+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
Срочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкУфада Геном үзәге ачылды Төрмәдән чыккан Ефремов кинога төшәр микән?Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлыАвтомобильчеләргә күпфункцияле комплекс төзеләчәкЭшләрен азан һәм намаздан башладылар“Сәлам, “Татарин!”Яңа сезонда спорт клубларыбызның казанышлары нинди?Талпаннар уянды!Башкортстаннан СВО зонасына 147нче гуманитар конвой барып җиттеРадий Хәбиров мәгълүмат кырында власть органнары эшенең мөһимлеген билгеләде Ташкын контрольдә тотылаВатан сугышчылары гаиләләре комитеты чаты тәүлек буе эшләүгә күчтеҖомганы дөрес үткәрик!"Сәламәт республика – сәламәт төбәк"Белоруссиядән «Освей» проектында 18 кеше катнаша"Хуш, Әнкәй, тыныч йокла..." “Изгелек кылу традициягә әверелсен!” Аны Америкада да йотлыгып тыңладыларБашкортстанда "Тыл көче" күкрәк билгесе расланды
Барлык яңалыклар
10
Шәхес
4 март , 12:05

Иң зур көч – үз-үзеңә ышану!

“Бал кортлары кебек эшләгәндә генә уңыш елмая”, — ди Чакмагыш районының Иске Бәшир авылы эшкуары Ринат Зиннәтуллин

Иң зур көч – үз-үзеңә ышану!
Иң зур көч – үз-үзеңә ышану!

Рәсми чыганаклар мәгълүматларына караганда, Русиядә әлеге вакытта 4200 чамасы татар авылы бар. Кызганычка каршы, соңгы ике дистә ел дәвамында аларда яшәүче милләттәшләребез саны гына түгел, авыллар исәбе дә елдан-ел кими. Әмма бу кимү халыкның күпләп шәһәргә күченүе белән генә бәйле микән? Югыйсә, авылдагы тормыш шартлары да хәзер шәһәрдәгедән калышмый. Кызганычка каршы, 60-70 ел буе коллектив хуҗалыкларга берләшеп яшәгән авыл мохитенең күмәклеген югалтып, узган гасырның 90нчы елларында язмыш кочагында калуы да сәбәпче бу хәлгә. Авылның да, анда яшәүчеләрнең дә җитеш тормышы колхоз икътисадының ни дәрәҗәдә хәлле булуыннан тора иде.

4200 татар авылын киләчәктә нинди язмыш көтә? Урындагы халыкның иген үстергән, мал-туар асрарга ярдәм иткән җирләре хуҗасыз калмасмы? Күмәк хуҗалыклар таралгач, билгесезлек кешеләрдә икеләнү тудырган булса да, хәзер авыл язмышы фермерлар, эшкуарларның ни кадәр көчле һәм урындагы халык белән ни дәрәҗәдә бергә булуына бәйле. Татар эшкуарлары эшчәнлегенә басым ясыйбыз икән, ил күләмендә төрле төбәкләрдә олы көч булып яшәүче зур татар авылларының үрнәк итеп куелуы очраклы түгел. Әле колхозлашу елларына кадәр үк татар эшкуарларының дөнья буйлап сәүдә итеп, башка халыкларга милли шөгыльләребезне өйрәтеп йөрүен дә беләбез. Гомумән, бүген эшкуарлыкны яшәешебезнең милли үзенчәлеген, йөзен билгеләүче сыйфаты дип тә әйтергә ярыйдыр. Татар эшкуары үз җирендә халыкны эшле итүче дә, авыл тормышын саклаучы да, милли шөгыльләребезнең дәвамчысы, меценат, остаз да.

Чакмагыш районының Иске Бәшир авылы эшкуары, район Советы депутаты Ринат Зиннәтуллин белән очрашкач миндә әлеге фикерләр тагын да ныгыды.

Ринат Хәниф улы белән күптән таныш булсам да, очрашмаганыбызга 15 еллап узгандыр. Ул районда гына түгел, республикада билгеле рәис Марсель Хуҗин җитәкчелек иткән Фрунзе исемендәге колхоз умартачысы иде. Аның умарталыгында булып, хезмәтенә сокланып, гәзиткә мәкалә язганым да хәтердә. Районга командировкага еш барырга туры килсә дә, нишләптер, юл өстендәге Иске Бәшир авылына кереп, умартачы дусның хәлен белеп чыгарга форсат булмады.

Әлеге очрашуга бер вакыйга этәргеч бирде. Район хәбәрләре белән танышканда, Ринат Зиннәтуллинның тәҗрибәле умартачы булуы гына түгел, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә даими күчтәнәчләр озатуы турындагы язманы күрдем.

Берничә ел элек, аның әллә бу шөгыльне ташлап, икенче һөнәрне үзләштерергә микән, дип икеләнгән чагын да хәтерлим. Ихтимал, республика күләмендә танылган хуҗалыкның да заман сынауларына бирешүе шундый уйларга этәргәндер? Колхоз таралып, хуҗалык башка статуска күчкәч, яңа килгән җитәкчелек­нең умартачылык кәсебенең асылын аңлап җиткермәгән еллар иде ул. Ә хәзер ышандым, Ринат яшьлектә сайлаган һөнәренә гомере буе тугры калган. Алай гына да түгел, үзе тәҗрибәле бал бабай буларак, башкаларны да серле һөнәренә өйрәтә икән.

Урта мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайлау мәсьәләсе күптән хәл ителгән булса да, көтмәгәндә хәрби училищеда укып йөргән бертуган абыйсының отпускка кайтуы туган авылын ташлап китмәскә карар иткән егетнең язмышын чак үзгәртми кала. Бәхеткә, әниләре Мәсхүдә апаның “нәселдә хәрбиләр болай да җитәрлек”, дип әйтүе Ринатның авылдан китмәячәгенә ышанычны ныгыта.

1983 елда ул Михайловка училищесына умартачылык белгечлеге буенча укырга керә. Аны тәмамлагач, үзләренең колхозына эшкә кайта. Умартачы ярдәмчесе итеп тәгаенлиләр. Ике ел эшкә өйрәнгәннән соң, үзен “баш” итеп куялар.

– Без гаиләдә дүрт малай үстек. Миннән өлкән ике абыем Рәис белән Радис, мин һәм төпчегебез Дальмир әти-әнинең терәге идек. Алар икесе дә колхозда эшләде. Әти гомер буе хуҗалыкта көч салды. Башта – тракторда, аннары озак еллар ферма мөдире булды. Гаиләдә кызлар булмагач, бер эштән дә тартынмый идек. Икмәген дә салдык, сыерын да үзем сава идем. Әни бик уңган, сабыр холыклы иде, мәрхүмә. Бәләкәйдән үк дүртебезне дә йорт эшләренә өйрәтеп үстерде. Әти дә еш кына “Эшлевең безнең өчен булса, өйрәнүең үзең өчен”, дип әйтә торган иде. Училищеда укып йөргәндә бер каникулга кайтуымда әти: “Колхоз умартачысы Фәрит абыең Насыйбуллинны күрдем. Алмаш кирәк, диплом алгач, эшкә үз яныма кайтсын, дип әйтте”, – ди. Бал аерткан көнне янына бардым да, аның күрек белән ничек итеп оста эшләвен күргәч тә сайлаган һөнәремә тугры калачагымны аңладым, – ди Ринат Хәниф улы.

Элгәре, колхозга дәрәҗәле түрәләр килгәндә, “йомгаклау өлеше”, гадәттә, умарталыкта уза иде. Район җитәкчесе дә һәр килүендә яшь умартачы Ринат Зиннәтул­линның булдыклылыгына сокланып, күзәтеп йөргән икән. Бер килүендә Ринатны янына чакырып ала да, рәискә: “Бу егет умарталыкта югалып кала бит. Бик тырыш күренә. Югары белем алырга укырга җибәрик. Аннары күз күрер – югарырак вазыйфалар да булыр”, – ди.

Бу очрашу, бәлки, Ринатның алдагы хыялларын гына түгел, язмышын да башкарачак үзгәрткән булыр иде. Әмма ул умарталыктан аерылмыйча укырга керергә риза булуын әйтә. Әнә шулай 1986 елда Башкорт дәүләт аграр университеты студенты була ул. Агроном белгечлеген сайлый. Дөресрәге, югары уку йортында белем алырга ризалашуы да аның район җитәкчесе сүзен тыңлау өчен генә кирәк була. Чөнки диплом алгач та ул умартачы шөгылен ташламый.

Данлыклы рәис Марсель Хуҗин вакытсыз дөнья куйганнан соң хуҗалыкта җитәкче алмашына. Аннары берничә елдан җирләрен урындагы МТС карамагына бирәләр. Аларга элекке колхоз умарталыгы артык “йөк” кебек күренә. Кыскасы, аграр предприятиенең тирә-яктагы танылган умарталыгы да таралгач, Ринат үзаллы шөгыльләнә башлый.

– Иске Бәширдә умарта тотучылар бик аз иде. Ә күрше Йомран авылында элек-электән шәхси хуҗа­лыкларның хәтсезендә 20шәр башка җитә иде. Көндәшлек зур түгел. Балга ихтыяҗ кимеми. Эшемне дәвам итәргә булдым. 2009 елда “Хәниф Зиннәтуллин крестьян-фермер хуҗалыгы” статусын алдык. Колхоз канаты астында эшләү җиңелрәк иде, билгеле, әмма мин шактый тәҗрибә дә туплап өлгергән идем. Улыбыз Алмаз, кызыбыз Регинаның университетта укыган чаклары. Аларга да ярдәм итәргә кирәк. Шулай, бал бизнесын үстереп яши башладык. Форсаттан файдаланып, район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевка, аның авыл хуҗалыгы буенча урынбасары Илгиз Ихсановка рәхмәт әйтергә телим. Авылда малтабарлыкны, фермерлыкны үстерүдә зур ярдәм күрсәтәләр. Матди ягыннан бигрәк, аларга үз эшчәнлекләрен җәелдерергә шартлар булдырыла. Мин мондый мөнәсәбәтне эшкуарлыкны, бизнесны үстерүгә генә түгел, авылларны саклап калуга юнәлтелгән караш дип уйлыйм, – ди Ринат.

Ринат Зиннәтулин өчен умартачылык һөнәр-шөгыль генә түгел, яшәү рәвеше дә. Ул әлеге серле эше, бал кортларының тормышы, аларның хәтта кешеләр күзенә күренмәгән эчке дөньялары турында сәгатьләр буе сөйләргә әзер. Җәй башыннан умарталыктан өйгә дә кунарга гына кайта. Умарта асрауның эше, нечкәлекләре күп, дип зарланганын да ишетмәдем. Монысы эшне күңел биреп башкарганнан килә торгандыр.

– Чын умартачы шулай буладыр инде: “нәзек бил”ләреннән аерылмый диярлек. Бармый торса, күңеленә тынычлык тапмый. Халык телендә “Уң кул биргәнне сул кул күрмәсен” дигән әйтем бар бит. Без аны балны күп алуыбыз, аны ничек сатуыбыз яисә күчтәнәч итеп бирүебезне кычкырып әйтү кирәкми, дип аңлыйбыз. Эшкуарны районда узучы Сабан туенда, авылны төзекләндерүдә яисә башка чаралар оештыруда үз өлешләрен кертүче буларак кына кабул итәргә ярамый. Миңа калса, алар – авылның нигезен саклаучы, башкаларны үз артларыннан илһамландыручы да, – ди Ринатның хатыны Рәмзия Рәис кызы.

Рәмзия Рәис кызы да – районда билгеле шәхес. Ул Иске Бәшир авыл Советы хакимиятендә ике дистә елдан артык эшләр белән идарә итүче вазыйфасын башкарган. Аның турыдан-туры җитәкчелегендә авыл хакимияте бик күп бәйгеләрдә, проектларда җиңү яулаган. Район хакимиятендә Рәмзия Рәис кызының документлар белән эшләүдә прогрессив технологияләрне беренчеләрдән кертүче буларак үрнәк күрсәтүен ассызыкладылар. Рәмзия ханым дистәләрчә ел инде урындагы участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары буларак та җаваплы эш башкара. Лаеклы ялда булуына карамастан, актив җәмәгатьче. Аның активлыгы белән “Урындагы башлангычларга ярдәм” проектында катнашу авыл биләмәсенә караучы пунктларда төзекләндерү эшләрен башкарырга ярдәм иткән. Умартачылык белән шөгыльләнүче гаилә турында сөйләгәндә, беренче карашка, хуҗабикәнең роле күренми дә кебек. Чынлыкта, бу шөгыльгә “башы-аягы белән чумган” гаилә башлыгының хезмәте нәтиҗәсе нәкъ аның хатынының да ышанычлы ярдәмче, алмашчы һәм кирәк вакытта киңәшче була белүендәдер.

– Безнең дә югары белемебез бар. Колхоз таралгач, икебезне дә башка урынга эшкә чакырганнар иде. Икебез дә – чын авыл балалары. Күмәк хуҗалык бетте, дип, кул кушырып, кемнәндер ярдәм көтеп яши торган кеше түгел Ринат. Авылда эш юк, акча юк, дигән кешеләргә үзем дә аптырыйм. Иренмәсәң, яңа шөгыльгә тотынучыдан бераз өйрәнсәң, рәхәтләнеп дөнья көтәргә була. Һәрхәлдә, авылдан бәхет эзләп башка якка күченеп китмәвебезгә шатланам, – ди Рәмзия Рәис кызы.

– Ә Сез ирегезнең кайсы сыйфатларын билгеләр идегез?

– Ринат – бик сабыр холыклы кеше. Максатчан һәм ярдәмчел. Тормышта килеп туган вакытлыча кыенлыкларны җиңәргә дә шушы сыйфатлары ярдәм иткәндер. Умартачы-
лык – ул җиңел генә акча эшләү урыны түгел. Табигать сынаулары да, сәүдә итүдәге көтелмәгән хәлләр, бал кортлары көйсезлеге дә була. Әлбәттә, умартачылыкны табигать кочагындагы мавыктыргыч шөгыль генә, дип күрүчеләр дә бар. Көчеңне, вакытыңны кызганмыйча, үзең дә бал корты кебек эшләгәндә генә уңыш елмая, – дип җавап бирде хуҗа­бикә.

Әлеге вакытта Зиннәтуллиннарның умарта йортларында 150 баш күч бар. Үзләре әйтүенчә, ел уңышлы килгәндә, һәр умарта 50 килограммга якын татлы хәзинә бирә. Арада 80 килограммга җиткергәннәре дә бар. Даими сатып алучылары да аз түгел. Сыйфатлы балны ничек сатарга дип баш ватасы юк, ди Ринат. Әйткәндәй, район базарында Иске Бәширдән Ринатныкы булса, сыйфатына һич тә икеләнәсе юк, дип әйткәннәрен дә ишеткәнем бар. Башкалада да, район үзәгендәге ярминкәдә дә Зиннәтуллиннар продукциясенә реклама кирәкми. Аларның өй түрендәге стенага эленгән дистәләрчә медаль, Диплом һәм Мактау грамоталары оста умартачының хезмәтенә генә түгел, ул тәкъдим иткән татлы продукция сыйфатына да яхшы бәя бирелүен күрсәтә.

Әлбәттә, авыл халкы ничек кенә уңган, тырыш булса да, һәммәсе дә эшкуар булып китә алмый. Моның өчен кешегә башка сыйфатлар да кирәк. Ә менә үз хезмәтеңнән ямь табып яшәү, дөнья көтү, гаиләңне туендыру өчен фермер булу мотлак түгел. Әлеге сүзләргә үз фикерен белдереп, Ринат Хәниф улы:

– Кызганычка каршы, халык элекке күмәк тормыштан баш тарткач, ничектер, югалыбрак калды. Эшкә әйтүче бригадир да юк. Ихатада мал асрау да авыргарак төшә башлый. Шундый шартларда авыл кешеләре кыюлыгы җитмәүдәнме, әллә теләк юклыктанмы, битарафлык корбанына әверелә. Шул ук умартачылык та керемле шөгыль бит. Ата-бабалары бал сатып яшәгән хәзерге буында шушы үҗәтлек юк. Миндә, мәсәлән, Назыйф Гобәйдуллин белән Азат Шәйбәков эшкә өйрәнеп, хәзер үзләре остаз булып килә.

Форсаттан файдаланып, шуны да әйтергә телим: булачак умартачылар тәрбияләүне авыл мәктәпләреннән үк башларга кирәк. Юкса, алдагы 10-15 елдан республикада милли брендларыбызның берсенә әверелгән табигать хәзинәсенең кыйммәте төшүе дә бар. Акчаны үз хезмәтең белән эшләп алганда гына кадере була. Менә шушы девиз белән хезмәткә өйрәтергә кирәк яшьләрне, – ди тәҗрибәле умартачы.
Сүз башым Ринат Зиннәтуллинның махсус хәрби операциядә катнашучыларга да ярдәм итүе турында иде. Мондый очракта җиребезне дошманнан азат итү өчен фронтка киткән яугирләргә күчтәнәч әзерләргә нәрсә этәргеч бирде, дип сорау да урынсыз. Вакытында яшьтәшләре кебек үзе дә армиядә хезмәт иткән булыр иде. Сәламәтлегенә зыян килеп, солдатка алынмый кала. Абыйсы кебек офицер һөнәрен сайлаган булса, бәлки, аның да урыны бүген фронтта булыр иде. Хәер, туганнары арасында хәрбиләр болай да күп.

Мансаф Галиев – шуларның берсе. Отставкадагы генерал-майор. 1942 елдан 1983 елга кадәр хәрби хезмәттә. Хезмәт иткән соңгы урыны – 1976-83 елларда Белоруссия хәрби округында 5нче танк армиясе командующиеның тыл буенча урынбасары була. Отставкага чыккач, озак еллар республика Ветераннар советында эшли. Дистәләгән орден-медаль иясе.

Мансаф Нурмөхәммәт улы Чакмагыш районының Яңа Калмаш авылында туган. Генерал – Ринатның әнисе Мәсхудә апаның бертуган абыйсы. Фронтовик генерал 2020 елның ноябрендә вафат булган. Энесе полковник Рифкать Галиев та – гомерен Ватанны саклауга биргән шәхес. Ринатның бертуган абыйсы Радис та хәтсез еллар Кораллы Көчләрдә хезмәт итеп отставкага чыккан...

– Безнең авылдан махсус хәрби операциядә ике дистәгә якын егет катнаша. Зур авылда яшәүчеләрнең һәркайсы аларны исемләп белә. Җиңү белән, барысының да исән-сау кайтуларын телибез. Иске Бәширнең яугир егетләре белән горурланабыз. 2023 елда Яңа ел алдыннан якташ сугышчыларга бал озаткан идем. Быел, фронтка дип, волонтерларга карабодай ярмасы тапшырдым.

Эшкуар беркайчан да үз кесәсе турында гына уйлап, акча өчен генә эшли алмый, дип уйлыйм. Акчаның кадере – хәләл көчең белән тапканны башкалар белән уртаклаша, өлеш чыгара белүдә дә, – ди Ринат Зиннәтуллин.

* * *
Соңгы сүз урынына. 2011 елда Ринат Зиннәтуллин умартадагы кәрәзле рамнарын караганда берсендә гарәпчә язылган сүзне күреп кала. Гаҗәеп табигать серен ачыклау өчен ул авыл мулласы Фидрат хәзрәткә мөрәҗәгать итә. Дин әһеле бал корт­ларының балавыздан үреп язган сүзнең гарәп телендә “Аллаһ” дип укылуын дәлилли. Әлеге сенсацион хәбәр турында Башкортстан телевидениесе махсус сюжет әзерләп күрсәтә. Тәҗрибәле умартачы шуңа охшаш сүзләрнең аннан соң да берничә ел рәттән кабатлануын әйтте...

Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: