+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәясәт
11 октябрь 2023, 07:39

Русия һәм Белоруссия: дуслык күпере ныгый

Бүген Уфада Башкортстан һәм Беларусь делегацияләренең эшлекле очрашуы узды.

башинформ.рфбашинформ.рф
Фото:башинформ.рф

Республика Башлыгы Радий Хәбиров билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ике республика арасында үзара сәүдәдә генә түгел,  сәнәгать кооперациясен оештыруда да зур уңышлар бар. Төбәк җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хезмәттәшлек күп юнәлешләр буенча актив үсеш ала: агросәнәгать комплексында, машина төзелешендә, пилотсыз авиациядә проектлар гамәлгә ашырыла, гуманитар элемтәләр һәм туристик алмашулар киңәйтелә.

- Бу елның 7 аенда безнең арада тышкы сәүдә әйләнеше 179 миллион доллар тәшкил иткән. Узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 6 процентка үсеш күзәтелә. Без тышкы сәүдә әйләнеше буенча 1 миллиард долларга омтылырга тиеш, бу хакта Беларусь Президенты Александр Григорьевич Лукашенко да белдерде. Республика Хөкүмәте товар номенклатурасын киңәйтүне дәвам итә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Башлыгы.
башинформ.рфбашинформ.рф
Фото:башинформ.рф

Бүген Башкортстанда 50дән артык сәүдә объекты белорус продукциясен сату белән шөгыльләнә. Июньдә узган Русия һәм Беларусь төбәкләре форумы кысаларында Уфаның тарихи үзәгендә бай ассортиментлы - меңгә якын товар позициясе булган яңа азык-төлек кибете «Белорусские продукты» ачылды. Гомельнең кием тегүгә махсуслашкан «Коминтерн» компаниясе белән партнерлык та җайга салынган. Уфада аның Русиядә беренче фирма кибете ачылачак.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстан территориясендә зубрларны үрчетү эше турында да сөйләде. Хәзерге вакытта “Морадым тарлавыгы” табигый паркында 9 зубр яши, аларны май аенда Белоруссиядән алып кайттылар. Зубрлар өчен вольерлар төзелгән.  Агымдагы елның 30 ноябренә кадәр Башкортстанга Белоруссиядән тагын 9 зубр кайтару планлаштырыла.

башинформ.рфбашинформ.рф
Фото:башинформ.рф

- Безнең мөнәсәбәтләребез аерым кыйммәткә ия. Сезне, Радий Фәритович, шәхсән үзем, хөкүмәт әгъзалары һәм республика халкын бәйрәм белән котлыйм. Барысына да тынычлык, чәчәк ату һәм сәламәтлек телим, - диде Беларусь Премьер-министры Роман Головченко. 

Роман Головченко белдерүенчә, Белоруссия делегациясенә кичә Уфа троллейбус заводына бару кызыклы һәм файдалы булган.

башинформ.рфбашинформ.рф
Фото:башинформ.рф
- Предприятиенең үсеш өчен җитди перспективалары шактый. Аның заказлар пакеты зур. Белоруссия машина комплектларын үз вакытында китереп, хезмәт күрсәтүне тәэмин итәчәк. Уфаның да яңа троллейбуслар сатып алуы сөендерә. Без трамвай паркын модернизацияләүдә ярдәм итәргә әзер. Шулай ук чылбырлы тракторлар җитештерү проекты да актив гамәлгә ашырыла. Ел ахырына кадәр без 11 трактор комплекты китәрәчәкбез. Шуны билгеләп үтәсем килә, без сәнәгать кооперациясе потенциалын актив гамәлгә ашырабыз, без үзара хезмәттәшлекнең конструктив моделен төзи алдык, - дип билгеләп үтте Беларусь Премьер-министры.
башинформ.рфбашинформ.рф
Фото:башинформ.рф

Башкортстан Башлыгы Беларусь Премьер-министры Роман Головченкога һәм зур делегациягә Республика көненә багышланган тантаналы чараларда катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас