Быел Русиядә Ватанны саклаучылар елы һәм Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы игълан ителде. Шулай ук быел без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләячәкбез. Шушы уңайдан Бакалы районының Катай авылында уңышлы эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы урындагы китапханәдә “Халкыбыз батырлыгы – мәңгелек” дигән бик күркәм чара оештырды, ул башыннан ахырына кадәр патриотик рух белән сугарылган иде.
Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасының Катай бүлекчәсе 2018 елдан бирле эшләп килә. Аңа урындагы китапханә хезмәткәре Гөлсинә Шәмсетдинова җитәкчелек итә. Иҗтимагый оешма шушы авылның җыр-моңга әвәс, кул эшләренә оста булган һәм зур тырышлык күрсәтеп, милләтебез киләчәге өчен янып-көеп эшләүче сигез хатын-кызны берләштерә. Алар “Умырзая” татар фольклор ансамбле дә оештырган. Иң мөһиме –урындагы “Ромашка” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре аларның канаты астына сыенып, туган телдә матур итеп сөйләшергә өйрәнә, туган халкының гореф-гадәтләре, йолалары белән таныша. “Ак калфак”лылар, шулай ук, мәктәп укучыларын да үзләре оештырган һәрбер чарага җәлеп итә. “Халкыбыз батырлыгы – мәңгелек” дигән кичә дә шуның ачык бер мисалы булды.
– Без – сугыш һәм тыл ветераннары белән күрешеп, аралашып үскән буын. Бүгенге яшьләр моннан мәхрүм, чөнки Бөек Ватан сугышы ветераннары безнең арада юк инде. Ничек кенә булмасын, бу Бөек Җиңүнең нинди авырлыклар белән яулануын беркем дә онытырга тиеш түгел, – диде китапханәче Гөлсинә Әнис кызы.
Шулай ук чараны алып баручылар милләтебезнең батыр уллары – Муса Җәлил һәм Фатих Кәримнең тормыш һәм иҗат юлы, батырлыклары турында бәян итте, ә укучылар аларның шигырьләрен яттан сөйләде.
Катай авылыннан Бөек Ватан сугышына 600гә якын кеше киткән, аларның яртысыннан күбесенә туган якларына әйләнеп кайту насыйп булмый: 270е илебез азатлыгы өчен батырларча һәлак була, 60 яугир хәбәрсез югала. Җиңү яулап кайтучылар арасында данлыклы авылдашлары да бар – бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән Хәләф Имамов. Катайлылар легендар разведчикны яхшы белә, ә менә кунаклар аның батырлыклары турында зур кызыксыну белән тыңлады. “Хәләф разведкага китсә, ул сыңарлап түгел, көянтәләп кайта”, – дип шаярткан хәрби иптәшләре. Хәрби бурычларын үтәгәндә ул, гадәттә, берьюлы икешәр фашистны әсирлеккә алып кайта торган булган”, – диде алып баручы, авылдашының батырлыклары турында сөйләгәндә.
Бүген дә Катай авылының ир-егетләре, ата-бабаларының йолаларына тугры калып, махсус хәрби операция башлану белән илебез сагына баскан. Кызганычка каршы, сугыш югалтуларсыз булмый: ике егет батырларча һәлак булган. Авылдашлары аларны онытмый, истәлекләрен мәңгеләштерү буенча зур эш алып бара. Авыл халкы, шул исәптән ак калфаклы ханымнар да, махсус хәрби операциядә катнашучы якташ-яугирләргә зур ярдәм күрсәтә. Акча җыеп, солдатларга барлык кирәкле әйберләр алып озаталар, җылы киемнәр хәзерлиләр, оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, окоп шәмнәре ясыйлар. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар һәм бу эшчәнлек бер минутка да тукталмый. Ә мәктәп укучылары җылы эчтәлекле хатлар язып сала, алар исә солдатларның рухын күтәрү өчен аеруча мөһим. Егетләрдән җавап булып рәхмәт сүзләре килә. Ул хатларны саклап кына куен кесәләрендә йөртүләрен әйтәләр. Әлеге чарада балалар солдат абыйларына язган хатларны укып ишеттерде. Аларның һәрберсендә искиткеч җылы сүзләр, изге теләкләр урын алган һәм, иң мөһиме, җиңүгә зур ышаныч белән язылган.
Әйе, бүгенге көндә барыбыз да бер теләк белән яшибез: җир йөзендә тынычлык урнашсын, махсус хәрби операция тизрәк Җиңү белән тәмамланып, яугирләребез исән-имин туган якларына, гаиләләренә әйләнеп кайтсын. Чарада катнашкан кунаклар: Башкортстандагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Люция Вафина, әлеге оешманың Уфа, Илеш һәм Бакалы районнары бүлекчәләре җитәкчеләре һәм актив әгъзалары, “Башкортстан татарлары конгрессы”ның Бакалы районы бүлекчәсе рәисе Илнур Гыйззәтуллин, Яңа Катай авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Садыйков, Бакалы телевидениесе директоры Ильяс Шәйгарданов һәм башкалар үзләренең чыгышларын шундый теләкләр белән тәмамлады, бүгенге көндә яугирләргә ярдәм итү эше ничек оештырылуы турында сөйләп, аны тагын да активлаштырырга кирәклеген ассызыклады.
Катай авылы китапханәсендә узган бу чара бик бай эчтәлекле килеп чыкты, батыр милләттәшләр һәм якташлар турындагы чыгышлары патриотик җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Шулай ук укучылар батырлык турында бик күп мәкаль һәм әйтемнәр дә белүен күрсәтте. Ватанпәрвәрлек темасына оештырылган әңгәмәдә укучылар актив катнашып, үзләренең чын патриот булуын раслады: алар туган илен, туган телен яратып, хөрмәт итеп үсә. Өлкәннәр белән берлектә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел” җырын да зур горурлык хисе белән башкардылар.
Гомумән, бу чара яшь буынны патриотик тәрбияләүдә мөһим әһәмияткә ия булудан тыш, безнең барыбызның да тынычлык сагында торучыларга ярдәм итәргә әзер булган бер зур гаилә икәнлегебезне дә ассызыклады.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА.