Декабрь — шоу-бизнес дөньясында кайнар сезон. Корпоративлар, затлы кичәләр, презентацияләр һәм артистларның елны тәмамлау концертлары. Бүген Мәскәү Халыкара музыка йортында Алсуның да чыгышы булырга тиеш иде. Симфоник оркестр, иске хитлар һәм тамашачылар белән ачыктан-ачык сөйләшү планлаштырылган иде.
Әмма кичә җырчы җанатарлары белән элемтәгә чыкты һәм медицина хезмәткәре аның кан тамырыннан анализ алган шомлы фотоны урнаштырды. Ул концертны сәламәтлеге торышы буенча кичектерергә туры килүен белдерде.
"Кадерле һәм яраткан тамашачым, кызганычка каршы, мин 17 декабрьдә булырга тиешле концертны сәламәтлегем торышы буенча күчерергә мәҗбүр. Хәзер җырлый да, сөйләшә дә алмыйм. Мин сезнең белән очрашуны бик көттем, тик, кызганычка каршы, кайвакыт тормыш үз төзәтмәләрен кертә. Гафу үтенәм һәм сезнең аңлавыгызга өметләнәм", - дип язган Алсу.
Җырчы, барлык сатып алынган билетлар да яңа датада гамәлдә булачак, дип ышандырда.
Социаль челтәрдә йолдызны хупларга ашыкканнар күп — пост астында шунда ук дистәләгән изге теләк барлыкка килгән.
”Җаным, терел", "Тизрәк савык!", "Синең өчен бик борчылабыз! Иң мөһиме - синең барысы да яхшы булсын!", "Үзегезне тиздән очрашуга кадәр дә саклагыз", - дип язалар Алсуның җанатарлары һәм хезмәттәшләре.
Фото: “nur.kz”