Т-90 танкының яңартылган модификациясе. Т-90 белән чагыштырганда, әлеге машина күп катламлы броня хисабына экипажның иминлеген арттыра. Шулай ук бу типтагы машиналарда кулланыла торган кораллар да аерыла.

Илебез өчен әлеге гаять җаваплы вакытта һәркем хәрби сафка баса ала. Күрүегезчә, махсус хәрби операция зонасына тәҗрибәле сугышчылар гына җибәрелә. Хәрби тәҗрибәне махсус полигоннарда камилләштерү мөмкинлеге каралган.

Исегезгә төшерәбез, контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
хәрби комиссариатка. Аларның исемлеге сылтама буенча бар;

  • контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.:
    8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
  • Русия Оборона министрлыгының рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
  • “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле булу яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә, башбат.рф сайтында;
  • Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер – 1, +7 (347)
    218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр);
  • “Минем документлар” күпфункцияле үзәкләрендә.
Автор:Денис Таваев
Читайте нас