Форум кырларында Мәләвездән «Союзпромптица» предприятиесе директоры Андрей Ковалев экспорт юнәлешен үстерү планнары белән уртаклашты.
— Бу юнәлештә безнең планнар зур, - диде ул. - Без күркә итен Африка, БДБ илләренә озатабыз инде. Быел Гонконг һәм Вьетнамга экспорт поставкаларын киңәйтәбез. Бу - безнең өчен яңа базарлар, аларга чыгу буенча әзерлек эшләрен төгәлләк. Хәер, безнең төп бурыч - Башкортстанда яшәүчеләрне сыйфатлы экологик ит белән тукландыру. Һәм без бу бурычны үтибез. Ә экспортка җибәрүне җитештерүне киңәйтү хисабына арттырабыз: узган елда без үзебез өчен рекордлы күләмгә - 36,5 мең тонна күркә ите җитештерүгә чыктык. Бу - элеккегә караганда ун процентка күбрәк. Әмма монда да тукталырга җыенмыйбыз - җитештерүне икеләтә арттыру өчен яңа корпуслар төзибез. Шулай булгач, күркә ите эчке һәм тышкы базарларга да җитәчәк.
Русия-Кытай бизнес-паркының генеральный директоры Чэнь Чжиган базарда Башкортстан продуктларын алга этәрү нияте турында белдерде. Спикер фикеренчә, Башкортстаннан табигый, экологик чиста һәм сыйфатлы продуктларга Кытай базарында ихтыяҗ зур булачак.
- Мин Уфадагы "Фермер авылында" булдым, бик тәэсирле. Башкортстаннан мондый сыйфатлы продуктларны Кытай базарында тәкъдим итәргә мөмкин дип саныйм, чөнки нәкъ менә анда иң зур кулланучылар базары. Кытайлылар өчен бу бик кызыклы булачак, — диде ул.
Дәүләт думасы каршындагы «Русия-Африка» хезмәттәшлек советы эксперты Луис Гоуэнд журналистларга үзенең Уфага нинди максат белән килүен сөйләде.
- Беренчедән, мин бу форумның зурлыгына гаҗәпләндем, үзем өчен бу кадәр кызыклы нәрсәләр күрермен дип көтмәгән идем, - диде спикер. — Мин монда аграр өлкәдә хезмәттәшлек өчен партнерлар табу өчен килдем. Африка авыл хуҗалыгы үсешенә бик мохтаҗ: уңайлы климат шартларына карамастан, без әле дә үзебезне туендыра алмыйбыз. Бу аграр технологияләрдә артта калу белән бәйле.
Роман Костюк, югарыда әйткәннәренә өстәп, «Башкортстан - асылда, итне күп ашаучылар төбәге» дип белдерде.
- Терлекчелек, эре терлек үстерү урындагы халыкның канында, - диде ул. - Шуңа күрә сезне ит үстерергә һәм эшкәртергә өйрәтү - буш эш, киресенчә моңа сездән өйрәнергә кирәк.
Фото: bashinform.news