+1 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Шәхес
4 гыйнвар 2019, 02:00

Җырлы гомер

Күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Ким Миңнуллинга 60 яшь.Татар җыры... Чал Иделдәй салмак һәм тирән, халкының күңеледәй берчә моң-сагышлы, берчә дәртле, Шүрәлеле Тукай урманнарыдай серле, тылсымлы татар җыры... Аның серләренә төшенү татарның йөрәгенә үтеп керү, җан асылын аңлауга тиң. Һәм моның өчен күңелеңнең — моңлы, рухыңның — саф, йөрәгеңнең ялкынлы булуы кирәк. Шундый шәхесләрнең берсе дип, һич икеләнүсез, барлык гомерен милли җырларыбызны тикшерүгә багышлаган күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, якташыбыз Ким Миңнуллинны билгеләргә мөмкин.

Игътибар иткәнем бар: җыр-моңга гашыйк затлар күбрәк елга-су буйларында дөньяга килә. Бу нинди сер-тылсым белән аңла­тыладыр, үзем дә белмим. Ләкин шунысы хак — татарның күре­некле шагыйрьләре Илдар Юзеев, Әнгам Атнабаев, Әхсән Баян, Роберт Миңнуллин, танылган җыр­чылар Хәмдүнә Тимергалиева, Хәния Фәрхи, Салават Фәтхет­динов, Фәдис Ганиев Танып, Сөн, Базы буйларында туып-үсеп, елгалар­ның талгын һәм тирән моңын үз күңеленә сеңдергәннәр.
Ким Мөгаллим улы да 1959 елның 4 гыйнварында Илеш районының ямьле Сөн ярларында урнашкан Шәммәт авылында дөньяга аваз сала. Якташларының ачыклыгы, әнкәсе Гөлҗәүһәр апаның күзләрендәге сагыш (Мөгал­лим абый яшьли дөнья куйгач, аңа биш баланы берүзенә аякка бастырырга туры килә), агасы — киләчәктә Татарстан­ның халык шагыйре булачак Роберт Миңнул­линның йөрәгенә яше­релгән моң — һәммәсе дә кечкенә Кимның күңеленә күчә.
Туган авылында башлангыч белем алып, район үзәге Югары Яркәйдә сигез сыйныф тәмам­лагач, Кимга киләчәк тормыш юлын үзенә ярып барырга туры килә. Ул Казанга, Роберт абыйсы янына китәргә карар кыла. “Олы ага — икенче ата”, — дип, юкка гына әйтми халык. 1974-77 елларда Ким С. Горбунов исемен­дәге авиация заводы каршындагы Знче һөнәрчелек училищесында токарь һөнәре серлә­рен үзләш­терә. Үзләш­тереп кенә калмый, республика бәйгесендә катнашып, “Иң оста токарь” исеменә дә лаек була. Аннары, 1977-79 елларда, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Тик егет күңеленә яше­ренгән милли моңнар, әдә­бият-сәнгатькә мә­хәббәт барыбер тынгы бирми.
Хәрби хезмәтен тәмам­лап кайткан Ким Миңнул­лин башта — мәшһүр Казан дәүләт универ­сите­тының әзерлек курсларына, аннары филология факультетындагы татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Монда уку дәверендә ул үзен тырыш һәм фикерле студент, оста оештыручы итеп таныта, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Нәтиҗәдә, укуын тәмамлагач, ул “Тасма” берләш­мәсенә комсомол эшенә чакырыла.
Ләкин күңелендәге моң үзе­некен итә. Ким Мөгал­лим улы, ул чорда күне­гелгән тәртип буенча, үзен башта — комсомол, соңын­нан партия функционеры итеп күрә алмагандыр, мөгаен. Егет, язылмаган кануннарны җимереп, шактый “төшемле” эштән баш тартып, 1986 елда Г. Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институ­тының аспирантурасына укырга керә, озакламый әлеге гыйльми оешмага эшкә дә чакырыла. Татар халык җыр­ларының поэтикасын, типологиясен өйрәнә; Башкортстан, Казахстан, Томск өлкәлә­ренә фольклор экспедиция­ләренә чыгып, бу төбәк­ләрдә яшәүче милләт­тәшлә­ребезнең җыр мирасын тикшерә, бөртекләп җыя. Гыйльми эшчәнле­генең нәтиҗәсе буларак, 1996 елда күренекле га­лимнәр Флүн Мусин һәм Хуҗиәхмәт Мәхмүтов җи­тәкчелегендә “Татар шигъ­риятендә җыр жанры” темасына язылган кандидатлык диссертациясен яклый. Ә инде 2001 елда, халкы­бызның җыр шигъриятен һәм профессиональ җырларны гыйльми-теоретик планда ти­рәнтен тикшергән “Сүз сәнгате буларак җыр” дип аталган хезмәте белән ул “филология фәннәре докторы” гыйльми дәрәҗә­сенә лаек була.
Ким Мөгаллим улы – нинди генә эшкә тотынмасын, нинди генә өлкәгә алынмасын, куелган максатына ирешә торган зат­лардан. Бу — гомумән, данлыклы Илеш халкына хас сыйфат. Татарстан җитәкче­леге дә фәндә һәм иҗтимагый эшчәнлектә тиз арада үзен танытырга өлгергән егетне күз уңын­нан ычкындырмый. 1996 елда ул республика хө­күмә­тенә эшкә чакырыла. Башта — Премьер-министр урын­басарының баш референты, ә 1999 елдан Татарстан халыкларының телләрен саклау һәм үстерү бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Аңа Хөкүмәттәге әлеге бүлекне оештыруга, республикадагы тел сәясәтен заман таләпләренә яраклы рәвештә җайга салуга, икетеллелекне гамәли яссылыкта тормышка ашыру чараларын булдыруга күп көч сарыф итәргә туры килә.
Якташыбызның татар телен Татарстанда дәүләт теле буларак гамәлгә куюга багышланган хез­мәтләре бәяләп бетергесез. Ул — республикада телләр сәясәте концепциясе проекты авторлары­ның берсе, аның катнашлыгында күпсан­лы дәреслекләр, сүзлекләр, уку кулланмалары чыккан. Го­мумән, бүген Ким Миң­нул­линның гыйльми эшчән­леге ике юнәлештә бара: беренчесе — фольклористика, икенчесе — социолингвистика, ягъни татар теленең җәм­гыятьтә кулланылыш мәсьәлә­ләрен тикшерү. Галим — күпсанлы монография, уку кулланмалары, гыйльми җыентыклар һәм мә­каләләр авторы.
Ким Миңнуллин — кешелеклелеге, ярдәмчеллеге, тирән гыйлеме, фикер тирәнлеге белән хезмәттәш­ләре арасында зур ихтирам казанган зат. Шуңа да 2006 елда ул Татарстан Фәннәр ака­демиясенең Галимҗан Ибра­һимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры итеп сайлана. Яңа урында галим җиң сызганып эшкә тотына. Хәер, яныңда фикердәш­ләрең, иңдәш­ләрең торганда, теләк-омтылыш­ларың көчле, өстә­венә, җитәкче вазыйфалардагы хезмәт тәҗрибәң зур булганда, барлык авырлыклар да, каршылыклар да юкка чыга ул.
Бүген Ким Мөгаллим улы җитәкләгән 100дән артык бел­гечтән торган гыйльми институт­ның хезмәт юнәлеш­ләре, эш проектлары иңләп бетергесез. Биредә 25 томлык “Татар халык иҗаты” тупланмасы әзерләнә, татар фольклорының 15 томлык урысча тәрҗемәсенең берничә китабы басылып чыкты. Милли мәдә­ниятебез үсешен яңа күзлектән бәяләүче сигез томлык фундаменталь “Татар әдәбияты тарихы” хезмәтенең бүгенге көнгә алты китабы дөнья күрде. Өч томлык “Татар теленең академик лексикологиясе”, шул ук күләмдәге “Татар әдәби теле тарихы”, “Татар театры энциклопедиясе” кебек әһәмиятле хезмәтләрне нәшер итү дә институт планында.
Ел саен биредә күпсанлы халыкара гыйльми форумнар уза. Аларга Русия галимнәре генә түгел, чит илләрдән дә белгечләр чакырыла. “ХХI гасырда филология һәм сәнгать белеме” яшәгән Халыкара яшьләр фәнни мәктәбе былтыр инде икенче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әверелеп китте.
2008 елда якташыбыз Ким Мөгаллим улы Миңнуллин Татарстан Фәннәр академиясе­нең мөхбир-әгъзасы итеп сайланды. Турысын әйтергә кирәк: 50 яшең тулыр-тулмастан академик дәрә­җәсенә ия булу — ул күпләрнең төшенә дә кермәгән казаныш. Моның өчен фәнгә чын күңелеңнән бирелгәнлек кирәк. Шунысын да өстик: күп кенә өлкән галимнә­ребездән аермалы буларак, Ким Миңнуллин үзенә лаеклы алмаш та әзерли. Аның җитәк­челегендә инде дистәдән артык аспирант тел-әдәбият буенча диссерта­цияләр яклап, “филология фән­нәре кандидаты” дәрәҗә­сенә лаек дип табылды.
Ул Башкортстандагы фән­ни уку йортлары белән дә тыгыз элемтәдә тора, биредәге фән эшлеклеләре белән аралашып, фикерләшеп, дуслашып, ярдәм­ләшеп яши, бездә узган фәнни форумнарда, эшлекле чараларда актив катнаша, туган ягына эзне бервакытта да суытканы юк. Якташыбыз Г. Ибраһимов исемен­дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Фәнни диссерта­цияләр яклау советы рәисе булып эшләгән дәвердә Башкортстаннан килгән күп кенә башкорт, татар яшьләре, Ким Мөгаллим улының аталарча хәстәрен һәм ярдәмен тоеп, әлеге Советта гыйльми тикше­ренүләрен яклап, фән кандидаты дәрәҗәсен алып кайтып китте һәм әлеге көндә Башкортстанда тел, әдәбият, фольклор гыйлемен үстерүгә зур өлеш кертәләр.
Галим педагогик эшчән­лектән дә аерылмый: Казан (Идел буе) федераль университетында укыта, әлеге уку йортында һәм М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетында Дәүләт имтихан комиссияләрен җитәкли, үзенең гыйльми тәҗри­бәсен яшьләр белән уртаклаша.
“Уңган ирдән ул туар”, — ди халык мәкале. Бу яклап якташыбыз — икеләтә уңган шәхес. Җә­мәгате Зөләйха ханым белән бергә алар ике ул тәрбияләп үстерде. “Атадан күргән — ук юнган”, — дип тә юкка гына әйтмиләр. Өлкән­нәре Бәхтияр — филология фән­нәре кандидаты, бүген Галим­җан Ибраһимов исемен­­дәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының гомуми лингвистика бүлеге мө­дире, ә кече уллары Ихтыяр — эшкуар.
Ким Мөгаллим улы — бәхетле картәти дә. Оныклары Язилә һәм Сәйдә, чын татар кызлары булып үсеп, үзләренең әлегә кечкенә җиңү-казанышлары белән сөекле карт­әтиләрен, һәрдаим шатландырып торалар.
Кыскасы, Ким Миңнул­линның гомер юлын моңлы бер җырга тиңләргә мөмкин булыр иде. Без, галимнең якташлары, бу җырның Иделдәй озын һәм моңлы булуын, халкыбызның даны булып, барлык дөньяга яңгыравын теләп калабыз. Гомер бәйрәмегез котлы булсын, хөрмәтле якташыбыз!

Илдус ФАЗЛЕТДИНОВ,
филология фәннәре кандидаты, доцент.
Читайте нас: