Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 80 ел үтсә дә, ул салган яралар төзәлми. Әйе, анда катнашкан ветераннарыбыз инде бармак белән санарлык кына калды, балаларыбыз да бу вакыйгаларны китаплардан укып, фильмнардан карап, безнең сөйләүләрдән генә белә. Шулай булса да, илдә яшәүче һәркем бу сугышның аның гаиләсенә никадәр кайгы алып килгәнен яхшы аңлый...
Нинди генә гасырда, нинди генә вакытта яшәсә дә, язучы һәм журналист илдә барган хәл-вакыйгаларга тыныч карый алмый. Аларның һәр язмасы шул чорда яшәүчеләрнең хәлен сурәтли. “Кызыл таң” гәзите редакциясендә дә бу шулай булган. Әйе, бездә эшләгән журналистлар дошманга каләм белән дә, корал белән дә каршы торган...
Совет властенә дүрт ел тулган көндә – 1921 елның 7 ноябрендә хәзерге Бакалы районының Ахман авылында хәлле крестьян рәтендә йөргән Василий Петрович белән Анна Васильевна гаиләсендә Николай исемле малай туа. Колхозлар оештырылган елда, Асанбаевларны кулак дип санап, йорт-кураларын тартып алалар. Сөргенгә озатылган мәлдә Василий Петровичның йөрәге ярылып үлә. Шулай итеп, дүртенче сыйныфны гына тәмамлаган Коляга мәктәп ишекләре ябыла. Ул бик нык җитдиләнә. Юанычны Һади Такташ, Галимҗан Ибраһимов әсәрләрен укып таба.
Минзәлә театры авылда Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектаклен күрсәткәч, үсмернең иңнәренә канат үскәндәй була. Өстәвенә, Уфадан Исмәгыйль дигән кеше Бакалыда театр оештыра, сәхнәдә уйнарлык егетләр, кызлар эзләп, Ахманга килеп чыга. Аның янына Коляны чакырып китерәләр һәм суфлер итеп эшкә алалар. “Автор”, “драматург” дигән сүзләрне үсмер беренче тапкыр шунда ишетә. Арытаба аңа “Галиябану” пьесасын әзерләгәндә режиссер вазыйфасын да үтәргә туры килә. Шунда үзе дә керәшеннәр тормышыннан, чик сакчылары һәм шпионнар белән бәйле вакыйгалар сурәтләнгән пьесалар яза.
Малайның әнисе шундый хәлдә дә күмәк хуҗалыкка ярдәмләшеп яши. Бераздан Коляга да “Ахман авылы гражданы” дигән белешмә бирәләр һәм ул Мостафа авылында бишенче сыйныфка укырга керә. Апасы Куергазы районына кияүгә чыккач, әнисе белән малай да шунда күчеп килә. Бер авыз урысча белмәгән малай район үзәге Ермолаевкада укый башлый. Аннары язмыш Яңа Муса дигән башкорт авылына китерә. Баязит Бикбай, Сәгыйть Агиш, Рәшит Нигъмәти кебек башкорт әдипләренең иҗаты аның рухи дөньясын баета. Үзе дә шигырьләр язып, Уфага “Яшь төзүче” гәзитенә җибәрә, кайберләре басылып та чыга.
1938 елда Бакалыга кайткан егетнең Казанга укырга китү нияте гамәлгә ашмый. Уфага җәяүләп килеп, финанс техникумына укырга керә. Тик әдәбиятка көннән-көн ныграк тартылу үзенекен итә һәм ул бер елдан педагогия институтында укый башлый. Каләм тибрәтүче яшьләргә Язучылар берлеге акчалата ярдәм күрсәтә, хәтта. Николай аннан бирелгән акчага яхшы пальто алып кия. Тагын бер елдан, читтән торып белем алуга күчеп, Ярмәкәйгә татар теле һәм әдәбияты укытырга китә. Анда да озак эшләргә насыйп булмый – армиягә алына.
Хәрби хезмәткә ул Амур елгасы буендагы Благовещен шәһәрендә укчылар дивизиясенә эләгә. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка ашкына. Хәрби кадрлар турында алдан хәстәрлек күреп, аны Рязань артиллерия училищесына укырга җибәрәләр. Ярты елдан соң барыбер фронтка китү теләгенә ирешә. Мәскәү, Калинин, Воронеж, Брянск, Беренче Балтыйк буе фронтларында сугыша. 21 яшендә капитан дәрәҗәсенә ирешкән Николай Асанбаев взводка һәм батареягә командалык итә.
Дүрт ел эчендә үлем белән янаган меңнәрчә хәвеф-хәтәрне кичерә, өч тапкыр һәлак була яза. Батареядән берүзе генә исән калган чаклар да була. Шундый бер очрак турында ярты гасыр үткәч “Яралы язмыш” дигән драмасында бәян итә. Әсәрнең уңышлы презентациясеннән соң ул журналистларга түбәндәгеләрне сөйли: “1941 елның декабреннән 1943 елның октябренә кадәр танкка каршы батареягә җитәкчелек иттем. Ел ярымда немецларның 112 танкын яндырдык. Югарыдагы командирлар миңа Советлар Союзы Герое исеме бирүне юлларга булды. Әмма “Смерш” дигән оешма килеп тыгылды. “Яугирләрең һәлак булган, син исән калгансың, димәк, туган илгә хыянәт иткәнсең”, дип фикер йөртте алар. Хөкем карарын көтеп, кырык биш көн төрмәдә утырдым. Бәхеткә, тиешле органнар безнең ничек сугышканны җентекләп тикшергән, гаделлек тантана итте, тартып алынган званиене дә, бүләкләрне дә кире кайтардылар. Яңа батарея бирделәр. Шулай итеп, “Яралы язмыш” драмасында чын хәлләр тасвирлана, аның төп герое – мин үзем”.
Сугыш тәмамланганда аның күкрәген инде ике “Кызыл Йолдыз”, “Ватан сугышы” орденнары, “Батырлык өчен” медале бизи. Шул ук елда туган якка кайтып, электән танышкан Авыргазы районының Балыклыкүл авылы кызы Наилә Ваһаповага өйләнеп, аны хәрби хезмәте дәвам иткән частька алып китә. Әйткәндәй, алар 60 елдан артык бәхетле гомер кичерде, ике кыз, бер ул үстерде.
Чая һәм белемле офицер Николай Асанбаевны армия үз сафларыннан җибәрергә ашыкмый. Башлап язучы шул ук вакытта әдәбиятта да ярыйсы уңышларга ирешә. Дөрес, аның хезмәте Уфада дәвам итә, Наиләсе педагогия институтында укый. 1946 елның көзендә бер очрашканда Мостай Кәрим аңа Язучылар берлеге, Мәгариф министрлыгы һәм ВЛКСМ өлкә комитетының балалар өчен әсәрләргә ябык конкурс игълан итүе турында әйтә. Ике көн эчендә “Кәрим” дигән хикәя язып, анда ул икенче урынны ала. Ә беренче урынга билгеле язучы Хәсән Мохтар лаек була. Күренекле әдип Баязит Бикбай да уенлы-чынлы: “Син, Николай, туда-сюда йөрмә, икенең берсен сайла: я генерал, я язучы бул”,– ди.
“Кызыл таң”га аны мөхәррир урынбасары, бер үк вакытта пропаганда бүлеге мөдире Рәҗәп Хәйруллин янына әдәби хезмәткәр итеп алалар. Журналистикадагы тәүге остазы – ачык йөзле, нечкә күңелле, ярдәмчел, гадел бу кеше белән гөрләтеп эшләп китәләр. Асанбаев әзерләгән материалларны Хәйруллин җентекләп карап чыга, шарты килеп бетмәсә: “Кара аны, егет, материалыңны кара тактага эләм бит”, – дип дусларча бармак яный. Николай погонсыз йөрсә дә, үзен һаман капитан итеп тоя, амбициясе көчле була.
Эшкә тизрәк өйрәнеп китү максатында ул ял көннәрендә дә күп вакыт редакциядә утыра. ТАССтан килгән сәяси язмаларны пропаганда бүлегенә бирәләр. Шулай итеп ул тәрҗемә серләренә өйрәнә, сүзлекләрдә, гәзит төпләмәләрендә казына.
1950 елның җәе. Бу вакытта инде Нәҗип белән Наиләнең өч яшьлек баласы да була. Шунда хәрби часть торагы, дип, алар яшәгән фатирны бушатуны таләп итәләр. Редакциянең дә бүгеннән фатир бирү мөмкинлеге юк. Шундый көннәрдә “Совет Башкортостаны” гәзитенең Октябрьский шәһәрендәге үз хәбәрчесе Тимер Арслан Уфага килеп төшә. “Әйдә минем белән, “Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе булып эшләр-
сең”, – ди. Асанбаев бу тәкъдимнән кабынып китә. “Әлбәттә, торак мәсьәләсе шунда ук хәл ителәчәк. Бу күченү иҗатка да файда китерер. Язучы булам дип армиядән киттем. “Кәрим” хикәясеннән соң нәрсә генә яздым соң? Иҗат бармый. Тормышны белмим мин. Авылны онытканмын, шәһәр ят миңа”,– дип уйлана Нәҗип.
Яңа үз хәбәрче буровойлардан, промыселлардан кайтып керми. Тормышны өйрәнеп, 1952 елда бер-бер артлы “Бораулаучылар”, “Якты нурлар”, “Күбәләк”, “Минем героем” дигән хикәяләр язып, барысын да “Әдәби Башкортостан” журналында бастыра. Тагын ике елдан китап нәшриятында “Якты нурлар” дигән җыентыгы дөнья күрә.
Николай Асанбаев Октябрьскийда эшләгән 1950-53 елларда, дистәләгән авторны үзе тирәсенә туплап, “Кызыл таң”га җитди темаларга мәкаләләр язу эшенә җәлеп итә. Язучылар, драма артистлары белән аралаша. Мәшһүр сәхнә остасы Хөсәен Кудашев киңәше белән язылган “Безгә егетләр килде” комедиясен олы талант иясе Шәүрә Мортазина сәхнәләштерә. Ләкин бер уңайсызлык килеп чыга: авторның афишадагы исеменә карап, бу әсәр урысчадан тәрҗемә дип уйлап, халык билет алырга ашыкмый икән. “Коля, давай без сине бүгеннән сөннәткә утыртабыз”, – ди данлыклы актер Әмин Зөбәеров.– Бүгеннән башлап син Нәҗип Вилдан улы буласың!” Шул көннән әдәбият, драматургия мәйданында Нәҗип Асанбаев дигән исем пәйда була. Аңлашыла инде, моның өчен туганнары, якташлары аңа озак еллар ачуланып та йөри.
Соңрак Нәҗип Асанбаев – “Рәйсә”, аннары “Фәйзи” пьесаларын яза. Әлеге спектакльләр халык арасында зур популярлык яулый.
Нәҗип Асанбаев 1959 елда, журналистика белән хушлашып, Сәлават башкорт дәүләт драма театры директоры итеп тәгаенләнә. Соңрак аны академия театры директоры итеп тә үрләтәләр.
Данлыклы якташыбызның “Кеше бәхете өчен”, “Су юлы”, “Зәйтүнгөл” һәм башка пьесалары сәхнәләштерелде. “Кызыл паша” драмасы исә аның иҗатын яңа биеклеккә күтәрде.
Кечкенә проблемалар күтәрелгән һәм аларны хәл итү юллары күрсәтелгән публицистик әсәрләренең кайберләре буенча “Кызыл таң” битләрендә ел буе фикер алышу барган чаклар да булды. Менә шундый материаллары өчен Нәҗип Асанбаевка ике ел рәттән “Кызыл таң” гәзите лауреаты” исеме бирелде. Редакция аны, бик күп гәзит укучылар теләген исәпкә алып, ике тапкыр “Ел кешесе” дип атады.
Башкортстанның халык язучысы, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Салават Юлаев һәм Дуслык орденнары кавалеры Нәҗип Асанбаев 2013 елның 28 мартында 92нче яшендә вафат булды.
Әйе әлеге шәхес әдәбиятны, драматургияне үстерүгә зур өлеш кертте. Шулай ук аның илебезне дошманнан азат итүдәге батырлыкларын, тынычлык өчен көрәшүен дә билгеләргә кирәк. Ә без – “Кызыл таң”чылар исә, аның белән горурланабыз. Менә шундый, халыкныкы, үзебезнеке ул Нәҗип Асанбаев.
Гөлия Гәрәева.