Кеше гомере – язылмаган китап. Эх, күңелдә ниләр барлыгын, нинди истәлекләр белән яшәгәнне башкаларга сөйләп булса икән ул! Без һәрвакыт елмаеп, башны югары тотып йөрергә тырышабыз. Бу – дөрес тә. Әле ярый адәм баласына Аллаһы Тәгалә оныту сәләтен биргән. Вакыйгалар истә калса да, кичергән хис-тойгылар бераз онытыла бит. Шулай булмаса, күргәннәр башка сыймас иде. Бу сүзләрне сугыш чорында үскән балалар аеруча яхшы аңлыйдыр. Юк, аларга, бүген безгә кирәк булган кебек, акча да, катлы-катлы йортлар да, чит ил машиналары да кирәкмәгән. Бары тик... язга кадәр җанны асрарга кирәк... Ә аннары... Ә аннары урманнарда үләннәр чыгар иде дә, ичмасам, туйганчы бер ашап булыр иде...
Зимфира Фәррахова Нуриман районының Красная Горка авылында 1941 елда гаиләдә бишенче бала булып туган. Әтисе Тимерхәй Сабиров 1907 елгы булган. 1939 елда Фин сугышына алына ул. 1940 ел ахырында исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Ә инде 1942 елның гыйнварында Бөек Ватан сугышына юллана.
– Миннән өлкән 4 туганым булган. Мин аларны хәтерләмим дә. Барысы да вафат булган. Өлкән абыем әзрәк хәтердә сыман. Ул 10 яшендә 1947 елда үлде. Бик яхшы укый иде, 4нче сыйныфны гына тәмамлаган иде. Шулай итеп мин гаиләдә өлкән бала булып калдым, – ди Зимфира Тимерхәй кызы.
Сугыш елларының михнәтләрен Зимфира апа да хәтерли. Ирен сугышка озаткан Һаҗәрнең кечкенә Зимфираны күтәреп, күршеләренә ашарга эзләп кергән чаклары да еш була.
– Бу вакытлар төштә булган кебек кенә. Үземнең җирдән яланаяк йөгереп йөргәнем еш күз алдына килә. Ул вакытта барыбыз да шулай идек. Ачтан үлүчеләр бик күп булды. Җитмәсә, авылга көн саен диярлек кайгылы хәбәрләр килеп торды. Мин, сугыш чоры балаларыннан бигрәк, шул елларда бала тәрбияләгән аналарга һәйкәл куяр идем. Тол хатыннарга балаларны туендырырга гына түгел, үзләре ач булса да, колхозда эшләргә кирәк иде. Адәм баласы шулкадәр дә чыдам булала икән, – дип әнисен искә ала Зимфира апа.
Сугыш тәмамлангач, авылга бер-бер артлы яраланган, гарипләнгән солдатлар кайта башлый. Бала-чага шундый хәбәрне ишеткәч, әти нинди була икән ул, дип, шушы йортка җыела торган булган. Чыннан да, бу чорда туган балалар әтинең кем булуын да оныткан була шул инде.
Зимфира апаның әтисе дә 1946 елның көзендә исән-имин әйләнеп кайта. Бу көнне Зимфира яхшы хәтерли.
– Бер көнне аркасына капчык асып әти кайтып керде. Мин моңа кадәр безнең өйдә ир-ат күргәнем юк иде. Ул миңа бөтенләй ят кеше булып күренде. Әти мине алып сөяргә уйлый, мин аңа якын да бармыйм. Шуннан әнкәйне кулыннан җитәкләп тышка алып чыктым да: “Әнкәй, бу ирең кайчан китә инде? Ул безгә кирәкми, тизрәк чыгып китсен”, – дидем. Әни мине тынычландыра. Әти кеше гаиләсе белән бергә яшәргә тиешлеген аңлатырга тырыша. Мин һаман үземнекен сөйлим. “Әнә бит, урамда бергә уйнап йөргән күпме баланың өендә ир-ат яшәми. Нишләп әле безнең өйдә ул булырга тиеш?” Без әтинең кем булуын да белми идек шул, – дип күз яшьләрен сөртә Зимфира апа.
Сугыштан соң Тимерхәйне “Кызыл яр” колхозы рәисе итеп куялар. Билгеле, колхозны яңадан тергезергә кирәк була. Хәерчелек халыкның тәмам үзәгенә үткән, җитмәсә, бүгеннән үк чыгып эшли алырлык сәламәт ир-атлар да бик аз була. Колхоз атлары да эшкә ярарлык түгел, алар да бик ябык, хәлсезләнгән. Тик җитәкче бирешергә тиеш түгел. Ул таркалып барган колхозны яңадан тергезүче генә түгел, ә биредә яшәүчеләрдә киләчәккә өмет уятучы да, тормышның дәвам итүен аңлатучы да була.
– Ул вакытта укыган кеше бик аз иде бит. Әтинең дә әллә ни белеме юк иде. Әмма ул вакытта алар бик акыллы, сабыр, кеше күңелен аңлаучы җитәкчеләр иде. Соңрак инде аны ферма мөдире итеп куйдылар. Анда да һәркем белән килешеп эшли белде, – ди Земфира апа.
Мәктәпне тәмамлагач Зимфира апаның укуын арытаба дәвам итәсе килә. Әмма каядыр барыр өчен кием кирәк. Шулай итеп ул, сатучы булып эшкә керергә мәҗбүр була. Инде бераз өстен-башын карагач, Уфадагы кооператив техникумына укырга керә. Укуын тәмамлап кайту белән аны Район кулланучылар җәмгыятенең идарә рәисе урынбасары итеп тәгаенлиләр. Шулай итеп, Зимфира апа гомер буе сату өлкәсендә эшләп, хаклы ялга чыга.
– 1965 елда кияүгә чыктым. Ирем белән бер малай үстердек. Тормыш иптәшем күптән вафат инде. Бүген ике оныгым, 5 туруным бар. Аллаһка шөкер, алар да Красная Горкада яши. Һәрвакыт яныма килеп йөриләр. Киленем дә бик яхшы булды, Кушнаренко кызы ул. Килүләрен көтеп, аларга сөенеп яшим. Берүк исән-имин булсыннар, дип көн саен телим, – ди ул.
Зимфира апаның үзеннән кече тагын өч туганы да була. Бүген ике сеңлесе исән, һәрвакыт аралашып торалар.
Зимфира апа эшендә дә зур уңышларга ирешкән. Аның хезмәт ветераны турында таныклыгы бар, башка дәүләт бүләкләре дә күп. Алар арасында ил күләмендә булганнары да бар.
– Без – эшләп үскән буын. Бер эштән дә курыкмадык. Бу бүләкләрне безнең чорда үскән һәркемгә тапшырып булыр иде. Бүген инде шушы үткәннәр турындагы хатирәләр, оныклар мәшәкате белән яшим. Иң мөһиме – үз гомеремә җитәрлек сәламәтлек бул-сын, – ди ул.
Әйткәндәй, үзе 84 яшьтә булса да һаман бик җитез, өлгер Зимфира апа. Озак еллар биредәге “Хазинә” татар халык ансамблендә җырлый. Әлеге ансамбль республиканың бик күп районнарында чыгыш ясый, төрле конкурсларда катнаша. Бүген ул мондый чаралардан бераз читләшсә дә, шигырьләр язуын дәвам итә.
Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.