+18 °С
Яңгыр
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Авыл хуҗалыгы
11 март , 12:42

Алар “уятканны” түгел, ярдәм көтә

1 марттан гамәлгә кергән яңа закон фермерлар эшчәнлегенә нинди йогынты ясаячак?

Алар “уятканны” түгел, ярдәм көтә
Алар “уятканны” түгел, ярдәм көтә

Русиядә авыллар санының елдан-ел кимүе дәвам итә. Ул туым азаюы һәм халыкның, беренче чиратта, яшьләрнең күпләп читкә чыгып китүе белән аңлатыла, дигән фикердә экспертлар. Ләкин авылда яшәүчеләрнең азаюы һич тә илнең аграр җитештерүенә кире йогынты ясарга тиеш түгел. Нинди генә технологияләр дә әлегә кеше хезмәтен тулысынча алмаштыра алмый. Узган гасырның сиксәненче еллары башында, әлбәттә, җитештерүне арттыру максатында аграр тармакта гаилә подряды, интенсив технология, сакчыллык кебек алымнар куллану күмәк хуҗалыкта кадрлар мәсьәләсен уңай хәл итүгә дә берникадәр йогынты ясады. Бүгенге шартларда исә җитмәгән эшче көчләрне “тулыландыру” өчен аграр җитештерүдә тагын да камилрәк яңа технологияләр куллану, нәтиҗәлелекне күтәрүгә юнәлтелгән яңа “уен” кагыйдәләре булдыру зарурлыгы килеп басты.

Хөкүмәт аграр сәясәттә авылда кече аграр бизнесны үстерүгә басым ясый. Әйтергә кирәк, ул яхшы нәтиҗә дә бирә башлады. Соңгы елларда, мәсәлән, илдә кече һәм урта малтабарлык, фермер хуҗалыкларының тулай ашлык һәм майлы культуралар җитештерүдәге өлешләре 60 процентка якынлашты. Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Николай Патрушев билгеләвенчә, тулай аграр җитештерүдә фермерлар өлеше, узган ел йомгаклары буенча, 15 процент чамасы тәшкил иткән. Әлеге категориядәге хуҗалыклар бүген илнең эчке сәүдә базарын ит, сөт, бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный. Шул ук вакытта аларның җитештерүдәге мөмкинлекләрен арттыруга аяк чалучы проблемалар да аз түгел. Бу турыда Хөкүмәттә дә, федераль ведомствода да хәбәрдарлар. Экспертлар фикеренчә, соңгы берничә елда гына, әйтик, логистика чыгымнары — 20-25 процентка, запас частьләр һәм җиһазлар — өчтән бер өлешкә кадәр, хезмәткә түләү чыгымнары — 10-12, кайбердә 20 процентка кадәр күтәрелгән.
Фермер хуҗалыкларында җитештерүне дәртләндерү дәүләт ярдәменә яисә төрле юнәлештәге грантларга гына бәйле түгел. Сүз аларның сәүдә базарлары белән хезмәттәшлеген, сәүдә мөнәсәбәтләрен көйләү турында бара. Кызганычка каршы, әлеге проблеманы җайга салу максатында оештырылган авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары да кече һәм урта малтабарлык субъектлары җитештергәнне сәүдә нокталарында тиешле дәрәҗәдә сатуны оештыра алмады.

Ниһаять, узган елның көзендә ил Президенты Владимир Путин кул куйган “Авыл хуҗалыгын үстерү турында”гы Законга өстәмәләр әлеге проблеманы хәл итүдә мөһим адым булачак, ди белгечләр. Ул бу елның 1 мартыннан гамәлгә керде. Яңа законга ярашлы, авыл хуҗалыгы продукциясе базары инфраструктурасын булдыру өчен тотынылган чыгымнар дәүләт бюджетыннан субсидияләнәчәк. Законга ярашлы, шәхси хуҗалыклар җитештергән продукцияне сатуны базарлар үз канаты астына алачак. Алар җитештереп тәкъдим иткәне фермер продукциясе статусына ия булачак.

Быел илдә фермерлык хәрәкәтен үстерүне, аграр җитештерүдә аларның өле­шен арттыруны дәртләндерү юнәлешендә дәүләт ярдәме ничек булачак? Әлеге сорауларга күптән түгел авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут катнашлыгында узган “Русиядә кече аграр бизнес үсеше” дигән форумда ачык җавап булды. Федераль министрлык һәм “Халык фермеры” ассоциациясе оештырган чарада министр илдә фермерлыкның тармакта әйдәүче көч булуын һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә зур өлеш кертүен ассызыклады.

Белешмә. Рәсми чыганаклар мәгъ­лүматларына караганда, әлеге вакытта илебездә 160 мең чамасы фермер һәм 17 миллион шәхси хуҗалык гражданнар өчен азык-төлек җитеш­терү белән шөгыльләнә. Тулаем алганда, бәрәңге, яшелчә, шулай ук, җиләк-җимеш җитештерүдә төп өлеш аларга туры килә.

Быел аграр бизнеста кече малтабарлык субъектларына дәүләт ярдәме күрсәтүдә кайсы юнәлешләргә өстенлек биреләчәгенә тукталып, Оксана Лут болай диде:
— Хөкүмәт белән берлектәге карарлар быел да хуҗалык итүнең кече формалары өчен грант, субсидия һәм башка адреслы дәүләт ярдәмен сакларга булышлык итте. Быел шушы максатларга 15 миллиард сум финанслау сакланачак. Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен яңа грант булдырылды. Ул “Агромотиватор” дип атала. Быел мондый ярдәмне 44 проект алачак, киләчәктә аны күләмлерәк итү планлаштырыла.
Быел 1 марттан Русиядә фермер продукциясе агрегатлары турындагы закон гамәлгә керде. Агрегатор статусына ия бул­ган оешма, фермер җитештергәнне сатып алып, аны кибетләргә, башка сәүдә нокталарына поставкалау, мөмкинлек булганда, чималны өлешчә эшкәртү белән шөгыльләнәчәк.

Нинди үзгәрешләр булачак?
* фермер продукциясе рәсми бәяләмә алачак;
* фермер продукциясен сатып алучы һәм арытаба аны үзаллы сатучы агрегатлар оештырылачак;
* агрегатларның барысы өчен дә бердәм таләп һәм сәүдә кагыйдәләре булдырылачак.

Кемнәр катнаша ала?
* фермерлар һәм шәхси хуҗалыклар;
* авыл хуҗалыгы кооперативлары һәм кече хуҗалыклар;
* социаль салым режимын файдаланучы үзмәшгульләр.

Законның асылы нәрсәдә?

Фермерларга сәүдә базарына керү җиңелләшәчәк, ә сатып алучыларга натураль продукцияне арадашчыларсыз табарга һәм сатып алырга мөмкинлек туачак. Әгәр акцияләрнең 51 проценты авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләрдә икән, агрегатлар дәүләт ярдәме алачак.
Әйткәндәй, яңа закон җир хуҗаларына да өстәмә мөмкинлекләр булдыра, ягъни телгә алынган шартлар аларга үз хуҗалыкларын үстерергә һәм җитештер­гәннәрен отышлырак сатарга мөмкинлек бирә.
Моңа кадәр гамәлдә булган “Агростартап” гранты республикада фермерлыкны үстерүгә зур этәргеч бирде. 2019-24 елларда, мәсәлән, үз эшен башлаучы 333 фермер әлеге грант буенча дәүләт ярдәме алды. Ә инде гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган “Кече һәм урта малтабарлык акселерациясе” проекты буенча бүленгән сумма 1,4 миллиард сумга якынлашты.
— Республика фермерлары эчке сәүдә базарын сыйфатлы продукция белән тәэмин итүдә генә түгел, авыл халкын эшле итүдә һәм авыл территорияләре үсешендә дә мөһим роль уйный. Узган елда фермерлар 30 миллиард сумлык аграр продукция җитештерде, ягъни ул — тулай җи­тештерүдәге күрсәткечнең 13 проценттан да артыграгы. Әйтергә кирәк, кече бизнесны үстерүгә ярдәм итүгә юнәлтелгән “Агростартап” программасы аграр тармакта үз эшләрен башлаучы эшкуарларга яхшы старт алырга булышлык итте, — ди Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Белешмә. Башкортстанда тулай җитештерүдә ашлыкның — 36, көн­багышның — 32, шикәр чөгендеренең — 22, бәрәңге һәм яшелчәнең — 6,5, итнең — 5,7 һәм сөтнең 11 проценты — фермерлар өлеше.

Игътибар! “Агростартап” гранты фермерларга конкурс нигезендә ит һәм сөт җитештерү юнәлеше өчен — 7 миллион сумга, башка юнә­лешләр буенча 5 миллион сумга кадәр бирелә. Шундый шарты да бар: проектта каралган сумманың кимендә 10 проценты аңа дәгъва итүченең шәхси акчасы булырга тиеш.
Чакмагыш — республикада узган гасырның туксанынчы елларында башланган фермерлык хәрәкәтенә беренчеләрдән булып кушылган районнарның берсе. Әлбәттә, узган унъеллыкларда аларның саны баштагы чордагыдан берничә тапкырга кимеде. Кайберләрен икътисади кыенлыклар бөлгенлеккә төшерде. Арада бергә кушылып, хуҗалыкны эреләтүчеләр дә булды. Әмма, ничек кенә булмасын, районда аграр җитештерүдә алар зур көч һәм тулай җитештерүдә өлешләрен арттыра баручы аграр берәмлек булып тора.

Хуҗалык итүнең кече формалары үсеше, алда торган бурычлары турында сөйләвен үтенеп, без районның Мәгълүмат-консультация үзәге директоры Урал Әкбаровка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

— Урал Фәнилович, фермер­ларның узган елдагы эшчәнлегенә бәя биреп, кайсы юнәлешләр буенча алар уңышлырак эшләде, дип әйтер идегез?
— Безнең район традицион умартачылык, игенчелек һәм терлекчелек үсешкән, нәтиҗәлерәк эшләгән төбәк инде ул. Әлбәттә, фермерлар эшчәнлеге турында сүз алып барганда, аларның дистәләрчә ел дәвамында ныгыган күмәк хуҗалыклар янәшәсендә сынатмыйча, бирешмичә һәм иң мөһиме — югары максатлар куеп эшләргә омтылуын билгеләргә кирәк.

Белешмә. Узган елда район фермерлары 259 миллион сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде. Тулай ашлык җыемында аларның өлеше — 6,8, шикәр чөгендерендә 17,5 процент тәшкил итте.

Чакмагышның республикада иң зур күләмдә ашлык җитештерүче район­нарның берсе булуын да онытмыйк. Аграр хуҗалыклар заманча технология, камил техника белән эшли. Шундый шартларда да фермерлар алардан калышмаска тырыша. Яхшы уңыш алу өчен, билгеле, орлыкның да сыйфатлысы, җитәрлек күләмдә ашлама кертү таләп ителә. Узган ел аграрийлар өчен, гомумән, катлаулы булды. Шулай булуга карамастан, фермерлар 7 мең тонна ашлык, 59 мең тонна шикәр чөгендере җыеп алды. “Татлы тамыр”ның уртача гектар куәте 451 центнерга җитте. Кызганычка каршы, әлеге культура рекордлы уңыш бирсә дә, аны тулысынча эшкәртүгә озату проблема булып кала. Чакмагышлылар аны, һәр елдагыча, күп игә. Кереме яхшы. Былтыргы чималны да кабул итү пунктларына тапшырып бетерә алмаганлыктан, быел плантацияләрнең шактый өлешен киметү турында сүз бара. Ихтимал, ул фермерларга да кагылыр.
Тармакта фермерларның үз лидерлары бар. Вадим Әхмәтов, Урал Исхаков, Зөлфия Локманова хуҗалыкларында, мәсәлән, бөртекле культураларның гектар куәте уртача 35 центнердан да югарырак, ә татлы тамыр 500 центнерлы уңыш бирде.
— Терлекчелек тармагында фермерлар ничек эшли?
— Ел башына булган мәгълүматлар буенча, аларда 300гә якын сыер малы, шул исәптән, 110 савым сыеры теркәлгән. 7200дән күбрәк кош-корт бар, ат, кәҗә, сарык асраучылар байтак. Саннар теле белән әйткәндә, узган елда 590 тонна сөт савып алынды, тереләй авырлыкта 170 тонна чамасы ит җитештерелде. Умартачыларыбыз 150 тонна бал алды.
Бәлки, әлеге күрсәткечләр әллә ни зур кебек тә күренмәс. Ләкин районда, нигездә, элекке күмәк хуҗалыкларның сакланып калуы һәм аларда хезмәт хакларының елдан-ел арта баруы күпмедер дәрәҗәдә көндәшлекне дә көчәйтә кебек. Чөнки, гадәттә, колхозлар таралган районнарда аларның урынын фермерлар алды. Кече аграр бизнес бүген халыкны эш белән тәэмин итә.
— Район фермерлары дәүләт ярдәменнән ничек файдалана, нәтиҗәсе бармы?
— Бу мәсьәләдә “Үз эшен башлаучы фермер” программасында катнашучы һәм ярыйсы гына уңышка ирешкән Дамир Бәдретдиновны үрнәк итеп куяр идем. Ул 2,7 миллион сумлык грантка ия булды. Сарык үрчетү белән шөгыльләнә. Хәзер терлекләре саны 155 башка җитте. Ел саен уртача 370 центнер чамасы сарык йоны һәм 15 центнер ит тапшыра.
Фәния Нурисламова, “Агростартап” программасы буенча бизнес-проектын уңышлы яклап, 2,9 миллион сумлык грант алды. Ул сөт терлекчелегенә махсуслашты. 50 баш терлекнең 30ы — савым сыеры. Ел саен кимендә 130 тонна сөт җитештереп сата.
Резеда Кадергулова да шундый ук грант кысаларында 3 миллион сумга ия булды. 80нән артык сыер малы бар. 140 тонна сөт, 19 центнер ит җитештерде.
Ассызыклап, шуны әйтергә телим: сыйфатлы фермер продукциясенә район сәүдә базарында да ихтыяҗ бар. Арада Уфа, Дүртөйле шәһәрләрендә сәүдә итүчеләр дә аз түгел. Минемчә, район үзәгендә сөт җыю пункты ачылу да чимал җитештерүчеләр өчен зур этәргеч булып тора. Икенче юнәлеш – чималны үзебездә күбрәк эшкәртүне җайга салырга иде. Моңа кадәр читтән килүче алыпсатарлар күбрәк файда күрде. Без фермерлар белән бу турыда еш фикер алышабыз. Һәм быел 1 марттан көченә кергән законның да Чакмагыш фермерларын “уятып” җибәрәчәгенә ышанам.
Дәүләтнең эре аграр предприятиеләргә генә түгел, кече һәм урта малтабарлык субъект­ларына да бертигез ярдәм итүе, әлбәттә, бүген генә түгел, иртәгәсе көнгә дә ышаныч белән карап эшләргә этәргеч бирә. Узган елда мәсәлән, район фермерлары төрле юнәлешләр буенча 3,2 миллион сумнан күбрәк төрле субсидия алды. Ә “Победа”, “Родник” һәм “Бәрәкәт” хуҗалыкларына, болардан тыш, авыл хуҗалыгы җиһазлары сатып алу чыгымнарын каплау өчен 4,6 миллион сумлык субсидия бирелде.
Йомгаклап, шуны әйтергә телим: хәзер фермерлар яши алырмы, сәүдә базарын, илнең азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә үз өлешләрен кертә алырмы, дигән сорау актуаль түгел. Фермерлар илдә халыкның авылдагы яшәү рәвешен, гомумән, авылларның нигезен саклаучы көч буларак та үзен күрсәтте. Хөкүмәт әлеге категориядәге хуҗалыкларга акчаны максатлы рәвештә бирә икән, димәк, безгә ышаналар. Безгә бу ышанычны акларга һәм илнең иминлеген тәэмин итүдә зур көч булуыбызны хезмәтебез белән дәлилләргә кирәк.

Олег Төхвәтуллин.
Чакмагыш районы.

Читайте нас: