+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
СВОда катнашучылар өчен комплекслы тернәкләндерү үзәге булдырылдыТычкан бизгәгеннән сак булыгыз!АЛ-41 ст-25 двигателен сынау төгәлләнәМунчага салым салынамы?Язгы ташкын буенча соңгы мәгълүмат "Ул төнне яныңда мин идем..."Айдар Галимовның әнисе улы турында ниләр әйтеп калдырган? (видео) Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыла "Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергәнСрочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкУфада Геном үзәге ачылды Төрмәдән чыккан Ефремов кинога төшәр микән?Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлыАвтомобильчеләргә күпфункцияле комплекс төзеләчәкЭшләрен азан һәм намаздан башладылар“Сәлам, “Татарин!”Яңа сезонда спорт клубларыбызның казанышлары нинди?Талпаннар уянды!Башкортстаннан СВО зонасына 147нче гуманитар конвой барып җиттеРадий Хәбиров мәгълүмат кырында власть органнары эшенең мөһимлеген билгеләде
Барлык яңалыклар
10
Милләт
14 март , 16:30

Көчле көрәшче... келәмнән төшә

Танылган татар спортчысы Раил Нургалиев сабантуйларда җиңеп, 38 автомобиль алган

Көчле көрәшче... келәмнән төшә
Көчле көрәшче... келәмнән төшә


Күптән түгел илебезнең спорт тормышын чагылдыручы матбугат чаралары сенсациягә тиң хәбәр таратты: исеме дә, җиңүләре белән дә дөнья күләмендә билгеле иң көчле татар көрәшчесе Раил Нургалиев, төбәк дәрәҗәсендәге чемпионатта 11нче тапкыр рекорд яулаганнан соң, рәсми ярышларда башкача катнашмаячагы турында хәбәр иткән.

Раил Нургалиев әлеге көнгә кадәр илдә милли көрәш буенча иң көчле спортчылар исемлеге башында иде. Җанатарлар аны спорттагы казанышлары белән генә түгел, зур бүләкләргә лаек булган иң бай көрәшче буларак та яхшы белә. Ул — спорт карьерасында Русия һәм төбәк сабантуйларындагы бәйгедә җиңү яулап, төрле маркадагы 38 автомобильгә ия булган кеше дә.
Спорттагы казанышлары — әлбәттә, халкы өчен дә зур горурлык. Ул — милли көрәш буенча халыкара класслы спорт мастеры. Күп тапкыр дөнья, Европа, Русия һәм Татарстан Республикасы чемпионы исемен яулаган. 2015 елда бил көрәше буенча Русиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булган. Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре исемен йөртә.
Раил Нургалиев 1986 елның 31 маенда Татарстанның Теләче районында туган. Туган авылындагы мәктәптә белем ала. Сигез яшеннән көрәш белән мавыга башлаган. 2008 елда, хәзерге Казан федераль университеты составындагы Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлап, физкультура педагогы белгечлеге дипломына ия була.
— Кече яшьтән үк көрәшергә ярата идем. Спорт карьерам үзебезнең районда үсмерләр арасында милли көрәш буенча тренер буларак башланды. 2017 елдан Биектау районындагы спорт мәктәбендә тренер-педагог һөнәре буенча эшләдем. Әмма, ничектер, зур спорт мәйданына күтәрелү максатым булмады диярлек. Барысы да очраклы рәвештә һәм үзеннән-үзе килеп чыкты, — ди Раил Ринат улы.
Раил Нургалиевның рәсми келәмдәге соңгы көрәше быел гыйнвар ахырында Казанда — Татарстанның милли көрәш һәм татар эстрадасының ел саен үткәрелүче иң мәртәбәле “Манзара” спорт-музыка фестивале мәйданында узды.
Русиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры Раил Нургалиев катнашлыгындагы көрәш бәйгесен карарга килүчеләр арасында танылган спортчы чыгышын күрергә теләүчеләр күп була. Көчле көрәшче Марат Миначев белән көрәшкә чыгуы чыгышларның киеренке шартларда һәм җиңүченең кем булачагын фаразлауның авыр булуы белән дә истәлекле. Көрәш шактый озак бара һәм соңгы минутларга кадәр дәвам иткән билгесезлек җанатарларны да “тиргә батыра”. Раилнең бу бәйгесе рәсми рәвештә соңгысы булачагын алдан белсә дә, Марат Миначев җиңел генә бирелергә теләми. Әмма бәхет Раил Нургалиевка елмая һәм чемпион пьедесталының югары баскычына ул күтәрелә.
Ләкин, көчле алкышлардан соң, танылган спортчының мөрәҗәгате күпләр өчен көтелмәгән хәл була.
“Рәхмәт сезгә, җанатарларым, рәхмәт, татар халкым, сезнең алда баш иям”, — диде Раил тамашачыларга, үзенең саубуллашу сүзләрен җиткереп. Көрәш буенча Татарстан чемпионатында батырны аягүрә басып, алкышларга күмеп озаттылар. Раил дә күз яшьләрен тыя алмады”, — дип хәбәр итте әлеге тарихи бәйге турында “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы.
Соңрак журналистлар белән очрашуда Раил үзенең зур спорттан китү сәбәбен аңлатып, болай дигән:
— Алдан уйлап йөрмәдем, китәргә дә кирәк иде бит инде, яшьләр дә бар. Егерме еллап өлкәннәр арасында көрәшәм. 2003 елда, Казанга күчеп килгәч, Русия чемпионы булып танылган идем. Шул вакыттан бирле көрәштә. Төрле вакытлар булды. Сынмадык, сыгылмадык, Аллаһка шөкер. Барысына да зур рәхмәт. Көрәш мәйданында булмасам да, алга таба да үзебезнең татар көрәшен күтәрергә, дөньяга киңрәк танытырга кирәк. Зур спорттан китсәм дә, мин аны үземнең туган районымда күтәрергә телим. Моңа кадәр дә безнең район көрәшчеләр төбәге булды һәм киләчәктә дә шулай булып калачак.
Раилнең кыю карары, билгеле, аның киләчәктә келәм көрәшеннән бөтенләй үк баш тартырга теләвен аңлатмый. Рәсми зур чараларда катнашырга уйламавын белдерсә дә, танылган спортчы, әгәр кем дә булса мине “Манзара”га көрәшергә чакыра икән, мин бәйгегә чыгарга әзерләнәчәкмен, ди.
Дәрәҗәле спортчыларның барысының да “карьера капчыгы”нда хәтердән беркайчан да җуелмаслык җиңүләр, истә калган вакыйгалар була. Раил Нургалиев үзенең онытылмас өч җиңүе турында сөйләгәндә, билгеле, иң беренчесе — туган авылы Олы Кибәхуҗада көрәшче-батыр булып танылуын әйтә.
“Авыл урамы буйлап атлаганда барысының да миңа сокланып, горурланып каравын күрдем. Беренче тапкыр үземне батыр итеп тойдым һәм бу миңа бар бүләктән дә мөһимрәк иде. Шундый
хис белән бер атна буе горурланып йөргәнем хәтеремдә”, — ди Раил.
Җиңүләр белән бәйле истәлекле хатирә 2012 елда үзләренең район сабантуе белән бәйле. Бәйрәм чараларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Районда көрәш батырлары күп була. Әмма иң көчлеләр арасында да җиңүче берәү генә була. Ул — Раил Нургалиев.
“Зур мәйданда миңа чемпион буларак җиңел машина бүләк иттеләр. Шатлыктан елаганым хәтердә калган. Шул чакта мине Рөстәм Нургали улының тынычландырганы хәтердә калган. Монысы да истәлекле бүләккә тиң”, — ди чемпион.
Раилнең онытылмас җиңүләре арасында өченчесе — шулай ук, үзе кебек үк билгеле көрәшче Муса Галләмов белән бил алышуы.
“Безгә көрәшү өчен биш минут вакыт бирелгән иде. Әмма бил көрәше бәйгесе 25 минутка сузылды. Ярыш уздырылган Казан циркы залы тамашачылар белән шыгрым тулы. Алма төшәрлек урын да юк. Футбол уеннарында тамашачыларда нинди азарт булса, көрәшчеләрне күзәтүчеләрдә дә шундый ук җан ату. Җиңү җиңел бирелмәде. Ахырга кадәр кайсыбызның җиңәчәге билгесез иде. Нәтиҗәдә, нибары бер очконы күбрәк алып, 7:6 исәбе белән җиңдем.
Спортның кайсы төрендә дә уенчыларның язмышы зур максат, җиңүгә омтылыш һәм даими шөгыльләнү белән бәйле. Ныклы ихтыяр көче һәм җанатарларның, туган ягының ышаныч-ярдәме булганда җиңү җиңелрәк яулана”, — ди Раил Ринат улы.

Олег Төхвәтуллин.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: