+8 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Мәкалә
СВОда катнашучылар өчен комплекслы тернәкләндерү үзәге булдырылдыТычкан бизгәгеннән сак булыгыз!АЛ-41 ст-25 двигателен сынау төгәлләнәМунчага салым салынамы?Язгы ташкын буенча соңгы мәгълүматАйдар Галимовның әнисе улы турында ниләр әйтеп калдырган? (видео) Башкортстан тәҗрибәсе төбәкләргә таратыла "Башкорт хуҗабикәсе" ашказанын кистергәнСрочниклар СВО зонасына җибәрелмәячәкУфада Геном үзәге ачылды Төрмәдән чыккан Ефремов кинога төшәр микән?Алар яшәү, эшләү, балалар үстерү өчен уңайлыАвтомобильчеләргә күпфункцияле комплекс төзеләчәкЭшләрен азан һәм намаздан башладылар“Сәлам, “Татарин!”Яңа сезонда спорт клубларыбызның казанышлары нинди?Талпаннар уянды!Башкортстаннан СВО зонасына 147нче гуманитар конвой барып җиттеРадий Хәбиров мәгълүмат кырында власть органнары эшенең мөһимлеген билгеләдеПенсионерны өч ай эзләгәннәр
Барлык яңалыклар
10
Милләт
15 декабрь 2024, 14:35

Безнең Татарстандагы эшчәнлек һәрвакыт югары бәһаләнә

“Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе – Корылтай (конгресс)” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Гали Хәсәнов оешманың эшчәнлеге турында сөйләде.

Безнең Татарстандагы эшчәнлек һәрвакыт югары бәһаләнә
Безнең Татарстандагы эшчәнлек һәрвакыт югары бәһаләнә
Бөтендөнья башкортлары корылтае съездында “Татарстан Республикасы башкортларының милли-мәдәни автономиясе – Корылтай (конгресс)” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Татарстанның атказанган табибы Гали Хәсәнов та катнашты.

“Без, Татарстаннан алты делегат, бу чарага канатланып, әзерләнеп килдек. Бу биш ел эчендә башкарган эшләргә йомгак ясау иде, безнең дә бу вакыт эчендә уңышларыбыз байтак булды. Татарстандагы башкортлар корылтае оешмасының башлангычларын, социаль, этно-мәдәни, яшьләр проектларын иң югары дәрәҗәдә бәһаләделәр.
Татарстан Республикасы Рәисе премиясен бирү буенча комитеты безнең гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән хезмәтебезне югары бәяләде. Мондый премия биш оешмага бирелә, шуның берсе безнең оешма булды. 11 проектны тормышка ашырдык, 30дан артык чара уздырдык.

Безнең Башкорт милли-мәдәни автономиясе, иҗтимагый-файдалы хезмәтләр башкаручы буларак, Русия Юстиция министрлыгының коммерциягә карамаган оешмалар реестрына кертелгән. Без Президент Грантлары фондыннан социаль проектларны тиешенчә гамәлгә ашыру турында өч заключение алдык. Милли мөнәсәбәтләр өлкәсендә иң яхшы практикаларның Бөтенрусия конкурсында ике тапкыр җиңүче һәм өч тапкыр призер булдык.

Без башка оешмалар, власть органнары белән бергә эшлибез. Безнең төп бурычыбыз — башкорт милли мәдәниятен, гореф-гадәтләребезне, телебезне саклау, яшьләрне һәм балаларны милли рухта тәрбияләү.

Бу Корылтайда демография, сәламәтлек саклау мәсьәләләре каралган “түгәрәк өстәл”дә катнаштым. Комиссия әгъзасы буларак, без һәрчак бергә сөйләшеп, киңәшләшеп торабыз. Әлбәттә, ачыктан-ачык сөйләшәсе, караласы мәсьәләләр күп әле”, — диде Гали Әхтәр улы.

Фото: Видеодан скриншот.

 

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: