+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10

“Онытылмас бер җыр кебек...”

Чакмагыш районының Аблай авылында якташлары күңелендә якты эз калдырган шәхесләрне искә алдылар

“Онытылмас бер җыр кебек...”
“Онытылмас бер җыр кебек...”


Аблай – Чакмагыш районындагы иң зур авылларның берсе. Тырышып дөнья көтүче, иген игеп, мул уңыш үстерүче халык яши бу төбәктә. Уңганлыклары белән аерылып торучылар суган үстерү осталары булып та танылды. “Бераз усаллыклары да бар, туры сүзлеләр”, – диләр аблайлылар хакында. Авыл тормышы үзенчә бер җанлылыгы, бердәмлеге белән гөр килеп тора. Һәр ел саен сабантуйлар, шәҗәрә, “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмнәрен, күренекле шәхесләр белән очрашу-кичәләр үткәрү матур традициягә әверелде. Җыр-моңны үз иткән, сәхнә түрен балкытып чыгыш ясаучы сәләтле җырчы-биючеләр дә аз түгел Аблай ягында. Үзешчәннәрнең смотр-концертларында, театр коллективлары бәйгесендә призлы урыннар алулары моңа ачык дәлил булып тора. Әлеге вакытта барлык көчләрен туплап, “Аек авыл” конкурсында сынау тотарга әзерләнәләр. Әлбәттә, җиңүгә өметләнәләр.

“Онытылмас бер җыр кебек...” Кыш фасылының соклангыч бизәкләргә күмелгән мәлендә – февральнең кояшлы бер көнендә авыл мәдәният йортында менә шулай дип аталган кичә үткәрелде. Хәтер кичәсе. Дулкынландыргыч минутлар бүләк иткән бик тә фәһемле чара булды ул. Иң тәүдә чакырылган кунаклар тынлыкка чумган авыл зиратына тукталды. Яшьнәп яшәр чакларында бакыйлыкка күчкән Хәйдәр Муллаяров белән Венер Мостафинның каберенә, аннары Җиңү паркында батыр сугышчы һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Авыл мәчетендә Коръән аятьләре тыңладылар, әрвахлар рухына багышлап хәер-сәдака өләште­ләр.
“Безнең Чакмагыш төбәге бик күп күренекле шәхесләрне яшел бише­гендә тибрәтеп үстергән. Шул йолдызлыкта безнең якташларыбыз Хәйдәр Муллаяров белән Венер Мостафинның да балкышы үз урынын биләде. Аларның вафатыннан соң бик күп еллар үтте, күпме сулар акты, җилләр исте. Әмма алар һәрвакыт безнең күңелдә, без аларны юксынабыз...” Кичәне алып баручыларның менә шушы сүзләреннән соң тамашачылар һәм ерак араларны якын итеп килгән кунаклар күңел сандыкларында сакланган якты, онытылмас истәлек-хатирәләр төеннәрен чиште. Күркәм чара мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхрет­диннең: “Үлгәннән соң макталу вә сагынылу – терек булу” дигән канатлы сүзләренә ишарә булды.
...Хәйдәр Муллаяров Аблай урта мәктәбен тәмамлаганнан соң авыл клубында эшли. Үзешчәннәр белән берлектә смотр концертларын, төрле мәдәни чараларны оештыра, конкурсларда, җыр бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында эшли. Хатыны Зилә Зәйнулла кызы белән 33 ел тату гомер кичерәләр, Гүзәл, Гөлнара исемле ике кыз үстерәләр. Туган авылларында үз көчләре, үз тырышлыклары белән заманча, бөтен уңайлыклары булган йорт салып керәләр. Шунысы үкенечле: бәхетле парларга картлык мизгелләрен генә бергә үткәрергә насыйп булмый. Зилә ханым әлеге хәтер кичәсендә ирен онытмаулары, шундый олы хөрмәт белән искә алулары өчен авылдашларына чиксез рәхмәтен, ихлас теләкләрен җиткерде.
...Венер Мостафин да мәктәптә укыган елларында ук авыл клубында үткәрелгән чараларны халык күңеленә үтеп керерлек җырлары белән ямьли. Хезмәт юлын ул Кушнаренко Мәдәният сараенда драма артисты булып башлый, “Зәңгәр шәл”, “Башмагым” һәм башка спектакльләрдә җырлы роль­ләрне башкара. Аннары Уфа сәнгать институтын тәмамлап, Башкорт дәүләт филармониясенең әдәби-музыкаль лекториендә эшли. Җырчының репертуарында 400гә якын җыр, романс, ария була. Музыка дөньясындагы иң катлаулы саналган әсәрләрне дә зур осталык белән башкара. Классик жанрда да, эстрадада да бердәй уңышлы эшли. Төрле конкурс-фестивальләр лауреты Венер Мостафинга “Башкортстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.
Нәфыйга апа Габдуллинаны “Аблай авылының аяклы энциклопедиясе”, диләр. Авыл тарихына, үзенең замандашларына кагылышлы бай материал туплаган мөгаллимә ул. Венер Мостафинны башлангыч сыйныфларда укыта. Аның бик тыйнак, әдәпле булуы, беренче тапкыр сәхнәгә чыгып җыр­лавы турында сөйләп үтте. Җыр­чыларга кагылышлы кызыклы мәл­ләрне исенә төшереп, көлдереп тә алды. “Хәйдәр белән Венерны онытырга хакыбыз юк. Авылыбызда урамнар күп, шуларга якташларыбызның исемнәрен бирик”, – дигән фикер-тәкъдимнәрен дә белдерде ул. Авылдашлары тарихчы апабызның бу тәкъдимен көчле алкышлар белән хуп­лады. Җырчының улы Руслан әтисе хакында истәлекләре белән уртаклашты. Исән булса, дүрт оныклы картәти булыр иде Венер абыебыз.
...Җырчы, оста тальянчы, Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Фән Вәлиәхмәтовны белмәгән, аның җырларын ишетмәгән-тыңламаган кеше юктыр. Шаран районының Хафиз авылында туып-үскән егет Уфа сәнгать училищесын тәмамлагач, Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин төркемендә эстрада солисты булып эшли башлый. Соңрак үзенең концерт бригадасын оештырып, республикабыз һәм илебез шәһәр-районнары буйлап гастрольләрдә йөри. Кичәдә сүз алып, Фән абые­бызның җәмәгате Светлана ханым аның белән үткән гомер елларын, юлларын искә алды, уллары, оныклары хакында дулкынланып сөйләде. Аблайны җырчы бик яраткан, Сабантуйларга кунак булып килгән, иҗатының 25 еллыгын да биредә үткәргән. Аблайлыларның аны онытмавы хәтер кичәсендә дә ачык чагылды.
Хәтер кичәсенә кайткан кунак­ларның да яшьлек, хезмәт еллары Хәйдәр Муллаяров, Венер Мос­тафин, Фән Вәлиәхмәтов белән бергә үткән, иҗат киңлекләрендә бергәләп кайнаганнар. Җырчы-композитор, Баш­кортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Тимербаев, аның җәмәгате, җырчы Фәридә Тимербаева, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Алик Локманов, җырчы-композитор, эшкуар Фәнир Галимов, Башкортстанның халык артисты Вәлит Илембәтов иҗатташ дус­ларының бик тырыш, хезмәт сөючән, башкаларга яхшылык кына эшли торган кешеләр булуын, итагатьлелек, ярдәмчеллек, гадилек сыйфатлары белән соклану уятып яшәүләрен юксынып искә алдылар.
Кичә барышында җырчы якташларыбызга кагылышлы матур бер вакыйга искә алынды. 1968 елда
Г. Әлмөхәммәтов исемендәге призга яшь җырчыларның республика конкурсы үткәрелә. Җырчылар партия, Туган ил, тормыш күркәмлеге турындагы җырларны башкара. Бу вакытта Венер Мостафинның – Уфа сәнгать училищесында укыган, ә Хәйдәр Мул­лаяровның авыл клубында эш­ләгән чаклары була. Икесе дә уңышлы чыгыш ясап, 1нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнәләр.
Кичәдә, шулай ук, “Нурлы” мәдәни-мәгърифәтчелек һәм савыктыру үзәге директоры, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илдар Нуриев, Шаран районы хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Илһам Көчмө­хәммәтов, Кушнаренко районының “Мизгелләр” халык театры актрисасы Альбина Шәрипова, Кушнаренко һәм Шаран районнарының татарлар конгрессы вәкилләре катнашты. Аларның да күренекле шәхесләргә кагылышлы фикер-киңәшләре, истәлек-хатирәләре зур кызыксыну белән тыңланды. Хәйдәр белән Венерның сыйныфташлары да балачак, үсмер, яшьлек елларына бәйле истәлекләре белән уртаклашты. Чыннан да, якташларыбыз тамашачыларның йөрәк түрләреннән онытылмаслык бер җыр кебек урын алган.
Кичә тәмамлангач та күңелләренә онытылмаслык тәэссоратлар алган аблайлылар тиз генә кузгалып, кайтып китәргә ашыкмады: күңелле итеп аралаштылар, истәлеккә бергәләп фотога төштеләр. Ныклы өмет-ышаныч белән әйтергә мөмкин: авыл халкының бердәмлеге, күренекле якташларына хөрмәте тагын да изге, матур эшләрендә чагылыр әле.

Мөнирә ӘНВӘРОВА.
Чакмагыш районы.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: