Камил Шәехморза улы Әхияров хезмәт эшчәнлеген К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаганнан соң башлый һәм унике ел дәвамында Борай районының Чалкак урта мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшли. Аннары КПССның Башкортстан өлкә комитеты юлламасы буенча Бөре дәүләт педагогия институтының укыту һәм фәнни эш буенча проректоры, ә тиздән аның ректоры була.
Егерме алты ел ректор булып эшләгәннән соң (1963-89 еллар), үзен педагогик кадрларны сайлап алу, урнаштыру һәм тәрбияләү, югары уку йортының укыту-матди-техник базасын ныгыту, белгечләрне һөнәри әзерләү сыйфатын яхшырту, психологик-педагогик фәнни тикшеренүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрү кебек катлаулы бурычларны куюда һәм гамәлгә ашыруда актив, ныкышмалы һәм компетентлы җитәкче итеп күрсәтә.
Талантлы педагог, галим-тикшеренүче һәм оештыручы, идеяләр һәм энергия белән тулы кешенең килүе тиешле вакытка да, институт алдында торган бурычларга да туры килә. 1964 елдан Бөре дәүләт педагогия институты базасында СССР Педагогия фәннәре академиясенең Хезмәткә өйрәтү һәм һөнәри юнәлеш бирү фәнни-тикшеренү институтының авыл мәктәпләре укучыларын хезмәт политехник әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча иҗтимагый проблемалы лабораториясе уңышлы эшләп килә. Лабораториянең фәнни җитәкчесе профессор, педагогия фәннәре докторы, 1963-89 елларда югары уку йорты ректоры Камил Әхияров була. Йөзләрчә фәнни мәкаләләр, эшләнмәләр мәктәпләрнең эш практикасына кертелә. Аларның иң әһәмиятлесе – Камил Әхияровның “Авыл укучыларын хезмәт политехник әзерләү һәм һөнәри юнәлеш бирү” (Уфа, 1973). Алга таба доцентлар М. М. Мингалиева, Ю. И. Юричка, М. И. Гарипов, Р. З. Таһариев, Ю. П. Правдин, А. С. Гаязов, Р. И. Гурьянова, Н. П. Алтунина, С. А. Бронников, В. Г. Козлов һәм башкалар авыл укучыларының хезмәт политехник әзерлеге һәм һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләләре буенча иҗтимагый проблемалы лабораториянең актив әгъзалары булдылар. Лабораториядә М. И. Гарипов, Ю. И. Юричка, Р. З. Таһариев, А. С. Гаязов актив шөгыльләнеп, докторлык диссертацияләрен уңышлы якладылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Камил Әхияров 1987 елда педагогика һәм психология факультетын ачу өчен күп көч сала, анда “Педагогика һәм психология (мәктәпкәчә)” белгечлеге буенча белгечләр әзерләү башлана. Аннары факультет деканы, педагогия фәннәре докторы, профессор Әлфис Гаязов җитәкчелегендә “Мәктәпкәчә педагогика һәм психология” белгечлеге ачыла, анда “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән эшләү өчен педагог-психолог” дигән өстәмә квалификация була.
Камил Шәехморза улы фәнни-педагогик һәм административ эшчәнлекне иҗтимагый-оештыру эше белән уңышлы берләштерә: 1976 елдан ул – Русия педагогия җәмгыятенең Башкортстан республика бүлеге Президиумы рәисе, Русия педагогия җәмгыятенең Политехник белем бирү һәм авыл мәктәбе буенча фәнни советы әгъзасы, Чиләбе дәүләт университеты каршындагы педагогия фәннәре кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклау буенча диссертация советы әгъзасы, Башкорт дәүләт педагогия университетында педагогия фәннәре кандидаты һәм докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация советы рәисе, Русия педагогия җәмгыятенең Урал бүлеге Президиумы әгъзасы. Күп еллар “Башкорт энциклопедиясе”нең фәнни-редакцион советы һәм редколлегия әгъзасы, Башкортстан Фәннәр академиясенең Педагогия һәм психология буенча фәнни советы рәисе, “Наука и образование Зауралья” (Курган), “Учитель Башкортостана”, “Ядкяр” журналларының редакция советы әгъзасы була. 1989-2006 елларда Камил Әхияров – мәктәп белән идарә итүнең фәнни нигезләре кафедрасы мөдире, ә 2007 елдан М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укучыларны профильле укыту буенча фәнни-методик үзәк җитәкчесе булып эшли.
Мәгарифнең кризислы торышы, аны реформалау, модернизацияләү һәм өлкән сыйныф укучыларын профильле укытуга күчү чорында педагогик тикшеренүләрнең методологик алымнарын һәм ысулларын эшләү аның фәнни эшчәнлегенең мөһим этабы булды. Академикның фәнни хезмәтләре яңалыгы, фактик материалның байлыгы, анализы һәм гомумиләштерелүе белән аерылып тора. 1996 елда Камил Әхияров Башкортстанда беренче булып Русия Мәгариф академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана. Профессор Камил Әхияров Башкортстанда гына түгел, Идел буенда һәм Уралда яшәүче халыкларның рухи мәдәнияте тарихын өйрәнүгә дә зур өлеш кертә. Аның тарафыннан 700дән артык фәнни һәм укыту-методик хезмәтләр басылып чыга, аларның кайберләре чит илләрдә нәшер ителә. Аның җитәкчелегендә фәнни хезмәткәрләр коллективы тарафыннан Русия һәм БДБ илләренең педагогик югары уку йортлары һәм колледжлары өчен этнопедагогика буенча махсус курс программасы һәм уку әсбабы төзелде һәм басылып чыкты. Камил Шәехморза улы җитәкләгән фәнни мәктәп Урал һәм Идел буе гомуми белем бирү мәктәпләренә, югары уку йортларына мәгарифне модернизацияләү шартларында белем бирү процессына яңа технологияләр кертү буенча фәнни-методик ярдәм күрсәтте.
XX гасырның танылган педагогы, Социалистик Хезмәт Герое, СССР Педагогия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы Василий Сухомлинский белән очрашу һәм киләчәк дуслык Камил Шәехморза улы тормышында мөһим вакыйга булды. Алга таба ул Василий Сухомлинскийның “Йөрәгемне балаларга бирәм” медален булдыруны оештыра. Медаль Башкорт дәүләт педагогия университеты тарафыннан XX гасырның күренекле педагогы Василий Александрович Сухомлинскийның тууына 100 ел тулу уңаеннан булдырылган. 2018 елда Камил Әхияров Башкорт дәүләт университетының Бөре филиалы укытучылары һәм студентлары фәнни-педагогик коллективына заман педагогын һөнәри әзерләүдә гуманистик педагогика идеяләрен тормышка ашырган өчен Василий Сухомлинский медален тапшырды. Камил Әхияровның бөек педагогның тууына 100 ел тулу уңаеннан язылган “В. А. Сухомлинский – атаклы совет педагогы, гуманист, патриот” китабы медальгә өстәп бүләк булды.
Бөек халык педагогы, галим, гуманист Василий Сухомлинский белән дуслыгын Камил Шәехморза улы язмыш бүләге дип саный. “Башкортстан Сухомлинские” өчен бу дуслык тәрбия мәсьәләләрендә чын гуманистик алым куллану мөһимлеген, педагогик йогынты объекты – кечкенә кешегә эчкерсез мәхәббәт кирәклеген аңлауга китерә.
Сергей БРОННИКОВ,
Уфа фән һәм технологияләр университеты Бөре филиалының педагогика,
психология һәм социаль эш кафедрасы мөдире, педагогия фәннәре кандидаты,
профессор, Русиянең халык мәгарифе отличнигы, Русия Югары белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Башкортстанның атказанган мәгариф хезмәткәре.