+5 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
22 февраль , 08:45

Тик син генә

Илнур тагын аңа шалтыратты:– Джон... – Дулкынлануы аның тавышына ук чыккан иде. – Мин... Мин бөтен нәрсәне дә хәтерлим.– Нәрсә? Бөтен нәрсәне дә? – Джонның тавышында да дулкынлану, хәтта бераз курку ишетелгәндәй тоелды. – Төгәлрәк әйт әле, син нәрсәләрне хәтерлисең?

Тик син генә
Тик син генә

– Бөтен нәрсәне дә!

– Моның булуы мөмкин түгел! – диде Джон һәм кинәт тукталып калды. Бераз тын торды, аннары дулкынлануы бетмәгән тавыш белән дәвам итте. – Аңлатып сөйлә әле.

Илнур сулышын тәртипкә китерде, уйларын бер җепкә тезәргә тырышты, шуннан соң гына сүз башлады:

– Мин бөтен нәрсәне дә хәтер-
лим, – диде ул һәм, үзенең һаман шул бер сүзне кабатлавын сизеп, тезеп китте. – Ләйлә белән йөргән вакытларның һәр мизгелен, бөтен нечкәлекләре белән. Мәктәптә укыган чакларны, институтта үткәргән мизгелләрне... Паркта кыйналып аунап ятканда синең ничек килеп җитүеңне, коллекторлардан коткарган вакы­тыңны... Барысын, барысын хәтерлим.

– Шуннан? – дип түземсезләнде Джон. – Кыскарак сөйлә инде!

– Мин төзелештә эшләгән вакытымны гына төгәл хәтерли алмыйм. Нәрсә төзедек, кемнәр белән эшләдек, нинди киемдә идек, кайларда нәрсә ашадык... Кыскасы, мин боларның берсен дә искә төшерә алмыйм.

Джон ничектер җиңеләеп калды бугай, кычкырып көлеп җибәрде. Тавышы да күтәренке иде:

– Һәй, сантый! Һаман шуның белән баш катырасыңмыни әле?! Үтәчәк бөтенесе дә.

Тик Илнурның тавышы шомлы иде:
– Син аңламадың, Джон, – диде ул, авыр сулап. – Әгәр барысына да талчыгу сәбәпче булса, мин бер­нәрсәне дә төгәл хәтерләмәскә тиеш булыр идем. Мәктәп елларын да, сине дә... Ә монда алай түгел. Теге кинодагы шикелле... Хәтерлисеңме? “Тут помню, а тут не помню”.

– Шулай шул... Анысы бик дөрес... – Джонның тирән уйда икәне тавышыннан ук сизелә иде, ул озак кына дәшми торды да кинәт нәрсәнедер исенә төшерде. – Карале, безнең бер егет белән дә шундый хәл булган иде бит... Нык яшерен объектта эшләгән­лектән, ниндидер чаралар белән аның хәтерен вакытлыча томалап торган булганнар. Бер айдан узды.
– Бер айдан?

– Әйе. Син борчылма, үтә торган нәрсә бу! – Джонның көлгәне ишетелде. – Яшәргә бик комачауламый торгандыр бит?

Илнур да елмайды:
– Юк, анысы... Тик кайвакыт гаҗәпкә генә калдыра... – Илнур бер мәлгә икеләнеп торды да әйтергә булды. – Без Ләйлә белән очраштык...
– Шуннан?
– Денис моны сизеп калды да мине кыйнау өчен биш егетне җибәрде. Әзмәверләр. Һәм мин аларның барысын да мизгел эчендә җиргә сыладым.

Джонның көлгәне ишетелде:
– Маладис!
– Шулай анысы... Тик мин бу дәрәҗәдә сугыша белми идем... Әллә нинди үзем белмәгән алымнар кулландым...
– Нәрсә? – Джонның тавышы бераз сәеррәк ишетелде, ул бер мәлгә тынып торды. – Үзең белмәгән алымнар? Бала-чага булма инде, Илнур. Бу – үз-үзеңне саклау инстинкты дип ата-ла. Йөзә белмәгән кешене суга ыргытсаң, ул чәбәләнә-чәбәләнә дә иң кирәкле хәрәкәтләрне үзе уйлап таба һәм йөзеп китә. Монда да шул ук хәл бит инде. Әзмәвердәй биш егеттән кыйналасың килмәгәч, син дә нәрсәдер маташ­тыргансың.

Илнур, үзен бер дә юкка чәүчә­ләкләнүче бала сыманрак тоеп, гарьләнеп куйды. Башыңда ниндидер таракан уянган саен болай кылана башласаң, акылдан язуың да бар.
– Борчылма, барысы да яхшы булачак!
– Рәхмәт, Джон, тынычландыр-
дың, – дип елмайды Илнур. – Кайчагында мин сабый бала кебек инде... Гафу ит...
– Ярый. – Джон да елмайды бугай. – Син дә тынычландырдың. Әле мин җитди проблема бармы әллә дип борчылган идем. Ярый... Ә-ә-ә... Бүген өеңдә кун әле син. Иртән, бәлки, күрешербез.
23

Джон белән сөйләшкәч, тынычлангандай булса да бу халәте озакка җитмәде. Паркка барып, тирга керү белән күңелен тагын шик биләп алды. Илнур мылтык күргән кеше иде, әлбәттә, яхшы гына ата иде. Яхшы ата иде ул. Ләкин бу дәрәҗәдә үк түгел.

Башта күнегелгән җиңеллек белән бер-бер артлы торган хәрәкәтсез мишеньнәрне кыйратып чыкты. Аннан соң каядыр йөгерә торган кечкенә калай җәнлекләрне пыр туздырды. Моңа хәтта тирда эшләүче абзый да гаҗәпләнде:

– Ай-һай, егет! – дип тел шартлатты ул. – Син хәтта төзәп тә тормыйсың бугай. Кайда остардың шулхәтле?
Илнур иңнәрен генә җыерып куйды. Үзенең мәргәнлеге, тир хуҗасының сүзләре аңа горурлык өстәде. Тагын бераз атты да кочак тулы бүләк күтәреп ары китте. Парк буйлап болай бару уңайсыз, ә бу уенчыкларның берсе дә аңа кирәк түгел иде. Карусель янына җыелган бала-чагалар янына җиткәч, ул аларны өләшеп чыкты. Мондый көтелмәгән бүләктән сабый­ларның түбәсе күккә тиде:

– Зур рәхмәт Сезгә, абый!
– Рәхмәт!

Сүзләрдән бигрәк аларның самими, саф тавышлары, күзләрендә балкыган ихлас шатлык нурлары җанга ләззәт булып ягылды. Сабыйларны сөендерә алуына үзе дә шатланып озак кына атлады Илнур. Кешеләрне шатландыра алу зур бәхет инде, бер карасаң. Әнә бит, Ходай Тәгалә дә күпме куаныч бирә адәм баласына... Кешеләр шатланган саен ул да сөенәдер, аңа да рәхәт буладыр, шуңа күрә ул мәңге яшидер дә.
Парк капкасын узып, тукталышка атлаганда гына күңелендә нәрсәдер “кылт” итеп куйды. Илнур хәтта тукталып калды. Аптыраулы карашларын тирә-якка йөгертте. Өнме соң бу? Төш кенә түгелме?

Өн иде. Тротуар буйлап кешеләр каядыр ашыга, кемнәрдер үз уйларына чумган, кемнәрдер телефонга тө­бәлгән, берсенең дә тирә-якта гаме юк – күзеңә карый-карый килсәләр дә күрмичә узып китәләр. Моннан да чын­рак өннең булуы мөмкин түгел иде.

Ләкин Илнурны сискәндергән нәрсә бүтән иде. Тир! Тирда ул берни уйламыйча, ничектер автоматик рәвештә бөтен мишеньнәрне кыйратып чыкты. Ул әйбәт ата иде. Әмма башта төзәп тора, сулышын тәртипкә китерә... Ә бу юлы ул ату өчен махсус эшләнгән робот шикелле кыланды. Ату аның канына сеңгән, ана сөте белән дә, тана сөте белән дә кергән шөгыль кебек иде.
Һәм шундук Ләйлә белән күрешкән­нәреннән соң аны акылга утыртырга килгән егетләрне мизгел эчендә сузып салганын искә төшерде. Бу ике күренешне янәшә куйгач, хәтта куркыныч булып китте. Мактану теләге ничек кенә борын чөяргә тырышып йөрмәсен, бу бик сәер күренеш – Илнур бу дәрәҗәдә сугыша да, ата да белгән кеше түгел иде. Шундый җиңел генә эшләнә торган сугыш алымнарын аның үзләштергәне юк, хәтта барлыгын да белми иде. Мылтыктан ату серләренә дә бу кадәр тирән керә алганы юк. Әмма ул барысын да эшләде.

Төзелештән кайткач, ул үзенең беркадәр үзгәрүен үзе дә сизә иде. Сабыррак булып калдымы соң шунда, уй-фикерләре талгынракка әйлән­деме... Тормышка карашы да бераз аруланды бугай. Моны ул ярлылыктан котылу белән бәйли иде. Акчаң җитәрлек булып, теләгәнеңне эшли алгач, бик зарланып бармыйсың бит инде. Иркенлектә яшәгәч, үзең дә киң күңеллерәк буласың.
Тик мәсьәлә анда гына түгел бугай. Сугышканда һәм атканда ул бөтенләй башка кешегә әверелә, аның һәр хәрәкәте җиренә җиткерелгән була. Тагын нәрсәләр белә икән ул? Нинди өлкәләрдә югары дәрәҗәдәге осталык күрсәтә ала икән? Боларны тик торганнан гына тикшереп карау мөм­кинлеге юк, һәркайсы үз вакыты белән ачылачак иде. Вакыт... “Вакыт” дигәндә күңеленең бер почмагында нәрсәдер ачылып-ябылгандай булды. Тик бу төнге яшен яктысында күренеп калган кара шәүләләр сыман гына иде. Берни аңларлык түгел.
Хәтерләргә кирәк иде.

Төзелеш... Джон аны перронда озатып калдым, ди. Нинди поезд иде ул? Кайсы якка бара? Нинди купега утырды? Анда кемнәр бар иде? Кайсы станциядә төштеләр? Кемнәр каршы алды? Эшкә урнашу барышы ничек булды? Кайда яшәде? Шайтан алгыры! Сораулар шулкадәр күп, ә берсенә бер төгәл җавап юк.
Хәтер ишекләре бикле иде. Илнур үзен, чынлап та, бер бүлмәдән икенчесенә ишек шакып йөргән кеше кебек тойды. Тик ишекләр хәрәкәтсез калды, эчке яктан да җавап бирүче булмады.

Аптырагач, ул тибәргә, бөтен авырлыгын салып этәргә тырышты. Файда юк. Бу ишекләрне нәрсә беләндер ватарга, яки ниндидер хәйлә уйлап табарга кирәк иде. Тик ул бер чара да таба алмады.

Джонга кабат шалтыратырга кыенсынды. Бәлки, ул берәр чара таба алыр иде, чөнки аның башы да йомры, тәҗрибәсе дә зур. Һәрбер катлаулы хәлдән чыга белә. Тик адым саен аны борчып, эшеннән бүлү дөрес тоелмады. Әйтте бит инде, сабыр ит, борчылма, беркадәр вакыттан соң барысы да узачак, дип. Шулай булгач, аңа шалтыратудан да файда булмаячактыр. Тагын шул ук сүзләрен кабатлар да тынычландырырга тырышыр.

Бәлки, чынлап та, тынычланырга кирәктер? Әгәр Илнур белән үзгәреш булган икән, начар якка үзгәрмәгән бит. Ир-егет өчен иң кирәкле һөнәр­ләрне үзләштергән. Шулай булгач, әллә ниләр уйламыйча гына үз тормышың белән яшәргә кирәк. Тыныч кына. Ә бераздан барысы да хәл ителер.
Урам буйлап озак кына йөрде дә күз бәйләнә башлагач кына кайтып керде. Әтисе гәзит укып утыра. Әнисе өй җыештырып йөри, уенлы-чынлы тавыш белән кемнедер тирги.

– Нәрсә булды? – дип сорады Илнур. – Тавышың әллә кайдан ишетелеп тора.
Әнисе алъяпкычына кулын сөртеп алды да туалетка ымлады:

– Бар әле, бачогын ачып кара... – диде ул, шелтәле елмаеп. – Әтиең консерва банкасы яшереп куйган. Аракысы да булгандыр инде аның, анысын алып эчкән дә монысын оныткан.
Әтисе гәзитен ташламыйча гына әйтеп куйды:

– Мин куймадым аны. Үзең беләсең, эчмәгәнгә дә хәтсез була.

Марат Кәбиров.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: