+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Әдәбият
8 гыйнвар 2023, 20:25

Буран

Беренче секретарьның кабул итү бүлмәсенә кергәч, Юлия айнып киткәндәй булды.  — Кирәкми! Аның янына керү кирәкми. Сезнең анда керү кирәкми, — дип пышылдады ялварулы тавыш белән.  — Ә-ә, шөрләдеңме? Ә чит ирләр белән типтергәндә батыр идеңме? Р-рәхәт идеме? Менә бер рәхәтнең михнәтен дә күр инде хәзер. Әллә миңа ир белән ирсез тору рәхәт булганмы, ә? — Җәмилә үзен белештермәс хәлдә кызып-кызып сөйләвен белде. — Дөнья бутагыч!  — Кирәкми, әрепләшү дә кирәкми. Мин... үзем... Үзем бүгеннән эштән азат итүләрен, партиядән чыгаруларын сорап гариза язам. Үзем керәм, үзем хәл итәм. Нигә тавыш күтәрергә? Әмир өчен дә яхшы булмас... Үчен... алдыгыз бит инде. Үз язмышын үзе хәл итеп, үзенә җәзаны үзе тәгаенләгән хатынга нәфрәте басылган кебек булган Җәмилә башкача гауга күтәрмәде, озак сүз куертмый, обкомнан чыгып китте. Канәгать идеме соң ул? Юк, күңелендә ниндидер бер бушлык кына тоя иде. Аны бөгеп төшергән кайгы йөгеннән кинәт кенә арыну җиңеллек китермәде. Азгын хатынны кызганмаса да, күңеле тыныч түгел иде. Бәлки болай кылану кирәк тә булмагандыр. Ә бәлки үзенең ире ныграк гаепледер? Азгынлыкның төп сәбәбе аңардадыр? Ярый, бу чибәрне эштән кудылар, ди. Әмирне дә бит, маладис, булдыргансың, дип аркасыннан сөймәячәкләр. Юкка кыздым бугай. Башта уртага салып сөйләшәсе булган. Тик үкенүдән ни файда — кыласы кылынган.

Буран
Буран

Җәмилә уйга калды. Әмирнең обкомнан килгән бик тә метекчел бер хатын турында сөйләгәне бар иде. — Ул хатын турында Әмир сөйләгән ие шул. Шул микәнни... Юк, булмас.

Җәмиләнең хәтерендә, “Чибәрме?” — дип сорагач, Әмир: “Чибәрен кем белсен, үтә дә усал!” — дигән иде.

 — Ышанмыйм.

 — Шулай инде, әйтәләр бит, хатынының гулять иткәне бөтен шәһәргә билгеле була, ире генә белми, дип, — Зифа Җәмиләнең бетеренгәнен күреп, артык әйтеп ташлаганын сизеп: — Бәлки гайбәттер, кем күргән дә кем белгән, дигәндәй, юк сүздер, — дип юатып куйды. — Ирсез хатын көлеп караса да йөремсәк ди башлыйлар бит.

 — Чындыр, юк сүз булмас. Соңгы вакытта, арыдым, дип, кайта да ята. Элек, ярый, көне буе ат белән селкенеп йөреп арый иде. Хәзер бит машина белән, шоферы бар, әллә ни арырлык та түгел, югыйсә, — Җәмилә кара кайгыда иде. — Я, хәзер нишләргә инде, ә? Барам, обкомга барам. Барам да чәченнән сөйрәп, первыйның үзенә алып керәм. Күзен чокыйм...

— Куй, утыртып куярлар. Башка берәр чара күрү кирәк.

— Нинди?...

— Сабыр бул! Йөрер-йөрер дә, туктар әле.

  • Ә мин сабыр гына аның гарык булганчы гулять иткәнен көтеп

утырыйммы?

 — Ул бер алгысау гынадыр диюем. Ирләрнең бер ябага коеп алуы була ул. Бетеренмәле, Җәмилә, уртага салып сөйләшеп кара.

 — Бәлки...

Җәмилә үзенә урын таба алмады. Шулай да Әмиргә берни сиздермәде... Тегесе инде хатынының күңелсез икәнен сизмәде, үз уе, үз алгысавы белән йөри иде. Кайтып кергәч балалары белән бераз юана да, эштә аруына сылтанып, йокларга ята.

Җәмиләнең боегып йөрүе озакка бармады. Иренең болай кылануына гарьләнүдән, ир белән ирсез яшәвеннән чәме артты. Нәтиҗәле үч алу ысулларын эзли башлады. Нигә әле аның чәчен йолкырга, битен тырнарга? Икенче юлы бар бит. Уфада яшәүче икетуган абыйсы, бик тә чая җиңгәсе бар. Башта аларга барырга, җиңгәсе белән киңәшеп алырга кирәк. Ул бик тә тәвәккәл хатын, үч алу юлын өйрәтер.

Җәмилә Әмиргә, абыйсының хәлен белергә дип, Уфага бару ниятен белдерде. Хатынының сүзен Әмир битараф кына тыңлый, үз уена чумган, янәсе, эш турында борчыла.

Обкомда Юлияне тиз тапты Җәмилә. Күңелендәге чәме тәвәккәллек кенә өсти, җиңгәсе дә катгый карарын тормышка ашыруга көч бирә. Алар астыртын гына сөешеп йөрсә, мин дә астыртын эш итә белермен. Күрербез, кем кемне!..

 — Миңа Юлия Владимировна Әхтәриева кирәк иде.

 — Мин булам Әхтәриева, ә сез кем, ни йомыш?

Менә нинди икән ул... ул, чит ирләр аздыручы. Яшь кенә, үзе чибәр дә икән. Билгеле инде, Әмире булды-булмады белән чуалмас. Кая таба эшлекле кылана, бөдрә чәчләрен сыпыргалый. Янәсе обком кешесе!

 — Гафу итегез, Юлия Владимировна, — Җәмилә үзен тыныч тотарга тырыша, итәгатьле генә сөйләшә. — Сезнең белән аерым сөйләшәсе бар иде. Мөмкин булса.

Бүлектә дүрт кеше утыра, алар алдында сөйләшеп булмый бит. Юлия аны-моны абайламый, бу илтифатлы хатынның берәр аерым йомышы, сер генә итеп әйтер үтенече бардыр дип уйлап, урыныннан торды да:

 — Әйдәгез, коридорга чыгыйк, — диде.

Коридорның аулак кына урынында кара-каршы бастылар. Юлия Җәмиләгә сораулы караш ташлап, сүзсез генә басып тора. Җәмилә сынаулы караш белән Юлияне баштанаяк кичереп, үз хис-тойгыларын яшерергә тырыша. Ни җитмәгән сиңа, азгын? Үз ишең булырдай яшь ирләр беткәнме? Кеше ирен аздырмасаң... Бу уйларын тышка чыгармаска тырышып, үзен тыя Җәмилә. Азгын, кеше бәхетен урлаучы карак, дия-дия аның чәчләрен йолкасы килсә дә, тыелды.

 — Мин Әмирнең сеңелесе ... э-э, — кем дип әйтергә дә белми тотлыгып торды да, — Уфада яшәүче сеңелесе Рәмзия булам, — диде.

— Ә-ә, бик шатмын.

—Бик шатлык түгел шул әле, — диде Җәмилә.

— Аңламыйм.

— Хәзер аңлатам... х-хәзер, — менә кайчан бу чибәрнең йөзенә ябешәсе килде Җәмиләнең. — Х-хәзер-р, — ул һуш җыебрак торды да, — мине сезгә Әмир абый җибәрде, — диде.

Юлия сискәнеп китте.

— Ничек җибәрде? Ул Уфадамыни?

— Әйе шул.

“Вәт, тинтәк! Сеңлесен җибәрмәсә!” — дип Әмирне битәрли иде Юлия. Шулай да бик ачылып та китмәде.

— Ә ни кушты Әмир ... Шакирович?

— Ул больницада.

  • Ә?

— Ул бик авыр хәлдә больницада.

— О, боже, ни булган, ничек авыр?

— Инфаркт! Бәлки... — Җәмилә бәлки сүзенә басым ясап, күз яшьләрен сөрткәндәй итеп, кайгылы кыяфәттә, — әле соң түгел, аның сезне күрәсе килә. Ике арагызда булган хәлләрне миңа сөйләде, бар серен ачып салды. Кеше соңгы минуты җиткәндә барын да сөйләп бирә диләр бит. Ул да шулай... Әгәр вакытыгыз булса...

 — Әй, Аллам, Әмиркәем, ни булды икән, ә? Нинди вакыт булу ди ул, хәзер үк барабыз. Әй, җаныкаем! Кайсы больницада?

 — Бәй, обкомовскийда инде, кайда булсын!

 — Әй, Әмиркәем, тап-таза идең бит әле. Икебез дә... ниләр генә булды икән?

Юлия үзен белештермәс хәлдә төрле мәхәббәт сүзләрен тезә, чәбәләнә. Тиз генә бүлекккә кереп чыкты.

 — Әйдә, хәзер үк янына киттек.

 — Юк инде, туктап тор, чибәркәй, са-абыр!

Әле генә еламсырап сөйләшеп торган Җәмиләнең ачулы, җитди тавыш белән әйтелгән бу сүзенә әллә ни игътибар итми Юлия:

 — Туктап тормыйк, әйдә, пока не поздно! — дип, Җәмиләне әйдәләвен белде.

 — Ашыкма әле, азгын... җан, са-абыр, дәртле күбәләккәй! Башта первый секретарьга кереп чыгабыз... аннан үз җаеңны үзең карарсың.

 — Нигә первыйга? — Юлия берни аңламый. Бу илтифатлы гына сөйләшкән хатын ник болай үзгәрде? — Мин завотделдан рөхсәт алдым.

 — Мин Әмирнең хатыны булам.

Бу сүзгә Юлия хәлсезләнеп, стенага сөялде, һушсыз ава язды.

 — М-менә-ә... ничек?!

 — Вә-әт, шулай, чибәркә-әй, әйдә киттек!

Һаман һушына килә алмаган Юлия, бер гамьсез хәлгә кереп, сүзсез генә Җәмилә артыннан иярде. Ул башына бер уй да кермәс хәлгә килгән иде.

Беренче секретарьның кабул итү бүлмәсенә кергәч, айнып киткәндәй булды.

 — Кирәкми! Аның янына керү кирәкми. Сезнең анда керү кирәкми, — дип пышылдады ялварулы тавыш белән.

 — Ә-ә, шөрләдеңме? Ә чит ирләр белән типтергәндә батыр идеңме? Р-рәхәт идеме? Менә бер рәхәтнең михнәтен дә күр инде хәзер. Әллә миңа ир белән ирсез тору рәхәт булганмы, ә? — Җәмилә үзен белештермәс хәлдә кызып-кызып сөйләвен белде. — Дөнья бутагыч!

 — Кирәкми, әрепләшү дә кирәкми. Мин... үзем... Үзем бүгеннән эштән азат итүләрен, партиядән чыгаруларын сорап гариза язам. Я недостойна быть членом партии! Үзем керәм, үзем хәл итәм. Нигә тавыш күтәрергә? Әмир өчен дә яхшы булмас... Үчен... алдыгыз бит инде.

Үз язмышын үзе хәл итеп, үзенә җәзаны үзе тәгаенләгән хатынга нәфрәте басылган кебек булган Җәмилә башкача гауга күтәрмәде, озак сүз куертмый, обкомнан чыгып китте.

Канәгать идеме соң ул? Юк, күңелендә ниндидер бер бушлык кына тоя иде. Аны бөгеп төшергән кайгы йөгеннән кинәт кенә арыну җиңеллек китермәде. Азгын хатынны кызганмаса да, күңеле тыныч түгел иде. Бәлки болай кылану кирәк тә булмагандыр. Ә бәлки үзенең ире ныграк гаепледер? Азгынлыкның төп сәбәбе аңардадыр? Ярый, бу чибәрне эшеннән кудылар, ди. Ә Әмирне? Аны да бит, вәт маладис, булдыргансың, дип аркасыннан сөймәячәкләр. Юкка кыздым бугай, кирәкмәс иде. Башта уртага салып сөйләшәсе булган. Тик үткәнгә үкенүдән ни файда — кыласы кылынган.

Шундый уйлар кичереп, үзенең оста гына үч алалганыннан канәгатьлек тоймый, күңеле тынычланмый, пошаманда кайтып керде ул. Әмир әле берни белми, хәл-әхвәл сораша. Җәмилә саран гына җавап бирә.

Берничә көннән Әмирне обкомга чакырттылар. Андый-мондый начарлык уйламый, моңарга шат иде Әмир. Очрашырга бер сәбәп бит. Иң башта Юлия янына кереп чыгу кирәк. Килгәнен белсен. Тик Юлия бүлектә юк иде. Райондагы хәлләрне сөйләштереп алгач, сүз иярә сүз чыгарыбрак:

 — Ә безнең куратор, Юлия Владимировна кайда? — дип сорады.

 — Ул юк.

 — Әллә отпускадамы?

 — Әйе, долгосрочныйда.

 — Аңламадым, — шаярткандай итеп, — әллә декретныйдамы? — дип әйтеп салды. Үз сүзеннән үзе дертләп ките. Әллә?! Юк, булмас, әйтер иде. Ул кадәр үк тинтәк булмас. Күрә торып, ирсез хатын, декрет, имеш. — Әллә кияүгә чыктымы? — дип үз хатасын төзәтеп куйды.

Бу сүзе дә үзенә бер шом салды. Чыннан да, бик мәзәк сөйләшәләр. Кияүгә чыгып куюы да бик мөмкин. Соңгы вакытта, еш кына киләчәк турында, урлашып очрашуларның чиге булачагына ишарәләп сүзләр әйткәли иде бит. Димәк, ара өзелгән. Бер мизгелдә шул уйлар үтте Әмирнең башыннан.

 — Ул бездән бөтенләй китте, — диде олы яшьтәге инструктор хатын кырыс кына. — Сезне без түгел, ә “первый” үзе чакыртты. Бар кер, тиз бул, күп сораштырып торма, анда белерсең.

Нигә кермәскә, “первый”ның чакыртуы еш була. Күп очракта ару гына эләгә, әмма аңа өйрәнелгән бит инде.

Кабул итү бүлмәсендәге хатын:

 — Әле принимать итми. Ике сәгатьтән бюро башлана, керерсез, — диде дә үз эшенә чумды.

Һәрвакыт мөлаем елмаеп кына сөйләшә торган кешедән мондый кырыс, дорфа гына әйтелгән сүзләргә Әмир аптырады, хафага калды.

“Нәрсә, бүген барысының да чырае сытык соң әле? Юкка түгел бу. Районда берәр җитешсезлек тапканнардыр. Юкка гына бюрога куймаганнардыр”, — дип уйлап, барысын белү уе белән Әмир парткомиссия рәисе янына кереп чыгарга булды. Ул белми булмас. Бюрога карарларны алар әзерли бит.

Рәис тә аңа күтәрелеп карамыйча гына:

 — Бюрога кергәч белерсең, — диде.

Барысы да бюрога кергәч билгеле булды.

 — Көн тәртибендә Сафин Әмир Шакировичның персональ эше, — дип, “первый” сүзне парткомиссия рәисенә бирде.

Моны ишеткәч, Әмир эшнең хөрт икәнен аңлады. Районнан бер жалу булгандыр дип уйлады. Нәрсә чокып чыгардылар икән? Парткомиссиягә җиткәч, эш шәптән түгел. Анда иң киме “с занесением” шелтә булачак.

Тик эш күпкә хәвефлерәк иде. Комиссия рәисе, хәтта иптәш сүзен төшереп калдырып:

 — Райком секретаре Сафинның соңгы вакытта партия әгъзасына хас булмаган ярамаган эшләр кылганы билгеле булды, — дип, аны мораль яктан таркалуда, гаиләсенә, хатынына хыянәт итүдә, азгынлык юлына басуда һәм башка сүзләр белән гаепләп чыгыш ясады. Санап киткәннәре бер кеше өчен артык күп иде, билгеле. Каян бу кадәр тискәре сүзләрен табып беткән? Кире кагылмас дәлил – Юлиянең аңлатмасы да бар. Ике арадагы яшерен саналган мөнәсәбәтләр тулаемы белән фашланды. Рәис моны оста күрсәтә. Янәсе, ике адәм актыгы. Шул кадәр пычракны каян җыеп беткән, сибә генә, йөзең түгел, бар булмышыңны пычрата. Биографиягә мәңге юылмас кара буйый. Әмир тиз генә һушына килә алмый утырды. Ни генә уйласа да, аның язмышы хәл ителгән иде.

 — Обкомның партия комиссиясе, оештыру бүлеге белән берлектә тикшереп, Сафин Әмир Шакировичны райком секретаре эшеннән бушатып, партия сафыннан чыгарырга дигән карар кабул итте. Без обком бюросына шуны тәкъдим итәбез.

Бар да бетте! Миңа бүгеннән авылга кайтып, көтүгә ялланасы гына кала. Башкача аның белеме дә, физик яктан мөмкинлеге дә юк. Каравылга керсәң генә инде. Әмир өчен дөнья беткән кебек тоелды. Бар да бетте! Персональ машина да, йомшак кәнәфи дә, яуланган тәхет тә юк. Үзеңне дорфа һәм эре тотып йөрүдән мескен кыяфәттә башыңны иеп яшәү генә кала. Коточкыч хәл!

Шулай да бюрода Әмирне эшеннән бушату хупланса да, аның сугыш чорындагы, сугыштан соңгы авыр вакытлардагы хезмәтен искә алып, “с занесением” белән партиядә калдырырга, дигән карар чыгардылар. Бу бөтенләй юкка чыгарып ташлау булмаса да, Әмир өчен җан әрнеткеч бер фаҗига иде.

Юлиянең хәле аныкыннан мөшкелрәк икән, ул үз теләге белән партиядән чыккан, эшеннән киткән. Аның янына кереп чыкмый булмый.

 — Ә-ә, сине дә чакырдылармы? Я, ниндирәк карар булды? — дип каршы алды аны Юлия. — Менә шулай, Әмир җа... — “җаным” сүзен әйтеп бетерми туктап, — һәр татлының ачысы була. — Юлия агарып, тартылып киткән, күз төпләре кара көйгән, әмма үзен тыныч тота кебек, сабыр сөйләшә. — Моның шулай тәмамланасы билгеле иде.

 — Болай ук булыр дип кем уйлаган. Син ни дип бар булганын первыйга сөйләп бирдең, ә? Совестең бармы?

Әмир битәрләү сүзләре яудырды, бу хәлләргә аны гаепләргә азапланды.

 — Во дает! Совесть, имеш, сөйлисең дә инде! Без аны икәүләп беренче... кавышу вакытында ук югалттык бит. Синең намус дигәнеңне кыска вакытлы ләззәт хисе читкә куып җибәрде. Совесть, имеш. Син аны бар кайт та хатыныңнан сора, яме!

 — Хатынның обком кешесендә ни катышы бар?

 — Эх, син...

Юлия обкомда Җәмилә белән булган хәлне сөйләп бирде.

— Обвела вокруг пальца как последнюю дуру, — бар булганын кабат күз алдыннан кичереп, елап җибәрде.

— Вәт ничек, ә! Хатын... Җәмилә, вәт, әй.

— Ә хатының чибәр икән, — Юлия Әмиргә үртәшкән сымак карап, күз яшьләрен сөртте. — Сылу гына, минем белән напрасно путаться иткәнсең. Ә хитрыйлыгы, коварствосы буенча синнән-миннән өстенрәк тә әле.

 — Менә ничек! Димәк, первыйга ул әләкләгән.

 — Юк, ул анда кермәде. Анда кереп йөрмәскә үтендем, үзем сөйләп бирәм дип ант иттем. Үзем... бар да үзем... Хатасын да үзем ясадым, үз җәзасын да үзем алдым. Барысын да сөйләп, гариза яздым. Барысын да... үзем... үз-зем...

 — Эх син!

 — Минем өчен бар да бетте! Мине хәзер иң артта калган колхозга бригадир итеп тә алмаячаклар. Все, конец!

 — Ярый, бер оңгае килер әле.

Әмир Юлияне юатырга теләп, аңа омтылган иде дә, тегесе корт чаккандай, кире тайпылды.

 — Тимә миңа, кирәкми, якын килмә! Бар кит, кит! — Аның үзен тотышында мәрхәмәт, юату көтү түгел, ә нәфрәт күбрәк чагыла, чиркану тоела иде. — Бар да бетте, синең өчен мин юк, кит!

 “Үтерәм, — дип уйлап алды, чәмләнеп Әмир. — Кайтам да бәреп үтерәм. Хәзер миңа ничу терять!”

Әмир өенә кара коелып кайтып керде. Җәмиләгә бер сүз дә катмады. Аның дәшмәвен Җәмилә яхшыга гына юрады. Бәлки эше буенча гына чакырганнардыр. Бәлки теге хатын аны обкомнан алдап чыгарып җибәргәндер дә, гариза язмый калгандыр. Хәзер килеп аның беркатлы юләрлегеннән көлеп йөридер. Алай булган хәлдә Әмир дә җәзасыз калган булыр. Бәлки уртага алып сөйләшеп, аңлашу хәерлерәк тә булыр әле.

Бу уйлар аны бер яклап юатса (Әмирнең эшендә калуы зыянга түгел бит), икенче яктан аның сөяркәсе тарафыннан көлдереп яшәү уе чәмләндерә иде. Гарьлек бит! Түзмәде:

— Нигә чакырганнар? — диде.

—Ә! — Әмир ниндидер бер битарафлык белән кул селтәде дә, үз уена чумып утыра бирде.

“Димәк теге өстерәлчек мине алдаган, — дип уйлап алды Җәмилә. — Бүгенгә сүз катмыйм, бик кәефсез күренә. Берәр оңгаен китерермен әле”.

 — Я, абыеңның хәле ничек? — диде бераздан Әмир кырыс кына.

 — Һи-и, өч көн торгач исәнме кодагый, беркөн сөйләп үттем бит, әйбәт кенә, терелеп килә.

Аны-моны абайламый, Җәмилә көлеп җибәрде.

 — Юк, ул абыеңны әйтмим, теге обком больницасында инфаркт белән яткан абыеңны әйтәм. Хәле ничек, үлмәгәнме?

 — Ә-ә, аны...

Башка сүз тапмады Җәмилә, ни әйтсен. Гауга куптарсынмы? Сабыр гына уртага салып сөйләшү мөмкин түгел шул.

—Димәк инфаркт, үлем хәлендә, ә?! Чыннан да чак инфаркт булмый калды. Син мине үтердең. Әйе, тереләй гүргә керттең  — мин бүгеннән эшсез... Башымны ашады-ың...

—Синең башыңны кәнтәй сөяркәң ашады. Үз башыгызны үзегез ашадыгыз. Ике башсыз! Шул кирәк сезгә!

Үзен тыныч тотарга тырышкан Җәмилә кызып китте. Үзен белештермәс хәлдә ярсыды. Эченә җыелган бар кичерешләре тышка бәреп чыкты.

 — Хәзер килеп мин гаеплеме? Үзеңне... үзегезне гаепләгез. Уйнашчылар! Шул кирәк сезгә! Бер рәхәтнең мең...

 — Әле шул кирәкме? Әле син куанасыңмы? Мең михнәт дисеңме?

Әмир сулагайлап хатынына сугып җибәрде. Куркытыр, аның ярсулы битәрләү сүзләрен туктатыр өчен генә түгел, ә җан ачуы белән, бөтен көченә сукты.

Җәмилә егылып китте. Ярсыган Әмирнең үз өстенә килгәнен шәйләп, сикереп торды.

 — Сук, әйдә, сук, марҗаңның үчен миннән ал. Ләкин бел...

Җәмилә сүзен әйтеп бетерә алмады. Әмир аны кабат сугып җибәрде.

 — Менә сиңа сөяркә, мә сиңа марҗа үче. Менә син шушыны бел...

Үзен белешмәс хәлгә килгән Әмир хатынын бәргәли башлады. Бар көченә кизәнеп чулак кулы белән башына китереп сукты. Җәмилә башы белән стенага бәрелеп, һушсыз ауды. Борыныннан, хәтта колагыннан кан китте, һушсыз яткан хатынына башта әллә ни игътибар итмәсә дә, аның хәрәкәтсез ятуын күреп, куркуга калды Әмир. Ыңгырашмый да, тын да алмый кебек.

“Әллә үтердем инде? Шул гына җитмәгән иде. Эштән куылу бер хәл, төрмәгә утыру – икенче. Нинди төрмә ди ул, расстрел. Эх, дивана мин, юләр”.

Әмир Җәмилә янына тезләнде. Инде ачуы басылып, курку катыш үкенү кичереп, хатынын һушына китерергә тырыша.

 — Җәмилә, Җәмилә, дим, ач күзеңне, Җәмилә! И-и, Ходаем, үтердем бугай... Җәмилә, дим... Эшләр харап!

Битенә су бөркегәч, Җәмилә күзләрен ачкандай итеп, ыңгырашты да, тагын һушын югалтты.

Чыннан да эшләр харап иде. Бәрелүдән баш мие селкенеп, нык имгәнгән Җәмилә егерме көнләп больницада ятып чыкты. Врачларга, хәлен белергә килүчеләргә, егылып башымны бәрдем дип кенә белдерде. Дөресен әйтмәде. Ирдән үч алам дип, аны бөтенләй юкка чыгарудан ни файда? Балаларына да сиздермәде. Кичерешләре эчендә калды.

Шул көннән Җәмилә колакка катыланды, җиңелчә генә тотлыгып сөйләшә иде. Табиблар моны вакытлыча, үткенче дип юатса да, бу хәле гомерлеккә үзгәрешсез калды. Анысы зур бәла булмас иде дә, баш өянәге тоткалап, туктаусыз башы гөжләү генә бик борчый иде.

Әмир, башта хафаланганча, бөтенләй юкка чыкмады, райкомда инструктор эшендә калды. Инструктор дисәң хәтерең калыр, үзенең улы кебекләр йомышчы малай кебек йөгертәләр. Җыелыш-мазар булса, бүлмәдән-бүлмәгә урындык ташу кебегрәк эшләр. Ярый инде, көтүче булган ише түгел. Шулай да югарыдан бу хәтле түбән төшү авыр иде. Күпләр, хәленә керү түгел, ә аның гыйшык-мыйшыгын сөйләп куаналар гына бит.

Әкренләп аның маҗарасы онытылды. Үткәнне искә алмый, үзләренчә тату гына яши бирделәр. Ике яктан да битәрләү сүзләре әйтелмәде, читтән караганда, үрнәкле гаилә булып яшиләр иде. Вакыт әкренләп күбесен оныттыра бит, җан яралары да төзәлгәндәй булды. Бик онытылып бетмәгән икән шул. Улының Газизҗаннар гаиләсендә булган хәлне сөйләве Әмирнең хәтерен өр-яңадан уятты. Инде күптән булып үткәннәргә кире кайтарып, үкенечле уйларга китерде. Аның башына кереп калган бер генә уй, бер генә сүз күңелен тырный — сабырлык. Хәзер килеп үкенеч тудырган уй. Әгәр дә Җәмиләсе Зөлфия кебек сабыр булса, ә үзе хатыны каршында тезләнеп гафу үтенгән булса... Э-эх, ма-а!

— Нәрсә, әллә т-тагын йө-өрәк?

Җәмилә иренең төсе китеп, сүзсез утыруына хафалана, хәленә керергә тырыша.

—Әйе, йөрәк... чәнчә... тырный...

Бу сүзләр инде өйрәнелгән гадәт буенча хатынының колагына кычкырып түгел, әкрен генә, пышылдап әйтелсә дә, Җәмилә аны аңлады кебек. Тиз генә йөрәк даруларын китерде дә:

 — М-мә, эч тә я-ят-тып тор, — диде.

 — Эчмим әле. Ятып та тормыйм. Йөреп керим әле, бәлки аруланыр.

Уйга чумган Әмиргә ялгызлык кирәк иде. Әкрен генә атлап паркка юл тотты. Тирә-ягына карамый, бернәрсәгә дә игътибар итми, паркның аулаграк урынындагы эскәмиягә килеп утырды да үткән гомерен өр-яңадан башыннан кичерә башлады. Искә алыр вакыйгалар күп иде. Ни хикмәт беләндер, яктылыкны онытып, хәтер сандыгының караңгы почмакларын актара. Ә анда эчпошыргыч, үкенечле үткәннәр посып ята икән.

Үзен геройга санап ат белән печән чабуның куанычлы мизгелләре яңа гына кичерелгән кебек. Әмма аны чулак булып калуы караңгылый. Авыл Советына эшкә урнашу күтәренкелеген пистолет югалткан милиционерны чарасыз хәлгә калдыру юкка чыгара. Ә аннан соң булган эшләр? Күпме кешеләрне хөкемгә тарттырды, ә аларның язмышы белән кызыксымады. Менә бүген килеп аларның хәлен беләсе килде. Алары да үзләренең “хаталарын" үз теләкләре белән фронтка китеп, кан белән юганнардыр. Күпме кешеләр язмышын таптап, югарыга үрләде, зур дәрәҗәгә иреште. Ул вакытта җинаятьләрне фашлауны үзенең изге бурычы итеп санаган Әмир бүген килеп бер гөнаһсызларны җәзага тарттыруы өчен әче үкенү кичерә иде. Тик соң инде, соң!

Әмир караңгы төшкәнче, уйланып утырды. Хәтере бер яңара, бер югала. Күңел төшенкелегенә бирелеп утырды да утырды Әмир. Улы сөйләгән вакыйганы һич тә башыннан чыгара алмый, үткәннәргә урады да кайтты, бар гомерен яңабаштан кичерде. Бер алгысау белән хыянәт итү. Тормышта булгалый торган ялгышлык. Тик аны һәркем үзенчә төзәтә шул. Әмир — бер төрле, Газизҗаннар – икенче төрле.

Паркта ялгыз йөрү, аулак почмакта угыру аның көндәлек гадәтенә кереп китте. Элек эшкә барганда-кайтканда көн дә үтә торган сукмаклардан әкрен генә атлаганда моңа кадәр бердә абайламаган, игътибарга алмаган күренешләрне бүген килеп күзәтеп йөри. Әйе, элек ул табигатьне бер дә күрмәгән диярсең. Күрсә дә, крестьян күңеле белән генә, я яңгыр, я аяз күк теләп кенә күзәтелгән. Әле килеп бакчада йөргәндә, эскәмиядә утырганда, яшел яфракларын җилфердәтеп иләсләнгән агачлар күзен назлый, яшел үлән балачакта аунап үскән урам чирәмен хәтерләтә, яланда бозау көткән чакларын исенә төшерә иде. Моңа кадәр аның уй-фикерләре бары тик эшкә, үзен күрсәтергә, үзенең шөһрәтен канәгатьләндерергә генә юнәлтелгән булган. Данга ирешсә, куанды, шелтә эләксә, борчылды, кемнәрнедер гаепләп, үчен алып, үз җәзасын бирә барды. Гомумән, үзен партия эшеннән башка күз алдына китерә алмый яшәде. Кешеләрнең тиресеннән чыгардай булып хуҗалык эшен алып баруы бары тик партия җитәкчелегендә генә башкарыла кебек иде. Башкача булу мөмкин түгел, бетте-китте! Нинди табигатькә хисләнү булсын ди?!

Бүген килеп салмак кына атлап ял итеп йөргән картлар, култыклашып көлә-көлә серләшеп үтүче яшьләр, чыр-чу килеп уйнаган бала-чага, алардан да кимен куймый чыркылдашкан чыпчыкларга чаклы аны җәлеп итә, борчулы уйларыннан арындыра, күңеленә ял бирә. Элек әллә ни игътибар ителмәгән кояшы, әкрен генә искән җиле, яныннан үтеп-сүтеп йөрүчеләр, барысы да аны үз эченә алган да, әкрен генә бәпләп тирбәтә кебек. Алардан Әмир кайчак йомшак кына наз тоя, үзенчә хозурлык кичерә иде. Әйтерсең лә бу күренешләр моңа кадәр булмаган, бүген генә барлыкка килгән. Әле кайчан гына боларның берсен дә күрмичә, дөресрәге, күрсә дә, күңеле сиземләмичә, бары тик эшкә бирелеп, үзен дөньяның кендеге итеп йөри иде бит. Аның аерып алгысыз береккән бер кисәге булып яшәде. Ул эштән китте, береккән кендеге өзелде, әмма бернинди дә һәлакәт булмады, тормыш барышы юнәлешен югалтмады. Бар да бер оңгай алга тәгәри иде.

Шулай да хәтерен барлаудан туктый алмады ул. Үткән елларны искә алу, һәр вакыйганы кабат кичерү аның өчен җиңел түгел. Күпме генә үзен тыныч тотарга теләсә дә, йөрәге чәнчеп-чәнчеп ала. Әмир уйга бирелеп барган җиреннән туктап, күкрәген ышкып ала, бу чәнчүне чир дип түгел, ә кичерешләр яңарудан килгән бер хәл итеп кенә кабул итәргә тырыша. Үзенең уйга бирелүен бер картлык фәлсәфәсе дип исәпли.

Хәтер яшәтә, ул үткәнне искә алу гына түгел, киләчәк өчен акыл бирүче дә. Тик минем өчен бу төштән соң кергән акыл шул. Хәзер соң инде. Берсен дә төзәтерлек түгел. Бүген килеп акылга утырдың ди, үкенәсең ди, ә карчыгыңның баш өянәге, тотлыгуы бетәме? Йөрәк әрнүе басыламы? Җавап эзләү дә урынсыз.

Буласы булган, буявы сеңгән дигәндәй, инде тормышның бар булганына күнегеп бетеп, үз оңгаена яшәп яткан Әмирне, үткән-күргәннәрне кабаттан барлап, үз-үзен битәрләүгә дучар иткән төп сәбәп Газизҗаннар белән булган хәлләрне ишетү иде. Аның бу гаиләне барып күрәсе килде. Туып килгән гаугадан сабырлык белән котылып, гаилә татулыгына ирешкән ир белән хатын нинди икән?

...Бакчаның аулак почмагында эскәмиягә кырынрак төшеп, башын аска иеп утырган Әмир әкрен генә искән җилдән туган авылы ягыннан килгән җиңелчә генә басу хуш исен сизгәндәй булды...

Бу аның соңгы тойгысы иде.

Әнәс САФУАНОВ.

Ахыры. Башын түбәндәге сылтамалар аша кереп укыгыз:

1) https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-05/buran-3095466

2) https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-06/buran-3096108

3) https://kiziltan.ru/articles/d-biyat/2023-01-07/buran-3096878

 

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: