Гомум мәйданы 32,7 мең квадрат метр булган тугыз катлы бинаны 2019 елның июлендә төзи башлаганнар иде. Быел мартта төзүчеләр монтажлау һәм эчке бизәкләү эшләрен төгәлләгән, шулай ук диагностика һәм дәвалау җиһазлары урнаштырган. Проектның гомум бәясе 10,7 миллиард сум тәшкил итте, аны республика бюджетыннан бүлеп бирделәр. Хирургия корпусы сменасына 320 кешегә исәпләнгән.
Радий Хәбиров яңа бинаның бүлмәләрен карады, шулай ук башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләде. Республика кардиоүзәгенең баш табибы Ирина Николаева корпусның шундый ук медицина учреждениеләренең алдынгы тәҗрибәсен исәпкә алып төзелүе турында сөйләде. Анда диагностика кабинетлары булган кабул итү бүлеге, поликлиника, биш операция бүлмәсе, шулай ук рентгенохирургия һәм кардиохирургия бүлекләре урнаштырылган. Моннан тыш, биредә даруханә пункты, стерильләштерү комплексы һәм административ-хуҗалык блогы эшләячәк. Хирургия корпусы биналары аз хәрәкәтләнүче пациентларга хезмәт күрсәтү өчен дә җиһазландырылган.
Ирина Николаева ассызыклаганча, заманча матди-техник база һәм профессиональ коллектив йөрәккә һәм кан тамырларына барлык төр югары технологияле операцияләрне башкарырга мөмкинлек бирәчәк. Әйтик, яңа корпуста җиһазландырылган рентгеногибрид операция бүлмәсе республикада бердәнбер.
Төбәк җитәкчесе диагностика кабинетларында һәм пациентлар өчен палаталарда, операция бүлмәләрендә һәм хирургия корпусының ашханәсендә булды. Радий Хәбиров республика кардиоүзәгенең яңа хирургия корпусында уникаль мөмкинлекләр булдырылуын билгеләп үтте.
- Йөрәк авырулары - илдә һәм дөньяда үлемнең төп сәбәпләреннән берсе. Шуңа күрә медицинаның бу юнәлешен үстерүгә без җитди ресурслар бүләбез, - диде Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә. – Безнең республикада йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлүчеләр саны Русия дәрәҗәсеннән 20 процентка кимрәк. Шул ук вакытта медицина тиз үсә, диагностика һәм дәвалауның яңа технологияләре барлыкка килә. Шуңа күрә без яңа хирургия корпусын заманча югары технологияле җиһазлар белән тәэмин иттек. Шунысы мөһим: биредә коллектив та бик компетентлы. Болар барысы да Уфада бөтен ил дәрәҗәсендә уникаль операцияләр ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Фото: bashinform.ru