Шүлгәнташ мәгарәсе – тарих, сәнгать, дин һәм астрономия кисешкән урын. Ул – дөнья күләмендәге тарихи әһәмияткә ия уникаль табигать хәзинәсе. Ул Уралның борынгы халкының фикерләү дәрәҗәсен күрсәтә, башкорт халкының бик борынгы “Акбузат”, “Урал батыр” һәм башка риваятьләре белән дә бәйле. Мондагы рәсемнәр матриархат белән патриархат чоры арасындагы күпер буларак кабул ителергә мөмкин, ә мәгарәдәге фәнни ачышлар Башкортстанның һәм бөтен дөньяның тарихи мирасын тирәнрәк аңларга ярдәм итә.
Шүлгәнташ мәгарәсе – Русиядәге иң борынгы мәдәни һәйкәлләрнең берсе. Ул палеолит чорыннан алып кешелек тарихының мөһим өлеше булып тора. Бу мәгарәдә 15000 елдан да элегрәк яшәгән кешеләр калдырган рәсемнәр сакланган. Соңгы тикшеренүләр бу рәсемнәрнең мәгънәсен ачарга, борынгы кешеләрнең дөньяга карашын аңларга ярдәм итә.
Ачу тарихы
Шүлгәнташ мәгарәсен беренче булып 1760 елда географ, тарихчы, төбәк тарихын өйрәнүче Петр Рычков тасвирлый. Соңрак, XIX–XX гасырларда Санкт-Петербург һәм Мәскәү галимнәре бу урынны тирәнтен өйрәнә башлый. Ләкин мәгарәдәге рәсемнәр бары тик 1959 елда гына биолог Александр Рюмин тарафыннан ачыклана.
Совет чорында мәгарәгә фәнни кызыксыну арта. 1924 елда геолог Георгий Вахрушев аны тирәнтен өйрәнә һәм беренче фәнни тикшеренүләрне бастыра. Башкортстан галимнәре дә бу эшне дәвам итә. 2024 елда Шүлгәнташ мәгарәсен өйрәнүгә – 100, ә палеолит рәсемнәрен ачуга 65 ел тулды.
Ниләр сурәтләнгән?
Мәгарәнең “Гөмбәз залы”нда тарихчы, фәлсәфә фәннәре кандидаты, Уфа фән һәм технологияләр университетының фәлсәфә һәм культурология кафедрасы доценты Айрат Баһаветдинов һәм ветеринария фәннәре докторы, Башкорт дәүләт аграр университеты профессоры Айдар Баһаветдинов тарафыннан яңа рәсемнәр ачылды һәм өйрәнелде. Алар арасында йөкле хатын-кыз һәм бизон рәсемнәре дә бар, алар, галимнәр фикеренчә, бик тирән символик мәгънәгә ия.
Күпчелек палеолит рәсемнәре хайваннар белән бәйле. Әмма Шүлгәнташта галимнәр беренче тапкыр хатын-кыз фигурасын күргән. Рәсемнәр анализы күрсәтүенчә, бу сурәтләр йөклелек календаре функциясен үтәгән булырга мөмкин. Бизоннар һәм хатын-кызларның йөклелек чоры бер үк – 10 ай. Мәгарә стенасында “Рәшәткә” дип аталган билге 10 горизонталь сызыктан тора. Бу сызыклар, галимнәр фикеренчә, йөклелек айларын күрсәтә.
Шулай ук “Баскыч” дигән билге дә ачылган. Ул 10 горизонталь сызыктан тора һәм бизоннарның йөклелек календаре белән бәйле дип санала. Шулай итеп, борынгы кешеләр ай календарен кулланып, хатын-кызлар һәм хайваннарның йөклелек вакытын билгеләгән.
Ямазыташ мәгарәсе белән бәйләнеш бармы?
Ямазыташ мәгарәсендә бизон урынына үгез рәсеме ясалган. Сурәт астрономик символиканы аңлатырга мөмкин, аны Кояш системасының Үгезбозау йолдызлыгы белән бәйлиләр. Галимнәр фикеренчә, борынгы кешеләр матриархаттан патриархатка күчкәндә, “бизон – хатын-кыз” символы “үгез – хатын-кыз” символына әверелгән.
Рәсемнәр һәм төбәк фольклоры
Башкорт халык иҗатында “бизон яки сыер – хатын-кыз” темасы киң таралган. Бу мифологик мотив “Куңыр буга” эпосында, Таңчулпан Гарипованың “Бөйрәкәй” романында, шулай ук халык риваятьләрендә сакланган. “Куңыр буга” эпосында буга – кызгылт-сары төстәге сыер. Шүлгәнташ мәгарәсендәге бизон рәсеме дә кызыл буяу белән ясалган. Шуңа күрә, галимнәр фикеренчә, бу эпос борынгы мифларга барып тоташа.
Башкорт халкында сыерга бәйле йолалар да бар. Кияүгә чыккан кызга бирнә итеп сыер бирү – бу гаиләнең байлыгын һәм уңышын чагылдырган. Шулай ук борынгы башкортлар сыерны “мал коты” – тормыш энергиясе дип атаган.
Күктәге символлар һәм мөселман традициясе
Шүлгәнташта табылган календарьлар һәм рәсемнәр дини символика белән дә бәйле, дип санала. Кайбер галимнәр фикеренчә, “бизон – хатын-кыз” мотивы Ислам мәдәниятенә дә тәэсир иткән булырга мөмкин. Мәсәлән, Коръәннең иң озын сүрәсе “Бәкара” дип атала, ул “Сыер” дигәнне аңлата.
Башкорт эпосында да ай циклы һәм хайван символикасы зур урын били. “Куңыр буга” эпосында 7 ел дәвамында сыерның 7 тапкыр бозаулавы ай календаре белән бәйле дип саналырга мөмкин.
Уралның борынгы мәдәни үзәге
Галимнәр фикеренчә, Шүлгәнташ мәгарәсе – Уралның борынгы мәдәни үзәге булган. Бу урын борынгы кешеләрнең рухи тормышында зур роль уйнаган. Мәгарәдәге рәсемнәр борынгы аңның үсешен, дини йолаларны һәм астрономия белән бәйлелекне күрсәтә.
Шулай итеп, Шүлгәнташ – палеолит чоры кешеләренең гыйбадәтханәсе, аларның тормышын, фәлсәфәсен һәм ышануларын аңларга мөмкинлек бирә торган уникаль урын.
Айрат Баһаветдинов.