Танылган Русия адвокаты Александр Добровинский җырчы Алсуның аны профессионал булмауда гаепләве һәм Бөекбританиядә милек бүлү буенча дәгъва бирүе турындагы мәгълүматны кире кагуы хакындагы белдерүен шәрехләде.
Алсуның элекке тормыш иптәше Ян Абрамовның яклаучысы сыйфатында чыгыш ясаганда ул шуны билгеләде: Янга Британиядә булу хәвефле, чөнки «аңа ау ачылган».
Алсу адвокатны яңа җәнҗал куптарырга һәм шуның белән акча эшләргә теләүдә гаепләде, ләкин Добровинский аңа бу дәлилләр аңлаешсыз дип белдерде. Ул җырчы һәр яңалыкка бик үк адекват җавап бирми дип саный, чөнки матбугатта аның гражданлыгы һәм суд тикшерүенә планнары турындагы мәгълүмат сәхнә йолдызы өчен көтелмәгән хәл булган.
Абрамовның яклаучысы сүзләренчә, бу эштә бик зур акчалар, гади кеше өчен космик саннар күзәтелә. Ул Алсу һәм Абрамовның төрле илләрдә, шул исәптән АКШ, Кипр һәм Франциядә күчемсез милекләре булуын белдерә.
Добровинский шулай ук билгеләп үткәнчә, Ян берничә тапкыр мәсьәләне тыныч юл белән хәл итәргә тырышып караган, тик кире кагу гына алган. Адвокат ассызыклаганча, элекке ир белән хатын арасында “сугыш” бара.