– Рәхмәт, Джон! – дип кочаклап алды аны егет. – Мең рәхмәт!
– Әйбәт кешеләр бер-берсенә ярдәм итәргә тиеш, – дип елмайды Джон. – Без бит туганнар!
– Әйе, туганнар, – дип җөпләде Илнур һәм күңеленең кайсыдыр почмагында бу сүзнең яшерен сыман мәгънәсе дә ишетелеп киткәндәй булды. Бер генә мизгелгә. Илнур аны тотып өлгерә алмады, әмма күңелендә ниндидер эзе калды.
Джон ишеккә атлады:
– Ярый, күрешербез әле, – диде ул, саубуллашырга кулын сузып. – Әлегә эшләрем күп, озаклый алмыйм. Ә син ял ит.
Джонны озаткач, Илнур, мылтыкны сейфтан алып, әйләндереп-тулгандырып торды. Яхшы нәрсә инде бу! Бәлки, авылга кайтып, ауга чыгып караргадыр? Җәнлек-җанвар атмыйча, калай тәлинкәләрне, су баллоннарын гына кыйратып кайтсаң да ярар иде, урманда йөрүнең, яшеллек арасында булуның үзгә бер шифасы бар аның. Җәяүли-җәяүли аякларың мамыкка әйләнеп бетсә дә, күңелең ял итә. Болай дип уйлауга аяк буыннары үпкәләгәндәй тартышып куйды, тәнендәге авыртулар үзен сиздерде. Ярый, әлегә физик көчәнүләрдән тыелып торырга туры килер.
Мылтыкны урынына куйгач, Илнур кофе кайнатып эчте дә, нәрсәгә тотынырга белмичә аптырабрак торганнан соң, телефонын актарырга кереште. Шалтыратучылар, хәбәр җибәрүчеләр хәтсез генә иде. Аларны бер арада иркенләп карап чыгарга кирәк булыр. Ул үзе дә сизмәстән фотоларны актара башлады һәм Ләйлә белән икесе йөргән мизгелләргә тукталып калды. Күңелендә якты хисләр кабынды. Хәтта кочаклашмыйча-нитмичә, янәшә генә басып төшкән сурәтләрендә дә алардан сафлык, яктылык, мәхәббәт бөркелеп тора. Икесе дә ихлас, карашлары бер ноктага төбәлгән. Беркадәр вакыт узуга бер-берсен ташлап китәчәкләр дип беркем дә уйларлык түгел. Гомерләренең азагына кадәр шулай матур пар булып калырлар, мәхәббәттә, татулыкта яшәп, бәхетле балалар үстерерләр, хәтта әҗәлләре дә бер көнне, бер сәгатьтә килер шикелле.
Күрешергә кирәк. Аңлашырга. Хәтта Денисның куенында булуы да артык әһәмиятле түгел бугай. Ярату бар икән, барысы да җайланыр. Ә Илнур аны һаман ярата. Кешеләр хәтта ирдән аерылган, бүтәннән бала тапкан хатынга да өйләнә. Һәм бердигән итеп яшиләр. Әгәр кеше бер тапкыр хаталанган икән, бу мәңге кичермәслек нәрсә түгел. Илнурның тормышы җайланды хәзер, ул бүгеннән өйләнергә әзер. Ләйлә каршы килмәсә, әлбәттә. Ә каршы килсә? Монда инде берни дә эшләп булмый. Аның фикерен хөрмәт итәргә һәм үз язмышың белән килешергә генә кала. Яраткан кешеңнең тормышын боза алмыйсың бит инде.
Күрешергә кирәк.
21
– Син мине аңларга тырыш, – диде Ләйлә хис-тойгылар турында сүз чыгуга ук һәм Илнурның күзләренә текәлде. – Аңлый аласың икән – рәхмәтле булырмын, юк икән – үзең кара...
Илнурның йөрәге жу итеп куйды. Ул инде сөйләшүнең ничек тәмамланачагын чамалый иде. Хет хәзер үк борылып кит, әмма соңыннан күңелеңне үкенечләр тырнамасын, ялган өметләр белән кабынырга, азак үкенергә туры килмәсен өчен барысын да ачыкларга кирәк.
– Менә минем әти белән әни, – дип дәвам итте Ләйлә. – Алар бер-берсен яратып өйләнешкән. Яратышып яшәделәр дә бугай. Әмма алар арасында да еш кына тавыш чыга һәм моның сәбәпчесе акча җиткерә алмау иде. Көне-төне эшлиләр, ә акча җитми, аңлыйсыңмы?
– Һе, – дип куйды Илнур, аның елмаясы килгән иде, тик елмаю килеп чыкмады. – Аңлыйм, әлбәттә. Безнең үзебездә дә шундый ук хәл.
Алар үзләренең йорты белән мәктәп арасындагы парк эскәмиясендә утыра иде. Бу элек аларның яраткан урыны иде, якында гына атынгычлар, таганнар бар, арырак китсәң – карусель. Элек алар эңгер төшкәч, шунда атына, әйләнәләр, көлешә-көлешә мәш килә иде. Ул чакларда әти-әниләренең ярлылыгы да, үзләренең кесәсе буш булу да борчымый, алар болай да бәхетле иде. Хәзер менә...
– Ә хәзер менә күз алдыңа китереп кара. – Ләйлә бераз тынып торды да дәвам итте. – Әгәр әни берәр баерак егетне сайлаган булса, һичьюгында икесенең берсе бәхетле булыр иде. Бу кадәр үк интекмәсләр иде.
Илнур көлеп җибәрде:
– Ул чагында бу дөньяга син түгел, ә бүтән кеше туган булыр иде.
– Кем белә? – дип иңнәрен сикертте Ләйлә. – Тик монысы бүтән мәсьәлә... Синең белән тормыш корсак, без дә шулай булачакбыз. Ә ярлылык, кытлык мәхәббәтне сүрелдерә ул. Без икебез ике якта акча дип чабачакбыз, ә аралар суыначак.
– Шул гынамы?
– “Гына” түгел. – Ләйлә җитдилеген җуймады. – Менә син икебез йөргән вакытларны күз алдыңа китер. Социаль челтәрләргә генә күз сал... Минем яшьтәге кызларның барысы да диярлек матур күлмәкләрен киеп төшкән фотоларын куя. Көн саен яңа кием. Барысы да диярлек я диңгез буенда ял итә, я чит илләр буйлап йөри, һичьюгында үзебезнең берәр ял йортында. Затлы рестораннарда кәеф-сафа корып утыралар. Егетләре белән!
Шайтан алгыры! Нәрсәгә алданып йөрде икән Илнур, ник аз гына игътибарлырак булмады икән? Югыйсә, берәр ресторанга кереп утырырга да, ял итеп кайтырга да җай таба алыр иде бит инде. Юк! Сөйгәне аны-моны сиздермәгәч, ул аны болай да бәхетле дип уйлады.
– Мин әйбәт урынга эшкә кердем, – дип акланды ул. – Хәрби төзелешкә. Акчаны анда әйбәт түлиләр, без интекмәячәкбез.
Ләйлә аңа сынаулы караш ташлады.
– Хәрби төзелешкә? – Ул елмайгандай итте, тик бу елмаюда астан кисә торган ниндидер үткенлек бар иде. – Әйбәт түлиләр! Котлыйм, димәк өстеңдәге затлы костюмыңны прокатка алмагансың. Ә машинаң... Ә фатирың кайда? Ник без затлы ресторанда түгел, ә паркта сөйләшеп утырабыз? Ярый инде, паркта очрашабыз, дип үзем әйттем, үзебезнең мәктәптә практика узам бит, әмма син ресторанга алып китәргә дә мөмкин идең...
Бу сүзләр шаян чаялык белән әйтелмәсә, Илнурның йөрәген телергә дә мөмкин иде. Тик егет тыныч калды. Бәлки, моңа матди хәленең чынлап та яхшыруы да сәбәпчедер.
– Киттек ресторанга! – дип елмайды ул. – Кая барырга телисең?
Ләйлә чәчен төзәтеп куйды:
– Рәхмәт. Андый мохтаҗлык юк. Денис та тиздән киләчәк.
– Яратасыңмы соң?
Ләйлә дертләп китте:
– Синеме? – Күзләрендә очкын кабынды, тик ул үзен тиз кулга алды. – Илнур син һаман аңламыйсың... Хәзер хис-тойгыларга бирелә торган заман түгел. Без кечкенәдән дуслар булып бергә үстек, үсмер чакны, яшьлек иртәсен бергә каршыладык. Без бәхетле булдык. Ләкин... Без хәзер олы тормышка аяк басабыз. Ә анда хисләргә урын юк. Тормышыңны яхшы итеп көйлим, дисәң, хис түгел, ә аек акыл, исәп-хисап алдан йөрергә тиеш. Заманы шундый.
Илнур аның сүзләрен нәрсә дип тә кире кага алмады. Кире каккан очракта да Ләйләне үзгәртү инде мөмкин түгел, ул үз карарында нык тора һәм аны ачыктан-ачык белдерә.
Шулай да егет:
– Заманны без ясыйбыз, – дигән булды.
– Бу заманны акча ясый, – дип төзәтте Ләйлә. – Барысы белән дә ул идарә итә.
Бер мәлгә тынлык урнашты. Илнур үзен матур гына атлап барган җирдән таш стенага килеп бәрелгән кеше кебек тойды. Бөтен ягында да таш стена иде, бер яктан да бәреп чыгарлык түгел. Шулай да ул сүз әйтерлек көч тапты.
– Димәк, синең күңелдә миңа карата бернинди дә хис юк?
Ләйлә бер мәлгә тынып торды да бөтен гәүдәсе белән егет ягына борылды. Аның куенына ташланырдай булып укталып куйды, әмма тыелып калды, күзләрендәге татлы газап белән үрелгән нур гына озак сүрелде. Бугазындагы төерне йотып куйды да:
– Бар, Илнур, – диде һәм, хәлиткеч алышка әзерләнгәндәй тынып торды. – Дуслык та, туганлык та... Мәхәббәт тә... Мәхәббәтен күңелнең иң төбенә яшердем инде. Син аны казып чыгартырга тырышма, яме. Югыйсә, миңа бик кыен булачак. Ә дуслык һәм туганлык... Алар һәрвакыт әзер. Нинди генә авырлыкка төшсәң дә, хәбәр ит – мин иң беренче килеп җитәчәкмен.
Беренче мизгелдә үзен мәхәббәт давылына уралгандай тойса да, Ләйләне кинәт кочаклап алырга, иреннәрен эзләп табарга, иркәләргә-назларга теләсә дә, Илнур тыелып кала алды. Яраткан кешеңнең йомшаклыгыннан файдаланырга ярамый иде. Ул сабырлыгын җуймаска тырышты. Аңлашырга дип килде, аңлаштылар. Ләйләнең үз язмышын сайлау хокукы бар һәм аны хөрмәт итәргә кирәк. Аннан соң, кыз боргаланып-сыргаланып тормады бит, барысын да ачыктан-ачык итеп, ихлас күңеленнән әйтеп бирде. Аның бу сыйфаты үзе генә дә ихтирамга лаек иде.
"Туганнар” сүзен әйткәндә тагын күңелендә нидер кыбырдап алды, тик әле аның кайгысы түгел иде. Һәм Илнур дәвам итте:
– Нинди генә авырлыкка төшсәң дә, син дә хәбәр бир. Мин – синең иң беренче туганың.
Тын калдылар.
– Ә мин сине башкача борчымам. Үзең сайлаган юлда бәхетле бул!
– Сиңа да бәхет телим, – дип урыныннан кузгалды Ләйлә. – Бу безнең соңгы свидание булсын...
Илнур да кузгалды.
– Соңгы тапкыр бер кочаклашыйк инде... – дип колачын җәйде ул. – Туганнарча гына булса да.
– Туганнарча... – диде Ләйлә һәм Илнурга сыенды. – Юк, сөйгән ярларча. Әмма соңгы тапкыр.
Марат Кәбиров