Бу ел Алсу өчен авыр булды — ул хыянәттә гаепләнгән ире Ян Абрамов белән аерылышты. Хәзер сәхнә йолдызы үткәннәргә җиңелрәк карарга тырыша һәм элек батырчылык итмәгән гамәлләр кыла.
Алсу тату-салоннан видео урнаштырган, анда тату остасы аның муенына рәсем (бәлки, язу) ясый. Дөрес, җырчының нинди тату ясатырга карар кылганлыгы кыска гына видеода әлегә аңлашылмый, шуңа күрә түземсезлек белән фотографиясен көтәбез!
«Барлык карарлар кабул ителде, 2024 елга барлык гештальтлар ябык», — дип язып куйган җырчы.
Сүз уңаеннан, җырчы видео белән бергә Ариана Гранденың ”thank u, next” җырын салган, анда Америка артисткасы элекке егетләре турында җырлый. Ни әйтәсең иде? Яшь ханымның күңелендә ни сәбәпле бураннар уйнавы аңлашыла кебек...
Алсуның җанатарлары шок хәлендә калган, чөнки алар аның кайчан да булса татуга батырчылык итәчәген бөтенләй көтмәгән.
"Оһо! Яңалык белән! Ә нәрсә язылган?";
“Бу - бик көтелмәгән хәл!";
“Сезнең матурлыгыгызны тулыландыра торган кечкенә генә бер үзенчәлек!";
“Молодец! Мин дә үз хәсрәтемне һәм гештальтымны 10 ел элек яптым... Барысы да үтте... Тату калды. Матурлык өчен»;
«Яхшы кыз начарланды»;
«Сездән көтмәгән идем, ләкин Сезгә тәгаен килешә», — дип гаҗәпләнгән алар.
Фото: “eg.ru”