18-21 мартта Уфаның “ЭКСПО” күргәзмәләр комплексында Агросәнәгать форумы һәм 35нче халыкара “АгроКомплекс” күргәзмәсе эшләде. Өч дистә елдан артык Уфада уздырылучы мәртәбәле чара үзенең дәрәҗәсе һәм мөһимлеге ягыннан Русиядәге иң зур аграр күргәзмә һәм тармактагы казанышлар мәйданы булу белән бергә, халыкара дәрәҗәдә дә киң билгелелек яулады. Дүрт көн дәвам иткән форум кысаларындагы чараларда Русия һәм тәгаен Башкортстан белән хезмәттәшлек итүче дустанә дәүләтләрдән килгән белгечләр, галимнәр һәм аграр тармак белән бәйле төрле дәрәҗәдәге компанияләр җитәкчеләре тармакны арытаба үстерү һәм техник казанышларны куллану буенча фикер алышты.
Тармактагы яңа техника һәм технология үрнәкләре тәкъдим ителгән күргәзмәдән тыш, эшлекле программада “АПК экспорты: максатлар, трендлар һәм 2030 елга кадәрге төп үсеш ориентирлары” дигән темага пленар утырыш узды. Тармак проблемалары буенча 25тән күбрәк чара оештырылды.
— Республикабызда узучы Халыкара чарада чит илләрдән килгән партнерларыбызны — Беларусь, Казахстан, Кытай Халык республикасы, Латин Америкасы һәм Африка вәкилләрен күрүгә ихлас шатбыз. Башкортстанга рәхим итегез! Без зур теләк белән агросәнәгать комплексын үстерү өлкәсендәге тәҗрибәләребез белән уртаклашырга әзер, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров форумны ачу тантанасындагы чыгышында.
Форумда катнашучыларга Русиянең авыл хуҗалыгы министры Оксана Лутның сәламләвен әлеге министрлыкның департамент директоры Роман Некрасов җиткерде. Министр форум кунакларына юллаган хатында илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүдә Башкортстан аграрийларының роле зур булуын ассызыклап, терлекчелек продукциясе җитештерүдә дә төбәкнең илдә лидерлар исемлегендә булуын билгели.
Форумда, шулай ук, Федерация Советында Башкортстаннан сенатор, Федерация Советы комитеты әгъзасы Олег Голов, “Росагролизинг” җәмгыятенең генеральный директоры, Берләштерелгән лизинг ассоциациясе президенты Павел Косов чыгыш ясады. Белоруссиянең “Гомсельмаш” компаниясенең генеральный директоры Александр Новиков чыгышында ике республика арасында чын мәгънәсендә дусларча мөнәсәбәт һәм эшлекле хезмәттәшлек булдырылуын билгеләде.
Җитәкчелек һәм кунаклар “Кировец” тракторы һәм аңа тагылма яңа инвентарь үрнәкләрен карады һәм аларның зур сорау белән файдалануын билгеләде. “Ростсельмаш” компаниясе ашлык һәм мал азыгы комбайннарыннан тыш, игенчелектә һәм терлекчелектә таләп ителүче камил җиһазлар үрнәген тәкъдим итте. Республика җитештерүчеләренең Стәрлетамакта чыгарылучы “Чулпан” үзйөрешле чапкычы да игътибарны җәлеп итте.
Халыкара форум кысаларында “Ростсельмаш” компаниясенең Уфа районында — ремонт-сервис дилерлык үзәген һәм Әбҗәлил районында “Бүләк” смарт-фермасын ачу тантаналары да узды. Шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның әлеге компаниянең генеральный директоры Павел Косов белән эшлекле очрашуы үтте.
2030 елга кадәр аграр экспортны үстерү мәсьәләләренә багышланган пленар утырыш форум эшендә зур әһәмиятле чара булды. Мәгълүм булуынча, Президент Владимир Путин 2030 елга аграр экспорт күләме 2021 елгы дәрәҗәдән кимендә 1,5 тапкырга үсәргә тиеш, дигән бурыч куйды. Бу җәһәттән соңгы 6 елда республиканың аграр җитештерүчеләре чит илгә азык-төлек озатуны 3 тапкырга арттырды. Гомум бәясе 1,6 миллиард долларлык 3 миллион тонна продукция экспортланды.
Вице-премьер, республиканың аграр ведомствосы башлыгы Илшат Фазрахманов белдерүенчә, бездә ихтыяҗдан 1,5 тапкыр күбрәк күләмдә продукция җитештерелә. Пленар утырышта федераль министрлык җитәкчелеге, галимнәр һәм аграр җитештерүчеләр белән берлектә илдә аграр экспортны арттыру һәм чит илләрдә яңа сәүдә нокталары булдыру мәсьәләләре буенча эшлекле сөйләшү булды.
Олег Төхвәтуллин.