- Премьер-министр үз отчетында сәламәтлек саклау үсеше һәм бу юнәлештә күрелгән чаралар, уңышлар турында тәфсилләп сөйләде. Чыннан да, бу өлкәдә уңышларыбыз ил күләмендә билгеле. Башкортстан - "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча лидер, шул исәптән сәламәтлек саклау объектларын төзү һәм ремонтлау, авыл җирендә ФАПларны яңарту буенча да. Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән төзелгән бихисап ФАПлар халыкка хезмәт итә. Былтыр гына да 135 конструкция сафка кертелде, 68 объект ремонтланды. Гомумән алганда, республика соңгы елларда ФАПлар тергезү һәм булганын ремонтлау буенча алда бара.
Быелдан без яңа амбициоз гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга керештек, алар арасында — «Дәвамлы һәм актив тормыш». Бу - алдагы эшнең дәвамы гына түгел, ә республика медицинасы үсешенең сыйфат ягыннан яңа этабы.
Быел 9 медицина объектын комплекслы реновацияләү, 140 беренчел звено учреждениесен капиталь яңарту планлаштырылган. Медицина оешмалары 4,6 мең берәмлек заманча җиһаз, һәм күчмә медицина комплексларын да кертеп, 99 транспорт чарасы алачак.
Социаль әһәмиятле авыруларга — диабет, онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларына һәм С гепатитына каршы системалы эшне дәвам итәбез, диагностика, дәвалау һәм профилактикалауның алдынгы технологияләрен кертәбез, - дип сөйләде Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин.
Фото: "Башинформ"