Ул 2009 елның 24 мартында Уфада эшли башлады. Иртәнге 11 сәгать 15 минутта Хәния Фәрхинең “Юк, кирәкми, килмә” дигән җырына төшерелгән клип беренчеләрдән булып эфирга чыкты.
Туган тел, туган ил, туган көн, туган! “Туган тел” телеканалының аталышы ук һәрберебезгә туганнарча якын. Телеканалның идея авторы Рамил Ганиев “Моң” студиясе нигезендә Флүр Зөбәеров белән иҗади коллектив туплыйлар. Эш урыны – гади бер бүлмә. Алып баручылар өчен оештырылган кастингка Уфа “Нур” театры актрисасы Айгөл Габдуллина чакырыла һәм шул ук көнне тәрәзәсез кечкенә студиядән “Җырым сиңа, кадерлем” тапшыруының беренче котлау хатлары укыла. Шулай итеп, “Туган тел” ышанычлы, ныклы адымнар белән зур юлга чыга.
“Туган тел” телеканалының үсеше – җитәкчеләр тырышлыгы, фидакарь хезмәт нәтиҗәсе. Бер генә бүлмәдә үз эшен башлаган телеканалның бүгенге көндә үз офисы, үз бинасы бар. “Туган тел”не үстерүгә, дөньякүләм дәрәҗәгә күтәрүгә телеканалның генеральный директоры Азат Вахитов зур өлеш кертә.
2017 елда Татарстанда “Туган тел” телеканалының Казан филиалы үз эшен башлый. Башкортстан тамашачысы белән Татарстан артистлары арасында “Туган тел” күперен сала ул. Филиалның директоры – Миләүшә Сибгатуллина. Шулай ук “Туган тел” телеканалы белән Кавказдагы беренче оператор “Азеркосмос” арасындагы хезмәттәшлек уңышлы була. “Туган тел” телеканалын Русиядә генә түгел, 36 чит илдә карау мөмкинлеге булдырыла. Шулай итеп Африка, Европа, Урта Азия, Якын Көнчыгыш илләрендә яшәүче милләттәшләребез “Туган тел” телеканалы белән таныша.
“Туган тел” телеканалы профессиональ һәм үзешчән җырчылар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Җыр-моң яраткан балалар да телеканал сәхнәсендә чыгыш ясый.
Аның “Сәләт” һәм “Тургай” фестивальләре яңа тавышлар, яңа исемнәр ача. Проектның авторы – композитор, автор-башкаручы Лилия Вахитова.
“Туган тел” – яңа идея, яңа сулыш, яңа тапшырулар мәйданы. 16 ел дәвамында телеканалның иҗат студиясендә тамашачы мәхәббәтен яулап өлгергән бихисап проектларга нигез салына. “Күзгә-күз карашып”, “Сер итеп кенә”, “Татлы тел”, “Fәlәn news” тапшырулары атна саен яңа чыгарылышлары белән тамашачыны сөендерә. Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы чаралар, ачык һавада чыгарылыш кичәләре һәм җәйге концертлар, хит-парадлар, дусларны очраштырган җырлы “түгәрәк өстәл”ләр, Яңа ел кичәләре, “Теплоход-шоу”, татарча дискотека, танышу кичәләре һәм башка кызыклы шоу-программалар дөнья күрә.
Елның һәр яңа сезонында телеканал яраткан тамашачыларына зур проектлар тәкъдим итә. Яңа иҗат сезоны сентябрьдә “Без башлыйбыз!” концерты белән ачыла. “Ел җыры” фестивале, “Туган тел – милли премия” тантанасы татар-башкорт эстрада дөньясында елга музыкаль нәтиҗә ясый. Ел саен апрельдә каналның туган көненә бәйрәм тантанасы оештырыла. Башкортстанның шәһәр-авыллары һәм Русиянең зур шәһәрләрендә “Туган тел – сездә кунакта” концертлары гөрләп үтә. Мәскәү, Казан, Яр Чаллы, Екатеринбург, Пермь, Чиләбе тамашачылары “Туган тел” артистлары белән очрашуны ел саен көтеп ала. Гастрольләр географиясе дә киңәя. Иҗат сезоны июньдә “Сабантуй” концерты белән тәмамлана.
Әйтергә кирәк, телеканалның тамашалары сәхнә бизәлеше белән аерылып тора. “Шоу-Тайм” оешмасы һәм аның җитәкчесе Винер Сафин “Туган тел” концертларының заманча үсешенә зур өлеш кертә. Павел Волонихин җитәкчелегендәге “Вип-Арт” продюсерлык үзәге белән берлектә һәр тамаша, концерт аншлаг белән үтә.
Башкорт һәм татар телләрендә тәүлек әйләнәсенә эшләүче “Туган тел” телеканалының командасы – ул җыр-моңга, телебезгә гашыйк зур, иҗади, бердәм коллектив. Үз эшенең осталары, сәләтле хезмәткәрләре белән матур “Туган тел”.
Җырлар, тапшырулар, концертлар, төрле проектлар аша телебезне, мәдәниятебезне саклауга, үстерүгә үз өлешен кертә ул. Җырлы-моңлы халык – бай халык. “Туган тел” телеканалына яңадан-яңа проектлар, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез!
Азат Вахитов,
“Туган тел” телеканалының генеральный директоры:
– “Туган тел”не мин авыр вакытларында җитәкли башладым. Телеканал үсештән туктаган иде. Әгәр булдыра алам икән, үз өлешемне кертәсем, телеканалны саклап каласым килде. Балачактан сәнгать дөньясына гашыйкмын. Мәскәү шәһәрендә үткән виртуоз баянчылар конкурсында җиңү яуладым. Укуны ташладым диярлек, ансамбльдә чыгыш ясыйм, биибез, җырлыйбыз. Бөек музыкант булырга хыялландым. Әмма музыка укытучысы киңәш итмәде: “Ир-егет эше түгел, башка һөнәр сайла”, – диде ул. Бертуган абыем да ризалыгын бирмәде.
Мәктәп тәмамлап, нефть институтының кичке бүлегенә укырга кердем, ләкин һаман да төрле чараларда чыгыш ясыйсым килде. Хәрби хезмәткә чакыру килгәч, армиягә киттем. Хәрби бурычымны үтәп кайткач, укуымны тәмамладым. Ерак Себердә дә , Әстерханда чүлдә дә эшләдем. Аннан кайтып, Уфада үз эшемне ачтым. Аспирантура тәмамладым. Докторлык диссертациясен якладым. Нинди генә эшкә тотынсам да, ахырына җиткерергә тырышам. Фән һәм төзелеш өлкәсе – кайда да беренчелеккә омтылудан, кызыксынучанлыктан киләдер. Әмма иҗат, сәнгать тә мине үзенә тартты.
2000 елларда татар эстрадасында бик күп яңа исемнәрне Казан ачты. Татарча җырлар белән видео-аудиотасмалар, дисклар чыгару, төрле җыелма концертлар оештыру ягыннан берникадәр алга киткән иделәр. Ә безнең җырчыларның җыр-моңнан гына торган аерым мәйданы юк иде. “Туган тел”, беренчеләрдән булып, үзебезнең татар-башкорт эстрадасына шундый мөмкинлек бирде.
Бүген популяр булган бик күп җырчыларыбызның үсешендә безнең дә өлеш бар. Мәсәлән, Уфаның урыс эстрадасы җырчыларыннан торган аерым концертлары һәм иҗади планнарын тормышка ашыру өчен мәйданнары юк диярлек. Алар банкет һәм корпоративларда җырлыйлар, ә безнең татар-башкорт җырчыларының концертлары көн саен гөрләп үтеп тора.
“Туган тел” телеканалы ике тугандаш халыкның мәдәниятен, сәнгатен берләштерә, татар һәм башкорт эстрада артистлары иҗат казанында бердәм кайный. Эшкуар буларак, шуны әйтә алам: акча эшләү максаты куелса, телеканал күптән ябылган булыр иде. Музыкаль телеканалга үзенә матди ярдәм кирәк. “Туган тел”нең әһәмияте зур. Без җыр-моң аша телебезне, мәдәниятебезне саклыйбыз. Уналты ел телеканалыбыз эшләп килә һәм киләчәктә дә үз юлын матур дәвам итәр дип ышанам.
Телеканаллар күп, “Туган тел” берәү генә”!
Зифа Нагаева,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, “Күзгә-күз карашып” тапшыруының авторы:
– “Туган тел”, телевидение буларак, тормышыбызга телгә, моңга сусап, җыр-моңнарыбызны халык, тамашачы күңеле белән тоташтырып, үстереп яшәүгә кытлык булган заманда килеп керде. Музыкаль телеканал буларак, мәдәни дөньябызда һава торышын үзгәртте. Туган телдә көн-төн яңгырашта әйләнеп торган җырлар чит өлкәләрдә дә тыңлаучыларының даирәсен киңәйтте. Эстрада йолдызларының иҗат агымы елгалардан диңгезләргә кушылып киткәндәй булды.
Бүген тамашачы чит өлкә артистларын өйдән торып карый, ишетә, күрә, алар хакында кызыклы мәгълүмат туплый. Үзәктән ерак район, аеруча авыл халкы өчен телеканал – зур бүләк. Хәзер инде “Туган тел”нең үз йөзе, үз сүзе, үз көе, үз алымнары белән эшләп килгән ярыйсы дәрәҗәле тарихы бар.
Дуслык, туганлык күпере дә ул. Милләтара татулыкны саклаучы, яклаучы буларак та бу өлкәдә зур өлеш кертүче. Күпсанлы проектларда команданың тырышлыгы, елдан-ел камилләшә барган тапшыруларыбыз да бу хакта сөйли. Эстрада, җыр сәнгатендә үз көчен сынап карарга теләүчеләргә, балалар иҗатына юллар ачуы да мактауларга лаек.
Әйтик, үзем алып барган “Күзгә-күз карашып” тапшыруына телевизор караучылардан рәхмәтләр ишетеп яшим. Бу тапшыруның да үз тарихы бар, дип горурланам. Гомерен сәнгатькә багышлап, халыкка хезмәттә уздырган шәхесләребез хакындагы тапшырулар һичнигә алыштыргысыз. Кызганыч, күпләр бакыйлыкта. Тапшыру кысаларында яшьләр дә, билгелеләр дә һәм әлегәчә билгесезләр дә урын алды. Геройларымның эчке дөньясы, “пәрдә арты” тормышы, эч серләре белән бүлешүләре халыкка кызыклы, тапшыруларның чыгарылышларын көтеп алулары бик кадерле. Авырлыклар да бар, әлбәттә. Тапшыруларга күп чыгымнар таләп ителү уңайсызлыклар тудыра, кайчак фәкать шушы сәбәп тапшыруларның сыйфатын төшерә.
Җиңел булмаган заманда “Туган тел” каналы тыгылып торган буаларны ерып, үзенә юл табып, юл сайлап, зур агым булуын эше, хезмәте, нәтиҗәләре белән күрсәтеп тора. Алда хәзинә сандыгыбыз – гомерләре буена халыкка хезмәт иткән шәхесләребезне күбрәк күрсәтүне күз уңында тотып, заман белән бергә бер агымда кайнап яшәп, матур киләчәккә барсын, дигән теләктә каналыбыз өчен зур хезмәт куйган, тынгысыз җанлы җитәкчебез Азат Галәнур улын, тырыш командабызны бәйрәм белән котлыйм. “Бер кабызгач, сүндерәсе килми!” – диярлек булсын!
Айгөл Габдуллина,
Башкортстанның атказанган артисты, “Җырым сиңа, кадерлем” тапшыруының алып баручысы:
– “Туган тел”дә беренче көненнән эшләүче хезмәткәр буларак, телеканал бүген минем тормышымда зур урын алып тора. Уналты ел дәвамында үземне “Туган тел”гә багышлап, бүләк итеп яшим, йөрәгемнең бер кисәге ул. Иң матур чагым, яшьлегем “Туган тел” белән бәйле. Телеканал аша танылу алдым, тәҗрибә тупладым. Тамашачыларыбыз белән зәңгәр экраннар аша күрешү, зур сәхнәләрдә очрашу – зур бәхет. Мондый мөмкинлек барлык артистларга да тәтеми.
Еш кына “Ничек “Туган тел”гә килеп эләктегез?” – дип сорыйлар. Мин килеп эләкмәдем, мине чакырдылар. Бер көн эчендә өч тапкыр шалтыраттылар. Башта кастинг турында хәбәр иттеләр, аннары тапшыруның пилот чыгарылышын төшереп карыйбыз, дип аңлаттылар. Өченчегә шалтыратканда, матур итеп киенеп, әзерләнеп килегез, тапшыруны төшерәбез һәм эфирга бирәбез, диделәр.
Кечкенә генә бүлмәдә өч хат укыдым. Юбилярларның фамилияләрен дә хәтерлим. Тапшыру эфирга чыгып кына өлгерде, якыннарын котлау тексты белән алты хат килеп тә төште. Шулай матур гына эшләп киттек...
“Туган тел” телеканалының концертларын да оештыра башладык. Ул концертларда сценарий авторы, алып баручы, режиссер, режиссер ярдәмчесе, техник яктан җавап бирүче, артистларны туплаучы да, сәхнәгә озатып торучы да мин идем. Хәзер генә уйлыйм, бу кадәр эшне ничек башкарып чыга алдым икән? Яшьлегем беләндер инде, куркып та, югалып та калмаганмын. Уналты ел элек, Сез шундый уңышларга ирешәчәксез, дисәләр, мин ышанмас та идем.
“Туган тел” телеканалының тарихында “Җырым сиңа, кадерлем” – туктап тормыйча, берөзлексез 16 ел дәвамында эфирга чыгып килүче бердәнбер тапшыру. Атна саен тапшыру төшерелә, мин хәтта ялга җиде көннән артык вакытка барганым юк. Чөнки съемкаларга кайтып өлгерергә кирәк. Бу – минем тапшыруга мөнәсәбәтем, җаваплылык хисем. Әгәр дә безнең тарафтан эшебезгә чиксез ярату хисе булмаса, “Җырым сиңа, кадерлем” тапшыруының гомере дә бу кадәр озын булмас иде.
Бүген минем өчен иң зур горурлык – “Туган тел” телеканалының коллективы. Без – бер зур гаилә, туганнардай аралашып яшибез.
Айдар Галимов,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Шундый матур телеканал безнең республикабызда яшәп килә. Аның атамасы – “Туган тел”! Туган тел – ул һәркемгә, һәр милләткә якын. Туган телне кадерләп, саклап, киләчәккә тапшырырга кирәк. Шушы бурычны үтәүдә “Туган тел”нең роле бик зур.
Илләр, еллар тыныч булсын! Безне тамашачыларыбыздан бернәрсә дә аермасын.Чын күңелдән рәхмәт әйтеп, хөрмәт итеп, “Туган тел”гә уңышлар телим!
Әнвәр Нургалиев,
Башкортстанның халык,Татарстанның атказанган артисты:
– “Туган тел” – республикабызда ике милләтне берләштерүче телеканал. Безне тамашачылар белән очраштыра, җырларыбызны халыкка җиткерә. Ихлас йөрәктән “Туган тел” телеканалына рәхмәтләремне белдерәм. Озын гомерләр, кызыклы проектлар телим. “Туган тел” телеканалы белән бердәм булыйк!
Ришат Төхвәтуллин,
Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты:
– Иң популяр һәм халыкның яраткан телеканалы “Туган тел”не туган көне белән тәбриклим һәм рәхмәтемне җиткерәм! Җыр-моң белән бергә яшик!
Гүзәл Уразова,
Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты:
– Без – “Туган тел” белән җан дуслар, дисәк тә дөрес булыр. Телеканалның беренче көннәреннән, беренче адымнарыннан җитәкләшеп, кулга-кул тотынышып, матур җырларыбыз белән атлыйбыз. Халкыбыз белән очрашып яшибез!
Илсөя Бәдретдинова,
Татарстанның атказанган артисты:
– “Туган тел” – кайчандыр Башкортстанда минем исемемне таныткан телеканал. Мин бик рәхмәтлемен. Озын-озак еллар бергә-бергә хезмәттә яшәргә насыйп булсын!
Дилә МӨХӘРРӘМ-ХӘЙРЕТДИНОВА.