+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Авыл хуҗалыгы
9 декабрь 2022, 11:45

Сыерның буаз икәнен ничек ачыклыйлар?

Өй шартларында да моны бик тиз белеп була.

Сыерның буазмы икәнен белеп буламы? Тәҗрибәле терлекчеләр сынаган ысулларны сезгә дә тәкъдим итмәкчебез.

1. Хатын-кызларның йөклелеген тикшерә торган тестны кулланырга була.

2. Сөт буенча да тикшерергә була. Моның өчен бер тамчы сөтне бер стакан суга тамызып карарга кирәк. Сыер буаз булса, сөт тамчысы стакан төбенә төшеп китәчәк, сыер кысыр икән, тамчы су өстендә таралып бетәчәк.

3. Бер үк күләмдә (5 миллилитр ) спирт һәм яңа сауган сөтне бергә кушып нык кына селкетергә, буаз сыерның сөте 5 минут эчендә эри, ә кысыр сыерныкына озак (20 минут) вакыт кирәк. Күрсәткечләрнең 75 процентында шушы ысул дөрес була.

4. Хуҗалыкларда бик популяр методика — прогестерон күләмен ачыклау. Аның саны 18-22 көннән үк кискен арта. Анализга кан яисә сөтне тапшырып, беренче аеннан ук дөрес билгеләргә була.

5. Ветеринария даруханәсендә сатып алырга мөмкин булган махсус тест-полоскалар ярдәмендә дә билгеләп була (моның өчен сыерның иртәнге сидеген кулланырга кирәк).

6. Сөтне туңдыргычта катырып белеп була, әгәр сөт савытта күпереп торса - сыер буаз була, киресенчә, сөт савытта бер тигез генә булса - кысыр.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: