+12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
16 сентябрь , 11:55

Алсу: “Соңгы тапкырдай кысып кочакла...”

Яңа моңсу композицияне җырчы аерылган иренә багышлаганмы?  

Алсу: “Соңгы тапкырдай кысып кочакла...”
Алсу: “Соңгы тапкырдай кысып кочакла...”

Алсу яңа җыр чыгарган. Лирик моңсу композициядә гашыйклар мөнәсәбәтләрендә кризис кичерә. Җырда гашыйклар үз хисләрен саклап кала алырлармы икәнлеген аңларга тырыша.

Алсу быел экспериментларга батырчылык итүен һәм үзен яңа жанрларда һәм дуэтларда сынап карарга әзер булуын белдерде. Шул ук вакытта күпләр артистка бу трекны август ахырында аерылышкан элекке иренә багышлаган дип карар кылган. "Мине соңгы тапкыр күкрәгеңә кысып кочакла", — тректа шундыйрак юллар бар.

Җырчы янә фикер алышулардан читтә кала алмады.
"Сезнең комментарийларны укыйм һәм күрәм, күпләр күңеллерәк җырлар җырлавымны тели. Бары тик шуны аңлатырга телим, мин моңлы җырларны сагышланганга күрә һәм аларны кемгә дә булса багышлап башкармыйм. Миңа алар ошый, һәм шундый җырларда үземне табигый хис итәм", - дип комментарий биргән Алсу.

Артистка ассызыклаганча, 25 ел эчендә аның репертуарында җырларның 90 проценттан артыгы нәкъ менә шундый: акрын һәм кайчакта «газаплы».

Фото: “https://dzen.ru/”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: