+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Җәмгыять
16 декабрь 2022, 05:30

"Ватанпәрвәрлек сүз белән түгел, эш белән дәлилләнә!"

“Башкортостан” гәзите баш мөхәррире, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Вәдүт Исхаковреспублиа Башлыгы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасыннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.

"Ватанпәрвәрлек сүз белән түгел, эш белән дәлилләнә!""Ватанпәрвәрлек сүз белән түгел, эш белән дәлилләнә!"
"Ватанпәрвәрлек сүз белән түгел, эш белән дәлилләнә!"


“Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына еллык Юлламасында, тормышыбызның бөтен якларына җентекле тукталып, чираттагы мөһим бурычларны, хәл итәсе мәсьәләләрне билгеләде.

Бүгенге сәяси хәл-торышка ачык бәя биреп, ул илебезнең катлаулы чор кичерүен, әммә эшебезнең уң, ягъни дөрес булуына аерым басым ясады. Әйе, әлеге вакыйгалар, илебезгә карата басым безне тагын да бердәмрәк, көчлерәк итә. Ватанга сөю һәм тугрылык халкыбызга кан хәтере белән салынган һәм шуның белән көчлебез дә. Башкортстан гасырлар дәвамында Русиянең ышанычлы таянычы булды һәм әле дә шулай булып кала.

"Бүген Русия Владимир Владимирович Путин җитәкчелегендә дөнья дәрәҗәсендә элекке данын һәм абруен кайтарды", – дип билгеләде республика Башлыгы. Шулай ук еллык Юлламасында илебезнең яңадан-яңа хезмәттәшлек җепләре булдырып, ышанычлы партнерлар арттыра баруын, үзен икътисади, хәрби җәһәттән куәтлерәк дәүләт итеп таныту һәм дөньяда гаделлек, тынычлык кору буенча ачык максат-нияттә эш итүен аерып билгеләнде.

Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә, якыннарына ярдәм чаралары, рухи теләктәшлек күрсәтү турында да җентекле сөйләде. Бу җәһәттән республика җитәкчелеге тарафыннан булдырылган Логистика үзәге зур һәм мөһим эш алып бара. Махсус хәрби операциядә булганнарның ата-анасына, хатыннарына һәм балаларына тәгаен 30дан артык ярдәм чаралары, акчалата түләүләр, көнкүрештәге мәсьәләләрне хәл итү буенча ихлас ярдәм үрнәкләре – болар барысы да республика җитәкчелегенең әлеге юнәлештәге эшләрне ачык һәм төпле уйлап алып баруын, халкыбызның бердәмлеген, оешканлыгын, авырлык килгәндә туплана белү сәләтен күрсәтә.

Башкортстан Башлыгы, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, фән, туризм һәм башка тармакларның һәрберсе алдында торган бурычларга аерым тукталып, эшкуарлыкка төпле анализ ясады, беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләләр, бурычлар турында әйтте. Һәр тармакта да тәүге урында Хезмәт Кешесе, аның мәнфәгатьләре торырга тиешлеген билгеләде.

Радий Хәбиров еллык Юлламасында белдерүенчә, киләсе 2023 ел "Кече ватан өчен файдалы эшләр елы" буларак үтәчәк. Бу безнең алга яңа бурычлар куя, әммә ул бурычлар һәркем өчен изге һәм якын булыр дип ышанам, чөнки сүз туып-үскән җиреңә булышу, рәхмәт хисеңне белдерү турында бара. Бүген ватанпәрвәрлек, туган җиреңә тугрылык сүзләр белән түгел, анык эшләр белән раслана торган заманда яшибез. Кече ватаның өчен файдалы эшләр елының да шушыңа булышлык итәчәгенә, матур нәтиҗә бирәчәгенә шигем юк”, – диде Вәдүт Гайфулла улы.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас