* Телевизордан еш кына сөтле шоколад рекламасын күрсәтәләр. Анда сыртына “Milka” дип язылган сыер күрсәтелә. Сыер сыртын реклама урыны буларак куллануның беренче очрагы 1984 елда теркәлгән. Ул вакытта булдыклы Канада фермеры үз сыерларында реклама урыннарын сатарга карар иткән.
* Күпчелек кеше сусыл өлгергән алманы ярата. Сез ничә сортны искә төшерә аласыз? Мөгаен, 20-30дан артык түгелдер. Ә дөньяда алманың алты меңнән артык сорты үстерелә. Аның иң күп төрле сортларын Кытай үстерә, аннан соң Иран, Төркия һәм Русия килә.
* Бөртекле культуралар планетаның барлык кыйтгаларында диярлек игелә. Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен идеаль шартларга дөньядагы басу мәйданнарының 11 проценты гына ия. Калганнары коры, бик дымлы яки деградацияләнгән дип санала.
* Парижда составы буенча идеаль кара туфрак саклана торган Үлчәүләр палатасы урнашкан. Бу кара туфрак теләсә нинди авыл хуҗалыгы үсемлекләрен үстерү өчен идеаль дип танылган. Парижда саклана торган кара туфрак ясалма рәвештә булдырылмаган, ә Воронеж янындагы далалардан алынган. Сугыш вакытында немец илбасарлары биредәге уңдырышлы җирне үз кырларын ашлау өчен тимер юл составлары белән Германиягә ташыган.
* Авыл хуҗалыгын рекламалау белән Япониядә дә шөгыльләнәләр. Беренче тапкыр 199* елда туристларны җәлеп итү өчен фермерлар төрле төсләргә буялган дөге чәчәргә уйлаган. “Төсле” дөге үсү нәтиҗәсендә басуларда картиналар күренә башлый. Плантациядә төрле төстәге дөгедән атаклы Мона Лиза, Наполеон Бонапартның атка атланган рәсемнәре барлыкка килә.
* Төрле илләрдә эшкәртү өчен уңайлы туфрак төрлечә кулланыла. Мәсәлән, Америкада авыл хуҗалыгы культураларын үстерү өчен уңайлы саналган 22 процент мәйданның нибары 1* проценты файдаланыла. Уңдырышлы җирләрнең калган өлеше юллар төзү өчен кулланылган. Азык-төлек җитмәүгә карамастан, Африканың кайбер илләрендә уңдырышлы 16 процент җирнең нибары 6 проценты файдаланыла. Ә менә Көньяк Азиядә барысы да киресенчә – эшкәртү өчен җирләрнең 20 проценты гына кулланылырга яраклы булса, тырыш хезмәт нәтиҗәсендә бөртекле культуралар үстерү өчен җирнең 24 процентына кадәр файдалана алуга ирешкәннәр.
* Бөтен дөнья буйлап сәер һәм аңлаешсыз һәйкәлләр күп. Шуларның берсе – мамык басуларын юкка чыгара торган корткыч – озын борынлы коңгызга һәйкәл. Корткычка һәйкәл кую бик гади аңлатыла. 1915 елда бу бөҗәк Америкада берничә ел эчендә күп кенә фермерларны бөлдереп, барлык мамык плантацияләрен юк иткән. Фермерлар мамык урынына җир чикләвеге утыртырга була. Җир чикләвеген үстерү карары әлеге корткычның бу культура белән бөтенләй кызыксынмавы белән аңлатыла. Җир чикләвеге шулкадәр популяр булып чыга ки, зыян күргән фермерларга, мамык үстерүгә һәм җыюга караганда, ул күпкә күбрәк акча китерә башлый. Керемнәре сизелерлек арткан өчен фермерлар корткыч озын борынлы коңгызга һәйкәл куярга була.
* Азык-төлек бөтен дөнья буйлап тигез бүленми. Планетада, мәсәлән, 800 миллионга якын кеше ачлыктан интегә. Шул ук вакытта, дөньяда 500 миллионга якын кешенең артык авырлыктан җәфалануы мәгълүм.
Али СӘЙФУЛлин әзерләде.