+12 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 сентябрь 2021, 12:10

Бала COVID-19 йоктырса, нишләргә?

Бу сорауга коронавирус таралуны кисәтүгә багышланган һәм атна саен үткәрелә торган брифингта республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җавап бирде.  

Бала COVID-19 йоктырса, нишләргә?
Бала COVID-19 йоктырса, нишләргә?

Аның сүзләре буенча, әгәр балада ОРВИ, грипп, коронавирус инфекциясе билгеләре күзәтелсә, яки лаборатор диагностика юлы белән расланса, беренче чиратта табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

"Участок педиатры сезгә гамәлләр алгоритмын билгели: баланы ничек күзәтергә, ничек карарга һәм нинди дарулар бирергә. Әгәр бу гамәлләрдән соң да хәл яхшырмаса, яки алга таба ни эшләргә кирәклеге аңлашылмаса, табибны өйгә чакыртырга кирәк», — дип киңәш итте Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.

Ул күпчелек балаларда COVID-19ның җиңел формада, кагыйдә буларак, көчле билгеләр күзәтелмичә үтүен, әмма балаларның инфекция йөртүче булырга мөмкин икәнлеген ассызыклады.

"Әгәр коронавирус белән баланың ата-анасы авырып китсә, бу хакта балалар бакчасына, мәктәпкә, сыйныф җитәкчесенә хәбәр итәргә, ә баланы үзегез савыкканга кадәр дистанцион укытуга күчерергә кирәк», — дип аңлатты министр.

Фото: Яндекс.Новости

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: