Аның турында берничә факт тәкъдим итәбез.
Илһам әтисен хәтерләми. Тимерче Гыйльметдин Шакировны 1937 елның 8 октябрендә “халык дошманы” дип кулга алганда аңа нибары ике яшь булган. Гыйльметдин 1940 елның 4 мартында 5нче хезмәт белән төзәтү колониясендә ачлыктан һәм авырудан җәфаланып үлгән.
Илһам Шакиров җырчы буларак беренче гонорарларын бала чакта эшләгән. Булачак җырчы авылдан-авылга хәер сорашып та йөри. Ул чакта авылдан-авылга соранып йөргән кешеләрнең күп булуы аркасында, Илһам кебек бәләкәй генә малайга хәерне бик күп тамызмыйлар. “Җырлый белүемнең файдасын мин шул чакларда ук күрдем — хәерчелектә йөргәндә, моңлы итеп җырлап җибәрсәм, мине кызганып, каткан ипи сыныкларын һәм чикмәнле пешкән бәрәңгене башка хәерчеләргә караганда күбрәк бирәләр иде”, – дип хәтерли ул.
"Без - кечкенәдән үк, үзебезне белә башлаганнан бирле, кагылып-сугылып, этелеп-төртелеп үскән кешеләр. Мин соңгы бала булып туганмын, төпчек. Миңа ике яшь чакта әткәйне алып китәләр. Мин аны белми калам. Менә шуннан безнең бәхетсезлегебез башлана да инде. Шуннан безгә кара мөһер сугылып калды. Ул озак елларга барды. Ул мөһер күптән түгел, үзгәртеп кору елларында гына төшеп калды әле", - дигән бөек җырчы.
"Милли, озын, борынгы җырларны җырлаучылар арабыздан китеп бара. Ә халык көйләрен саклау, аларны җырлау халыкны да саклау, аның милли хис- тойгысын уяту дип атала. Борынгы, үзебезнең чын милли көйләрне җырлый алучылар юк түгел. Аларның тешләре дә үтә торгандыр. Ләкин менә хәзер шундый заман килде, бүген ниндидер җиңелчә генә көйләрне көйләп, бер колактан кереп, икенчесеннән чыгып китә торган җырларны җырлап, кул чаптырып, шуның белән уңыш казанырга теләүчеләр күбәйде.
Авыз ачып җырлау гына әле җырчы булдым дигән сүз түгел. “Сүзләрен ятладың, нотасын өйрәндең дә җырладың” белән генә эш бетми. Өйрәндең дә җырладың дип яшәүчеләр озын гомерле җырчылар түгел", - дигән ул.
Килешәсезме?