Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрнең гомум мәйданы 7,2 миллион гектар тәшкил итә. Соңгы биш елда алар 55 мең гектарга кимегән. Бу, нигездә, инвестицион проектларны гамәлгә ашыру һәм торак пунктларны киңәйтү белән бәйле. Узган елда гына да 35 мең гектар җир торак пунктлар категориясенә күчерелгән.
– Шул ук вакытта кайбер җирләр нәтиҗәле һәм максатка ярашлы кулланылмый, – дип ассызыклады Андрей Назаров. – Алар чүп үләннәре һәм агачлар белән каплана, законсыз чүплекләр һәм карьерлар барлыкка килә. Кайбер биләмәләр су объектлары, юллар, корылмалар һәм урман фондына кермәгән урман утыртмалары белән тулган.
Русия Авыл хуҗалыгы министрлыгы үткәргән тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, 2023 ел ахырында республикада 200 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы җире файдаланылмаган. Әмма 2023 елда бу мәйданны 36 мең гектарга киметергә мөмкин булган. 2024 елга кадәр планнан 87 процентка күбрәк җир кертелгән
Бу мәсьәлә буенча тулырак авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов чыгыш ясады. 2023 елда Русия Федерациясенең авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне нәтиҗәле файдалануга кертү һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында республикада авыл хуҗалыгы җирләренең чикләрен билгеләү эше башкарылган. Муниципаль районнар белән берлектә, кадастрга теркәлергә мөмкин булган авыл хуҗалыгы җирләре турында мәгълүматны тикшерү эше алып барыла.
Өч ел эчендә республикада 100 мең гектардан артык файдаланылмаган сөрүлек җире әйләнешкә кертелгән, шуларның 36 мең гектары – 2024 елда. Ел ахырына кадәр тагын 33 мең гектар җирне файдалануга кертү планлаштырыла. Башкортстан Башлыгыгының №310 указы буенча, 2019-24 елларга кимендә 90 мең гектар файдаланылмаган сөрүлек җирен авыл хуҗалыгы әйләнешенә кайтару максаты куелган иде. Нәтиҗәдә, бу күрсәткеч 169 мең гектарга җиткән – планнан 87 процентка күбрәк.
Илшат Фазрахманов планны арттырып үтәгән районнарны билгеләп үтте:
Мәчетле районы – планнан 67 тапкыр күбрәк җир кертелгән;
Бәләбәй районы – 6 тапкыр күбрәк;
Дуван районы – 5 тапкыр күбрәк;
Благовещен районы – 3 тапкыр күбрәк;
Борай һәм Иглин районнары – 2,2 тапкыр күбрәк.
Шул ук вакытта, 14 район билгеләнгән планны үтәмәгән.
Авыл хуҗалыгы министры җирләрне файдалануга кертүгә каралган дәүләт ярдәме турында сөйләде. Җирләрне сөрүгә һәм авыл хуҗалыгы өчен әзерләүгә тотылган чыгымнарның 50 проценты (НДСны исәпкә алмаганда) кире кайтарыла. Шулай ук муниципалитетлар өчен җир биләмәләрен межалау проектларын әзерләү чыгымнарының 99 процентын дәүләт каплый.
2014-24 елларда гамәлгә ашырылган Русиянең авыл хуҗалыгы җирләрен нәтиҗәле файдалануга кертү һәм мелиорация комплексын үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында, республикада 8,6 мең гектар җир әйләнешкә кертелгән, бу максатка 70,4 миллион сум бүленгән. Барлык еллардагы гомум финанслау күләме 850 миллион сум тәшкил иткән.
Фото: Денис Таваев