+7 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Әдәбият
17 гыйнвар , 10:21

Бөртекләп җыела алтын

Күренекле язучы Яныбай Хамматовның тууына 100 ел.  

Бөртекләп җыела алтын
Бөртекләп җыела алтын

Яныбай Хамматов 1925 елның 16 гыйнварында Башкорт АССРының Тамъян-Катай кантоны, хәзерге Башкорт­станның Белорет районы Исмәкәй авылында крестьян гаиләсендә туа. Инҗәр урта мәктәбендә укый, җәйге каникулларда алтын приискларында эшли. Гражданнар сугышы елларында Белорет җирендә барган фаҗи­гале вакыйгалар турында ул әти-әниләреннән һәм авылдашларыннан күп ишетә. Кызыксынучан егеттә шул вакытта ук бу турыда язып карау теләге туа.

1942 елның августында Яныбай Хамматов Кызыл Армиягә алына. Саратов өлкәсенең Вольск шәһәрендә уку-укыту полкында әзерлек үтә. 1942 ел ахырында бомбага тоту вакытында каты контузия ала, ярты елга якын госпитальләрдә дәвалана. Аннары Орскида кече авиация белгечләре мәктәбен тәмамлый. Сугышчан казанышлары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп медальләр белән бүләкләнә.
1946 елда демобилизацияләнгәннән соң Яныбай Хамматов Әүҗән алтын приискасында хезмәт итә, район гәзитендә үзенең мәкаләләрен һәм шигырьләрен бастыра. Шунда ук аның беренче хикәясе дөнья күрә. Аннары ул ВЛКСМ райкомы инспекторы булып эшли, комсомол вожагы була. 1949 ел ахырында аны “Башзолото” трестының сәяси бүлек җитәкчесе урынбасары итеп билгелиләр. КПСС өлкә комитеты каршындагы ике еллык партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яныбай Хаммат улы КПССның Башкортстан өлкә комитеты парторганнар бүлеге инструкторы булып эшли. 1956 елда К. А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1961 елдан Әбҗәлил районы Советы башкарма комитеты рәисе булып тора. Аннары БАССР Эчке эшләр министрлыгының оештыру-төзелеш бүлеге җитәкчесе була. Соңрак ул үзен тулысынча әдәби хезмәткә багышлый. 1966 елдан Язучылар берлеге әгъзасы була.


Приискларның эшен һәм анда эшләүчеләрнең көнкүрешен яхшы белгән Яныбай Хамматов 50нче еллар башында ук “Бөртекләп җыела алтын” исемле беренче романын яза башлый, ул 1966 елда дөнья күрә. Аннары “Акман-токман” һәм “Яшенле җәй” романнары басылып чыга. Бу әсәрләр революциягә кадәрге башкорт авылының авыр тормышы, эшчеләр язмышы, алар арасында большевизм идеяләренең таралуы, алтын приискасы тормышында революцион вәзгыятьнең барлыкка килүе, бу вакыйгаларның кешеләр язмышында чагылуы турында бәян итә.
Күп еллар дәвамындагы киеренке хезмәте дәверендә Яныбай Хамматов егермегә якын роман, дистәләгән повесть һәм хикәя яза. Аның әсәрләре урыс, украин, азәрбайҗан һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Язучының китаплары Башкортстан китап нәшриятында, “Современник” һәм “Воениздат” үзәк нәшриятларында басылып чыга.


Нәтиҗәле әдәби эшчәнлеге өчен Яныбай Хамматовка “РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. 1994 елда язучыга Башкортстанның С. Юлаев исемендәге дәүләт премиясе тапшырыла. Ул М. Акмулла, Ким Әхмәтҗанов исемендәге әдәби премияләр, ВЦСПС һәм СССР Язучылар берлеге премияләре лауреаты, СССР Оборона министрлыгының Әдәби дипломы иясе.
Яныбай Хамматов 2000 елның 28 сентябрендә вафат була һәм Уфада җирләнә. Уфада язучы яшәгән йортка мемориаль такта куелган. Яныбай Хамматов исемен Белорет районының Сермән авылы китапханәсе, Белорет шәһәрендәге Башкорт гимназиясе (аның каршында язучы музее эшли), Әбҗәлил районының Әскәр авылында һәм Белорет районының Черновка авылында урамнар йөртә. Туган авылында Яныбай Хамматов музее эшли. 2006 елда Белорет районы аның исемендәге премия булдырды. 2014 елда Яныбай Хамматовка үлгәннән соң “Белорет районы һәм шәһәренең шәрәфле шәхесе” дигән югары исем бирелде.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: