+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Төрлесеннән
13 июль , 13:08

Балаларын хыянәтче иренә калдырган да...

Чит илгә очкан. Кем, дисезме? Безнең Алсу! Елның иң шау-шулы аерылышучы йолдызлы пары халыкның игътибар үзәгеннән китми.  

Балаларын хыянәтче иренә калдырган да...
Балаларын хыянәтче иренә калдырган да...

Әле артистка никах елларында ташланган карьерасын тергезергә тырыша: ул аерылышу темасына яңа җыр чыгарды, дөньяви чараларга йөри башлады, интервьюлар бирә һәм корпоративларда чыгыш ясаудан баш тартмый, хәтта моның өчен аңа тулы тәүлекне юлда үткәрергә һәм балаларын хыянәтче иренә калдырырга туры килсә дә.

Мәсәлән, Алсуны шушы көннәрдә Ибицада шәхси кичәдә күреп алганнар, анда ул берничә тапкыр самолетларга күчеп утыра-утыра барып җиткән.
Бәйрәмне пляжда оештырганнар, җырчы кунаклар алдында, комда яланаяк басып чыгыш ясаган. Якты төсле зәвыклы киемдәге башкаручы бик матур һәм бәхетле булып күренә.
Җанатарлар җырчы Абрамов белән аерылышканнан соң рухын күтәрә алыр дип өметләнә, ире аны озак газапланырга мәҗбүр иткән дип тә саныйлар.

Ә кайберәүләр артистканың бизнесмен белән аерылышырга ашыгуын Алсуның яңа сөеклесе барлыкка килүе белән фаразлый. Шуңа күрә Алсу ире белән яңадан берләшү турында берни дә ишетергә теләми, ачыктан-ачык тормыш иптәшен шелтәли һәм уңышсыз никахын тизрәк таркатырга ашыга, имеш.

Фото: “joinfo.com”

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: