

Республика яшьләре ел саен Бөтенрусия форумнарында катнаша. Алар арасында - “iВолга” форумы, “Мәгънәләр территориясе”, “ШУМ”, “Таврида” кебек өч дистә тирәсе Бөтенрусия һәм округ чаралары. Берничә ел элек Башкортстаныбыз да эре яшьләр форумнары мәйданчыгына эверелде – бездә “Яшьләр җыены” форумы старт алды.
Быел чарада Башкортстан һәм Идел буе федераль округы төбәкләреннән, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Казанда белем алучы якташларыбыз, шулай ук яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре вәкилләре катнашты.
Дәүләт яшьләр комитеты рәисе Яна Гайдук сөйләгәнчә, “Яшьләр җыены–2023” республиканың башкорт колоритына, үзенчәлекле традицияләргә һәм гореф-гадәтләргә таянган яшьләр форумы мәйданчыгы буларак барлыкка килгән.
– Без беренче тапкыр яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре белгечләре өчен тематик смена планлаштырдык. Бер мәйданчыкта бер үк вакытта гомум мәсьәләләр буенча яшьләр дә, яшьләр тармагы белгечләре дә эшләде. Тенденцияләр бик тиз үзгәрә һәм бүген яшьләр сәясәте белгечләре арасында бер-берсен ишетү өчен нәтиҗәле диалог төзү бик мөһим. Яшьләр өчен бу форум – үз күнекмәләрен үстерү, тәҗрибә алу мөмкинлеге генә түгел, үз проектлары өчен финанс ярдәме алу өчен дә бик яхшы мөмкинлек, – дип билгеләп үтте Яна Гайдук.
Ә 22 августта Башкортстан яшьләре Дәүләт флагы көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Форумның тугыз мәйданчыгының берсе – “Авыл яшьләре”. Ул агросәнәгать комплексының яшь вәкилләре, авыл яшьләре өчен оештырылды.
Биредә авылларга кагылышлы төрле проблемалар каралды.
Чараның икенче эш көнендә катнашучылар авылда проблемаларны ачыклау буенча проект эшенә керештеләр: уңай һәм тискәре якларны ачыкларга тырыштылар. Төп моментларны билгеләделәр һәм бергәләп хәл итү юлларын эзләделәр. Мәйданда төп спикер булып “Русия авыл яшьләре берлеге” оешмасы рәисе, Башкорт дәүләт аграр университеты укытучысы Рәфыйк Еникеев чыгыш ясады.
Медиа-трендлар - яшьләр форумында иң популяр мәйданчыкларның берсенә әверелде. Башкортстан Башлыгының Социаль коммуникацияләр буенча идарәсе җитәкчесе Елена Прочаковская форумда катнашучыларга Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) эше турында сөйләде.
Форумның икенче көнендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты. Төбәк җитәкчесе “Беренчеләр хәрәкәте” Русия яшьләр оешмасының урындагы бүлекчәләре активистлары белән очрашты.
– Безнең яшьләр күп кенә вакыйгалар белән тулы катлаулы заманда яши. Сез коронавирус пандемиясе белән уртак көрәштә ярдәм иттегез, шулай ук махсус хәрби операциягә ярдәм итүдә, чит ил санкцияләренә каршы торуда катнашасыз. Болар барысы да сезне көчлерәк итә, сезне чын патриотлар буларак сыйфатлый. Ә без, үз чиратыбызда, Башкортстанның тотрыклы үсүен, монда яшәү һәм хезмәт итү, туган республикагыз белән горурлана алсын өчен тырышабыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.
Республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Урал Килсенбаев Идел буе федераль округының “Яшьләр җыены–2023” форумы кысаларында төбәкнең шәһәр һәм районнарыннан “Беренчеләр хәрәкәте” Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәте активистлары белән очрашты.
Форум кысаларында Яшьләр эшләре буенча федераль агентлыкның Бөтенрусия яшьләр проектлары конкурсы узды. Анда яшьләр грантлар отты.
Федераль грантның гомум фонды 6 402 000 сум тәшкил итте. Конкурста катнашу өчен барлыгы 66 проект бирелгән. Федераль грантларга 14 яшь кеше ия булды, барлык җиңүчеләр - Башкортстаннан.
Фото: belrab.ru, glavarb.ru, bv02.info