Уфада сәүдәгәр Федор Чижовның борынгы йортында бүген Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең бер бүлеге урнашкан. Бина 1890 елда Зур Казан (хәзерге Октябрь революциясе) урамында төзелә. Һәм ул бик күп серләр саклый.
Федор Чижов 1910 елда үлгән. Ул атаклы урман сәнәгате эшкуары булган. Совет елларында бина төрлечә файдаланылган. Биредә райисполком урнашкан, ә аннары йортта коммуналь фатирлар ясаганнар, биредә бик күп кеше яшәгән. Аннан соң бина музейга әйләнә, ә 2000 еллар башында Милли китапханәнең икенче корпусы буларак кулланыла башлый. Биналар бик зур, подваллар күп, аларда шактый куркыныч. Күп кенә бүлмәләр йозакка бикләнгән. Аларда нәрсәләр яшеренергә мөмкин?!
Китапханә хезмәткәрләренең берсе "Электрогазета" басмасына аны өрәк куркытуы турында сөйләгән. Хатын сүзләренчә, бу хәл берничә ел элек кышкы кичтә булган. Ул китапханәдә ялгызы гына калган һәм китәргә җыенганда артта кемнеңдер басып торуын сизгән. Кинәт борылып карагач, чепчик, озын купшы күлмәк кигән бер хатынны күргән. Бу бик куркыныч, ярым үтәкүренмәле булган. Өрәк тиз генә стеллажлар арасына кереп югалган.
"Эштән соң мин өйгә кайтырга җыендым, киендем, кабинеттан чыктым, ишекне бикләдем. Тик аннары ни өчендер утны сүндермәдем дип уйладым, яңадан ишекне ачтым, һәм каршымда тагын теге хатынны күрдем. "Тагын синме?" дип кычкыргач, ул миннән киштә артына качты", - дигән әлеге ханым.
Аның элек тә бу өрәкне күргәне булган. Хәзер монда укучылар өчен квестлар оештырырга уйлыйлар. Борынгы залларда бу серле күренешне тагын кемдер күрүе ихтимал.
Фото: башинформ