+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
9 гыйнвар , 09:56

Бөеклеккә юл

Күренекле татар һәм башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичның тууына 130 ел

Бөеклеккә юл
Бөеклеккә юл

 

15(2)нче гыйнварда күренекле татар һәм башкорт шагыйре Шәехзадә Бабичка 130 яшь тулыр иде. Ул 1895 елда Башкортстанның хәзерге Дүртөйле районына кергән Әсән авылында Мөхәммәтзакир мулла белән Бибисаҗидә абыстай гаиләсендә туган. 1919 елның 28 мартында Башкортстанның хәзерге Зилаер районына кергән Зилаер бистәсендә милли азатлык хәрәкәте дошманнары тарафыннан җәзалап үтерелгән.
Шагыйрь яшәгән ялкынлы, давыллы 24 ел эченә берничә кеше гомере сыеп бетәр иде, мөгаен.


Чын шәхесләргә хас булганча, ул гел ашыгып, янып яшәгән: башта авыл мәдрәсәсе, 13 яшеннән абыйсы Фәтхелкадыйрга ияреп, әтисенең туган төяге Кыйгазытамак авылында балаларга сабак биргән, 15 яшеннән казах далаларында хәлфәлек иткән, 16 яшендә Уфадагы атаклы “Галия” мәдрәсәсендә укый башлаган, алты еллык уку йортын биш елда тәмамлап, 21 яшендә Троицк шәһәрендә балалар укыткан, инкыйлаб чорында “Хөр милләт” гәзитен чыгаруда катнашкан, Уфада Г. Ибраһимов гамәлгә куйган “Ирек” гәзите белән хезмәттәшлек иткән, 22 яшендә Ырынбурда “Кармак” сатирик журналында секретарь булып эшли башлаган, Әхмәтзәки Вәлидов җитәкчелегендәге милли азатлык хәрәкәтендә башлап йөргән…
Кыска гына иҗат гомерендә “мәшһүр” исеме алып, бөтен төрки дөньяга танылган Бабичның әдәби мирасы да йөзьяшәр әдипләрнекеннән ким түгел: әдәбиятның Алтын фондына кереп калган “Газазил” поэмасы, “Китабеннас фи хаккылхавас” эпиграммалар китабы, “Исемнәр бакчасы” циклы, “Халкым өчен”, “Хөр милләт”, “Скрипка”, “Мандолина”, “Бер минут”, “Язгы җыр”, “Курайкайга”, “Башкортстан” һ.б. йөзләрчә шигъри әсәр, тәмсил, пародия, серле-шаукымлы “Кандала” балладасы, дистәләгән публицистик язма, фельетон, көлкеле һәм сатирик әсәрләр, “Көйләр тарихы”, төрки дөньяда конферансьелар өчен чыгарылган беренче кулланма әсбап – “Көлке капчыгы” җыентыгы…


Безнең алда – егерме яшендә үк бер китапсыз-нисез халык арасында Тукайга тиң абруй казанган, үзенең гражданлык позициясен булдырган, үзен аңлы рәвештә фаҗигале һәм бөек шагыйрьлек язмышына дучар иткән, шул ук вакытта япь-яшь йөрәге белән берничә олы мәхәббәт хисе һәм гади кеше зиһене белән генә аңлап-төшенеп булмый торган сәяси тетрәнүләр кичергән каһарман шәхес гомере...

Шагыйрьлеккә, бөеклеккә юл каян башланган соң? Бу сорауга җавап эзләп, булачак шагыйрьнең балачак, үсмер чак, яшьлек гомереннән кайбер тарихи мизгелләрне күзалларга тырышып карыйк.
1900-01 елларда, Шәехзадә әтисе Мөхәммәтзакир Бабичев мөдәррислек иткән мәдрәсәдә укый башлаганчы ук, Бабичлар йортында чып-чын “концертлар” куела башлый. Мондый кичәләр күбрәк хәзрәт Дүртөйле бистәсенә яисә Уфага киткән көннәрдә оештырыла. Шәехзадә бик иртә уен коралларында уйнарга өйрәнә, җырга һәвәсләнеп китә. Ул абыйсы Фәт­хелкадир, күршеләре Шакир гармунчы һәм Рәхимҗан җырчы, думбырада уйнаучы Сафа, Галимхәмәт­ләр белән бергә сәгатьләр буе мандолина, думбыра чиртеп, гармун тартып, җыр көйләп, такмаклар әйтеп утыралар, кызлар, киленнәр, әбиләр булып, хәтта мулла-мөәззиннәр кебек, башына сөлге урап, көлкеле тамашалар коралар… Тамашачылар – әнисе Саҗи­дә абыстай, апалары Өммегөл­сем, Хәдичә, Рафига, Нәҗибә, күршедән җыелган балалар, хәлфәләреннән качып килгән шәкертләр… Суккул авылыннан килеп, мәдрәсәнең бер башында кызлар укытып йөргән Зәйнәп Баязитова да үз укучыларын шунда алып кергән...
Истәлекләргә караганда, Шәехзадә бик иркә үсә. Авыл читендә бүлеп бирелгән басу җирендә күбрәк Мө­хәммәткәрим белән Фәтхелкадыйр абыйлары эшләп йөри, өй тирәсендәге зур бакчалары – әтисе карамагында. Шәехзадә көне буе әнисе, апалары тирәсендә яисә авылда, теләгән йортка, кешесенә кереп (мәхдүм һәр йортта үз кеше), җыр-такмак өйрәнеп йөри... Үзе дә җыр-такмак чыгаруга һәвәсләнеп китә. Аның ул чактагы такмак-такмазалары, телдән-телгә, буыннан-буынга күчеп, бүгенге көннәргә дә килеп җиткән. Хәтта үз әтисенә – имам хәзрәткә карата чыгарылган шаян такмакларны да өйдә шундук “кичерәләр”, кат-кат сөйләвен сорыйлар. Малайга шул гына кирәк тә, ул, өй түрен сәхнә итеп, яңа гына чираттагы такмагын инде кычкырып-кычкырып укый, көйли башлый:
Үтә пешсә, тәмле була
Алмагачның алмасы.
Сузсаң, Мәскәүләргә җитә
Имам хәзрәт чалмасы!


Шәехзадәнең бер хыялы була: бакчаларында үскән мәһабәт агачлар арасына бәллү-бишек элеп, шунда күңел ачып, такмак чыгарып яту…
Ниһаять, ата кеше улының сүзен тыңлый – ике мәһабәт тупыл арасына бишек ясатып элә. Булачак шагыйрь шул бишектә тирбәлеп үсә, дисәк тә дөрес булыр. Ул озын җәй көннәрендә төнгә кадәр әнә шул “сихри бәллү”дә ята, китап укый, җырлар, такмаклар чыгарып, урамда үтеп-сүтеп йөргән­нәргә көйләп әйтеп кала. Соңыннан бу такмак-җырларны “өй концертлары”нда да җыелып тыңлыйлар.
Шагыйрьнең иң беренче шигырь­ләреннән саналган “Бакчабызда” әсәре дә шул серле-сихри бишектә язылган:
Җәй бакчабызда кошкай
чырлады,
Гөлләрне үпте,
җырлар җырлады.
Багъбостан эче ямьгә
чормалды, –
Балкыды анда илһам нурлары…
Казах далаларында укытып йөргәндә дә Шәехзадә иң элек шушы бакчасын, бишеген сагына, аның “Безнең бакча” (1910) шигыре тулысынча шушы тылсымлы-сихри һәм аны шагыйрь иткән урын хакында.
Инде мәшһүр шагыйрь булгач та авылга кайткан чакларында Бабич әлеге бишегендә ятып хозурлана. Аның “Тын төн. (Авылда)” дигән шигыре 1916 елда шул “балачак бишеге”ндә иҗат ителгән.
…Мин ятамын шул
тынлыкны уйлый-уйлый,
Ике күзем йолдыз саен
ыргып йөри;
Кайчагында акрын гына
бер җил исеп,
Агачларга миннән яшерен
нидер сөйли…
Шәехзадә бик яшьтән мандолинада, думбырада уйнарга өйрәнә, скрипка сызгырта башлый. Бигрәк тә кулына мандолина килеп керсә, ул бүтән уен кораллары хакында шундук оныта, бөтен барлыгы белән, җаны-күңеле белән моңга бирелә. Мандолинага ул илаһи бер әйбергә баккан кебек караган, сатып алганда яисә берәр остага кушып ясатканда аның канатлы булуын теләгән. Андый мандолиналар бик сирәк эшләнгән. Мәсәлән, шундый ук канатлы мандолина Хәсән Туфанда булган. Ул аны, яратып, “Бабич мандолинасы” дип йөрткән. Монда бернинди сер юк: Хәсән ага мандолинада уйнарга “Галия”дә укыган чагында Бабичтан өйрәнгән.
Әсән авылы элек-электән чә­чәннәр, җырчылар, гармунчылар авылы буларак дан казанган. Дүртәр көнгә сузылган җыеннарда, шулай ук Сабан туйларында, “Карга ботка”ларында да әсәнлеләр еш кына уен-җыр ярышлары оештыра, бию мәйданнары кора, кичләрен гармунчылар урам әйләнә, һәм менә тормышка, әдәбият мәй­данына аяк басып кына килүче Шәехзадә 1912 елда “Сабантуй һәм милли бәйрәмнәр” дигән шигъри репортажын яза. Ул анда үзенең бала чагын сурәтләп кенә калмый, милли йолаларга, милли көйгә, җырга, милли уен коралларына мәдхия җырлый:
…Дәртләнеп, җырлап, егетләр
тарттылар гармунын,
Кайсысы кызлар белән
уйнап таратты моңнарын…
Елмаер, муенын борыр һәм
яңгыратып сызгырыр,
Боргылатып сызгычын,
сызып күңелне өздерер…
Бер трантаска утырыр
скрипкачы егет,
Ду килер атлар, җыенны
әйләнер пыр туздырып…


Маңгазы тауларын урап-урап аккан Күәш елгасы авылны “җәдит” ягына һәм “кадим” ягына бүлә. Әйтүемчә, җәдит ягындагы икенче мәхәллә мәчетендә имам булып Шәехзадәнең атасы Мөхәммәтзакир хәзрәт тора. Мәчет янында гына ике катлы мәд­рәсә, тулай торак, ашханә, келәтләр… Мәчетне дә, мәдрәсәне дә Дүртөйле төбәгендә иң бай һәм иң укымышлы кешеләрдән саналган Сәхипзадә һәм Габдрахман Максудовлар салдырган. Бигрәк тә Дәүләт думасына Бөре өязеннән депутат булып сайланган Сәхипзадә – яшьлеге, гайрәте ташып торган, алдынгы карашлы сәүдәгәр – Әсәндәге җәдит мәдрәсәне бөтен тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелдерә. Хуҗасы исеме белән “Мәдрәсәи Максудия” дип йөртелгән бу уку йортында яңача предметлар укытыла; мөгаллим-хәлфәләр арасында Уфадан, Казаннан, хәтта Екатеринбургтан килгән зыялылар да була. Мөдәррисе – Мөхәммәтзакир хәзрәт Бабичев.
Һәр мәдрәсәдә була торган дәрес­лекләр белән генә чикләнмичә, Мөхәм­мәтзакир хәзрәт үзе дә китаплар, дәреслекләр яза. Үзе яза, үзе төпли, үзе тышлый (моның өчен бозау тиресен файдалана), шулай егермедән артык гыйльми хезмәт һәм укыту дәреслеге әзерли.
Менә шушы данлыклы мәдрәсәдә, ике йөзләп, кайбер елларда өч йөз шәкерте булган уку йортында, 1904-06 еллар тирәсендә чып-чын татар театры барлыкка килә. Дәреслекләр, уку әсбаплары юнәтү белән генә чикләнмичә, шәкертләрнең өс-башларын карап, тамакларын туйдырып кына калмыйча, С. Максудов үз мәдрәсәсендә “театр почмагы” да булдыра, сәхнә кебек мәйданчык эшлә­теп, аны затлы чаршау белән җиһаз­лап куя. Үзе күбрәк Дүртөйледә яшәсә дә, Әсәнгә килгәндә театр карамыйча китми, хәтта бу хакта алдан хәбәр итеп куя. Ул затлы тарантасына утырып, көмеш кыңгыраулар чыңгылда­тып авылга килеп кергәндә шәкертләр, хәлфәләр “сәхнә” алдындагы эскә­мияләргә тезелеп утырган булалар инде. С. Максудовның керә-керешкә: “Башла, Шәехзадә!” – дип кычкыруы була, чаршау ачылып та китә, бәхетле елмаеп, озын буйлы, “торна” муенлы (аның авылдагы кушаматы да – “Торна”), әрекмән колаклы, әмма искиткеч мөлаем Шәехзадә килеп тә чыга!
Әйе, Бабич бик тиз арада Әсәндәге “татар театры”ның җанына әверелә. Ул мәдрәсәгә йөри башлагач, тагын да ныграк тернәкләнеп китә бу тамаша сәхнәсе. Тамаша дигәннән, анда, чынлап та, күбрәк такмаклар әйтелә, авыл җырлары җырлана, авыл кешеләре белән бәйле көлкеле күренешләр күрсәтелә...
Безнең көннәргә “Бабич театры”нда (аны шулай дип атап йөртә башлыйлар да) куелган берничә пьеса хакында хәбәр килеп җиткән. Шәкертләр бервакыт җыелып, Гаяз Исхакыйның “Өч хатын белән тормыш” әсәрен сәхнәләштерә. Спектакль башланыр алдыннан Шәех-шәкерт, гадәтенчә, сәхнә алдына чыгып, үзенең “Татар театры” дигән шигырен укый. Шуның белән куелачак әсәрнең эчтәлеген аңлатып, сөйләп куя…
Өй дә кечкенә,
Хатын өч кенә;
Җир атлап йөрү
Моңа кечкенә...
“Бабич театры”нда баштан ук берничә үзенчәлек күзгә ташлана. Анда күбрәк көлкеле сәхнә күре­нешләре күрсәтелә. Шәкертләр байлардан, ялган руханилардан, исе­рекләрдән, наданнардан, яшь килен­нәрдән, гайбәтче хатыннардан көлә. Күпчелек күренешләрне Бабич үзе уйлап чыгара, спектакль барганда Шакир-шәкерт “Саратов” гармунында уйнап тора…
Икенче үзенчәлек: бөтен роль­ләрдә дә егетләр уйный. Шәехзадә үзе дә кызлар, хатыннар, әбиләр булып уйнарга яраткан. Мулла-мөәзин­нәр дә читтә калмаган. Чалма киеп, чыбык тотып, дәрес укытып йөргән Сәрвәр мөәзинне шулкадәр ошатып уйнаган, бу “номер” вакытында аны кат-кат чакырып чыгара торган бул­ганнар.


* * *
Урынлы сорау туа: Әсәнгә каян килгән соң бу театр галәмәте?
Татар дөньясында театр сәнгате уяна, тернәкләнә, аякка баса башлаган вакыт бу. Казанда, Ырынбурда татарча спектакльләр куела. Бу хакта гәзит-журналлар хәбәр итеп тора. Кемнәрдер каршы төшә, кемнәрдер хуплап чыга…
Сәхипзадә Максудов та үзе булган шәһәрләрдә, Дума утырышларына барганда, шул ук Санкт-Петербургта, чын театрларны күреп кайта. Казаннан килеп укыта башлаган мөгаллимнәр дә үзләре белән “яңа театр рухы”н алып килгәндер.
Әсән авылыннан чыккан Рахман Сафа дигән кеше Казанда бер типографиядә хезмәт итә. Кайтканда мәдрәсәгә кереп йөри. Ул Бабичларда кич утырганда Казанда оешкан беренче театрлар хакында сөйли. Шәехзадә Г. Камалның “Беренче театр” әсәре турында да аңардан ишетә. Шәриктәш дусты Шакир Сабировның әйтүенә караганда, булачак шагыйрь бу пьеса буенча спектакль куярга дәртләнеп йөри.
Ниһаять, “Мәдрәсәи Максудия” шәкертләре “Беренче театр”ны Дүртөйлегә барып куя. Бу бистәдә “Икбал” дигән зур китапханә эшли. Ш. Бабич анда еш була, әтисендә, мәдрәсәдә булмаган китапларны шунда табып укый. Шул китапханә залларының берсендә куела да инде Г. Камалның атаклы комедиясе. Шәехзадә анда Хәмзә мулла ролен башкара; моның өчен әтисенең киемнәрен алып тора.
Бабичларның рухи дөньясын татар дөньясындагы мәдәни казанышлар белән бәйләп торган тагын бер кешене телгә алырга кирәктер. Ул – Орск шәһәрендә “Шәрекъ көтепханәсе” тот­кан Әхмәт Исхакый. 1916 елда үзенең “Китабеннас” әсәрендә Бабич аның хакында көлебрәк, әмма яратып яза:
Бик кинәт әткәй миңа:
“Ахмак икән Әхмәт, – диде, –
Һич китап килми “Шәрекъ”тан,
ичмасам, юк хат”, – диде.
Бу татар зыялысы, авылдан-авылга, шәһәрдән-шәһәргә йөреп, китап, календарь, гәзит-журнал таратып йөри, бер уңайдан Уфа – Казан юлында урнашкан Әсән авылында да кунып китә. Әлбәттә инде, ул Мөхәммәтзакир Бабичта туктала, аның белән озаклап гәпләшеп утыра. Тукай дигән шагыйрь хакында да ул сөйли, аның китапларын да алып кайтып бирә. Г. Исхакый пьесаларын да Бабичларга Әхмәт Исхакый биреп китә. Бервакыт ул Мөхәммәтзакир хәзрәтне Казанга чакыра, аны мәшһүр каладагы атаклы хәзрәтләр белән таныштырырга уйлый. Нәкъ менә шул вакытта Шәех-шәкерт атасының колагына килеп әйтә дә инде:
– Әткәй, мине дә ал әле, минем чын театр күрәсем килә, – ди ул.
Хәзрәт Казанга барганмы-юкмы – бу хакта төгәл генә хәбәрләр юк. Ә менә аның хәзерге Татарстан җиренә, бүгенге Саба районына кергән Тенеки авылына берничә тапкыр килүе билгеле. (Шул килүләрендә Мөхәммәт­закир Бабичевның, улы Шәехзадәне ияртеп, Казанга килеп китүе дә мөмкин). Тенеки авылында хәзрәтнең беренче хатыныннан (ул бик иртә вафат була) туган кызы Бибисара кияүдә була. Аның тарихы үзе әдәби әсәр сорап тора: Тенеки көмешчеләре Башкортстанда халыкка хезмәт күрсәтеп йөргәндә Бабичлар йортына да туктала, бераз шунда яшәп, абыстай белән кызларына көмеш йөзек-алкалар коялар. Менә шунда Тенеки көмешчесенең малае хәзрәтнең олы кызына гашыйк була. Кайтып киткәч, озак та тормый, ул сөйгәненең кулын сорап килә. Шулай Әсән белән Тенеки авыллары арасына сукмак салына. Бибисараның кызы Гамбәр апа белән мин якыннан аралашып яшәдем, аның архивында Мөхәммәтзакир хәзрәт төзегән, язган гыйльми хезмәтләр, тәфсирләр, дәреслекләр бар иде, Бабич кулы белән язылган берничә шигырь дә табылды.


* * *
Ләкин вакыты-вакыты белән “Бабич театры”на, гомумән, “Мәдрәсәи Максудия”га куркыныч янап алгалый. Күәш елгасының аргы ягына урнашкан Беренче мәхәлләгә караган Беренче кадим мәчет имамнары халыкка коткы таратучы бу “шайтан почмагы”ннан һич разый булмыйлар. Шәехзадәнең әнкәсе Бибисаҗидә – шул кадим якның Икенче кадим мәчете имамы Шиһабетдин хәзрәтнең яраткан кызы була. Мөхәммәтзакир чорында бу мәчетнең имамы һәм андагы кадим мәдрәсәнең мөдәррисе булып Шиһа­бетдиннең улы Фәтхлислам хәзрәт тора. Төрле ысул белән укытсалар да, бу ике гаилә арасында туганнарча мөнәсәбәтләр урнаша. Ә менә кадим якның Беренче мәхәлләсе белән “Мәдрәсәи Максудия” арасында укыту ысуллары сәбәпле һәм “Бабич театры” аркасында киеренке хәл килеп туа. Бу киеренкелек бигрәк тә кадимчеләр имамы Мөхәммәтһади хәзрәт үлгәч, аның урынына улы Мөхәммәткадыйр хәзрәт баш имам булып калгач көчәя, болай да киеренке мөнәсәбәтләр ачыктан-ачык дошманлашуга кадәр барып җитә.
Кадимчеләрнең астыртын эшләре аеруча 1904 елның Сабан туеннан соң халыкка мәгълүм була. Нәкъ шул Сабантуйда Мөхәммәтзакир хәзрәт дөнья хәлләре, яшәеш гаме, әхлакый сафлык турында вәгазь сөйли, халык уеннарын хуплый, халык җырларын башкаручыларга бүләкләр өләшә, ярлыларга хәер тарата. Хәзрәт шунда ук Урыс-япон сугышы хакында да сүз әйтә, японнар белән сугыш юньле­леккә илтмәячәген белдерә, моның сәбәбен (японнарның көчен) аларның мөселман диненә күчәргә җыену­ларында күрә.
Шулай итеп, мәдрәсәдәге “шайтан туе”на чик куя алмагач, кадимчеләр дошман якка сәяси яла яга. 1904 елның 16 октябрендә, Шәехзадәгә 9 яшь тулганда, Әсән кешесе, эчеп-исереп йөрүе белән дан алган Шиһабетдинов Хаммат дигән бер бәндә: “Мөхәммәтзакир хәзрәт сугышта Русиянең җиңелүен, японнарның җиңүен теләде”, – дип, губернаторның үзенә шикаять юллый. Кирәк кадәр шаһит табып, бу шикаятькә куллар куйдырта.


Октябрь ахырында өяз исправнигы Васильев Мөхәммәтзакир Бабичевны кулга ала, аннары Бөре шәһәренә төрмәгә илтеп яба. Моның белән генә чикләнмичә, кадимчеләр Мөхәммәт­закир хәзрәтнең “Указ”ын да алдырталар.
Ярдәмгә шул ук Дума депутаты, “трудовик” Сәхипзадә Максудов килә. Хәзрәт кулга алынганда ул читтә була. Кайтып төшү белән авыл меценаты үзенең бөтен көчен, таныш-белеш­ләрен, акчасын эшкә җигә. Ул иң элек үз исеменнән, шулай ук авыл халкы исеменнән дә, Мөхәммәтзакир Бабичевны яклап губернаторга мөрәҗәгать итә.
1905 елның башында хәзрәт авылга кайтып төшә, Указы да кире бирелә, ул гына да түгел, кадимчеләрнең үзләренә карата эш кузгатыла.
Ә “Бабич театры”нда яңа пьеса куелырга әзерләнә: ниндидер исерек бәндә (чынлыкта кадим мәхәллә имамы нәселе кешесе Хаммат) бер дуңгыз белән кочаклашып, акырып-бакырып җырлап йөри, йөри торгач, бераздан үзе дә дуңгызга әверелә…
Кадимчеләр барыбер тынычлана алмый. “Мөхәммәтзакир хәзрәт Әлик­сәндер Пушкинны укыта… Театр уйнатып халыкны боза… Хәзрәтләрдән көлә… Мәхдүмне тыймый…” – дип сүз тараталар. Бөтен Русия А. С. Пушкинның 100 еллыгын билгеләп кенә үткән еллар бу. Әсән мәдрәсә­сендә дә Пушкин турында зурлап сөйләүче хәлфәләр табыла.
Җәдитчеләр өстендә тагын болытлар куера. Әсәнгә тирә-яктагы авыллардан кадим муллалар җыела башлый. Алар, Мөхәммәтзакир хәзрәт белән Максудовка протест белдереп, мир җыены җыймакчы була. Ләкин тройкасы белән Дүртөйледән килеп җиткән С. Максудовның: “Муллалар, таралышыгыз!” – дигән тавышын ишетү белән тизрәк кайтып китү ягын карыйлар.
Шул көнне үк Шәехзадә яңа тамаша күрсәтә. Бу юлы ул сәхнәдә Газазил-Иблис тарихын уйный. Бөтен хәлфә-шәкерт каршында Аллаһка буйсынмаган Газазилне, Иблис итеп, утлы ташлар ата-ата гөнаһлы җиргә куалар… Җиргә төшкән Иблис үзенең сакалын йолкып, һәр төкне аргы як кадим муллаларга өләшеп чыга. Теге рухани затлар шундук мәхлук бәндә­ләргә әвереләләр, үзләре үк кәмит куеп, такмак укып, кеше көлдереп йөри башлыйлар.
Соңыннан бу сюжетны шагыйрь “Газазил” (1916) поэмасында куллана.
Ш. Бабичның шагыйрьлеккә, бөеклеккә юлы шушы тарихи вакыйгалардан башланып китмәде микән?


* * *
Шәхеслек, бөеклек, минемчә, кешенең иң беренче сәфәрләреннән, дөнья юлларыннан, бу юллардагы сынаулардан да башлана.
Ш. Бабич 1910 елның язында “Мәдрәсәи Максудия”ны тәмамлап чыга. Булачак шагыйрьнең җаны авылга гына сыеша алмый, хәтта мандолинасы да, җыр да, театр да аның тынгысыз күңеленә юаныч биреп бетерә алмый. Һәм менә ул, абыйсы Фәтхелкадыйр белән бергә әткәсенең туган җире Кыйгазытамак авылында балаларга сабак бирү күнекмәләре алгач, 1910 елның май башларында, атасы хәзрәтнең фатыйхасын алып, күрше авылдагы Зәки шәкерткә ияреп, ерак казах далаларына мүлдәкәлек (укытучылык) итәргә чыгып китә. Максаты – казах далаларында балалар укытып, акча эшләп алгач, Уфа, Ырынбур мәдрәсәләренең берсенә укырга керү!


Зәки бик уңай юлдаш була. Ул Шәехзадәдән өлкәнрәк, юлны, телне яхшы белә... Шулай итеп, Шәехзадә, май аеның кояшлы бер көнендә бер кулына – китаплар белән шыплап тул­ган кәрзинен, икенче кулына канатлы мандолинасын тотып, Казах­станның Тургай өлкәсенә кергән Дүсәнбай авылына килеп төшә һәм Мортаза исемле, заманы өчен укымышлы гына сәүдәгәрдә туктала. Бу кешене “Мортаза хаҗи” дип йөртәләр, кайбер хәбәрләргә караганда, ул Дүсәнбай авылы старостасы вазыйфасын да башкарган.
Ш. Бабич, килеп төшү белән кечкенә алачыкта балалар укытырга керешә. Ул вакытта казах ягында балалар мәктәпкә җәй айларында йөри. Чөнки мөгаллим-мүлдәкәләрнең күбесе җәйге яллары вакытында укытырга килгән, кышын гомер кичерерлек акча эшләргә ниятләгән татар хәлфәләре, татар шәкертләре була.
Хәреф таныган, дини йоланы башкара белгән муллаларга да кытлык. Шәехзадә бер үк вакытта мулла вазыйфаларын да башкарырга тиеш була.
Ләкин 15 яшьлек мулла үзен бик сәер тота. Ул, кул кушырып, дога кылып кына утырмый, бик теләп гади халык белән аралаша, мәкаль-әйтемнәр җыя, күңелле йола уеннарында катнаша, үзе тамашалар оештыра, концертлар куя, шигырь-үләңнәр яза...


Үләңнәрен көйли-көйли, Шәехзадә мәшһүр казах шагыйре Абай Кунан­баевның иҗатын үз итә, аны яратып күңеленә ала, соңыннан да, кыска гына гомерендә, Абайны үзенең рухи остазлары рәтенә куя. “Хаҗи бу көннәрдә Ырынбурдан “Кырык мисал”ны алдырып, соңрак Кызылъярдан “Ибраһим Кунанбай үләңдәрен” алдырды, – дип яза шагыйрь казахлар арасында яшәгәндә алып барган көндәлекләрендә. – Мин әүвәл “Кырык мисал”ны яратып укыдыгым кеби, Байтырсынга күңелемне Кунанбайдан артык вә ихлас бәйләгән идем, ләкин соңга таба Кунанбайның үләңендә фәсәхәт вә ләззәт табып, аны татарның Тукае, гарәпнең Имрәл-кайсе дәрәҗәсенә мендердем...”
Бабич казахлар арасында яшә­гәндә кечкенәдән җырлап, көйләп үскән татар, башкорт җырларын да онытмый, туган илен сагынган чагында нәкъ менә шул таныш җырларны көйләп утыра ул. Бераздан әлеге таныш көйләргә үзе дә җыр-шигырьләр язып, чәчәннәр кебек көйләп йөри башлый. Аның Дүсәнбай авылында төзи башлаган “Кулъязма шигырьләр” җыен­тыгында халык көйләренә язылган шигъри язмалар байтак.


Шәехзадә белән барган Зәки дә кайдадыр күрше авылларның берсендә генә мүлдәкәлек, муллалык итә. Зәки – оста җырчы, гармунчы. Бабич белән Зәкинең очрашуы Дүсәнбайда үзеннән-үзе бәйрәмгә, тамашага әверелеп китә. Аларның кызып-кызып уйнавын, җырлавын ишетеп, кешеләр җыела башлый, шул арада мәйдан ачыла, ике татар шәкертенә казах акыннары һәм чәчәннәре килеп кушыла...
Казахлар Бабичны, яратып, “койкы колак мулла” дип йөртә. Шәехзадәнең тырпаеп торган колагына ишарә инде бу. Менә шул “койкы колак мулла” көне-төне эштән башлары чыкмаган казахларның тормышын ямьләп, җанландырып җибәрә. Бик еш кына тирә-яктан укымышлы казахлар җыела, алар тормыш, галәм хакында гәп корганнан соң, озын кич буе җырлашып, үләң әйтешеп утыралар. Аларга Бабич та катнашып китә, бу бәйгеләрдә еш кына аларны җиңә дә. Ул бу гадәтен “Галия”дә укыганда да ташламый, анда да импровиза­циядә аңа җитүче булмый...
Казах далалары Бабичны өр-яңадан ача – ул ныклап шигърият белән мавыга башлый, такмакларын ташлап, җитди шигырьләр, парчалар, эпиграммалар язуга күчә. Тиздән бу шөгыль аның гомерлек миссиясенә, максатына, язмышына әверелә...

Галимҗан Гыйльманов,
әдәбият галиме.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: