Республиканың 8 муниципаль берәмлегендә су күтәрелүгә бәйле 16 территория ныклы контрольдә тотыла.
Бер тәүлектә су дәрәҗәсенең максималь күтәрелүе түбәндәге территорияләрдә күзәтелә:
– Уфа шәһәре янында Агыйдел елгасында, тәүлеклек су артуы 10 сантиметр тәшкил итә. Агымдагы дәрәҗәсе – 498 сантиметр; елганың тугайга чыгуы 600 сантиметр;
– Бакалы районының Нагайбак авылы янында Ык елгасында су күтәрелү динамикасы тәүлегенә 9 сантиметр булды. Әле анда су күтәрелү дәрәҗәсе 342 сантиметр тәшкил итә.
Дүртөйле районы язгы ташкын чорын, һәр елдагыча, югары дәрәҗәдәге әзерлек белән каршылады. Агыйдел ярындагы дамба да, барлык оешма һәм предприятиеләр дә гадәттән тыш хәлләргә тиешенчә каршы торырлык. Күптән түгел Гадәттән тыш хәлләр буенча комиссиянең район хакимиятендә үткән утырышында да төп игътибар язгы ташу мәсьәләсенә, шулай ук хәвефсезлек кагыйдәләрен халыкка җиткерү эшенә юнәлтелде. Халыкның, бигрәк тә балаларның, саклыгын һәм уяулыгын арттыру кирәклеге ассызыкланды, анык бурычлар куелды.
Утырыштан соң махсуслаштырылган техника смотры оештырылды. Анда районның язгы ташкын хәвефенә каршы торуын тәэмин итәргә тиешле барлык оешма һәм предприятиеләр катнашты. Район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов шәхсән үзе һәр оешма җитәкчесе белән җаваплы чорга әзерлек темасына сөйләште, авария хезмәтләренең коткару бригадалары әгъзалары белән аралашты, кирәкле җиһазлар барлыгына инанды.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре су басулар вакытында гамәлләрне координацияләү өчен җаваплы төп хезмәт булып тора. Аларның бурычларына су басу зоналарыннан халыкны эвакуацияләүне оештыру, авария-коткару эшләрен башкару, кешеләрне кирәкле саклану чаралары (көймәләр, коткару жилетлары, аптечкалар) белән тәэмин итү керә. Бу тармак белгечләре, районда язгы ташу чорын хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрү өчен барлык шартлар да булдырылды, дип белдерде. Район хакимияте исә, кирәк булса, зыян күрүчеләр өчен эвакуацияләү һәм вакытлыча яшәү пунктлары булдырылуын билгеләде. Су басу нәтиҗәләрен бетерү өчен коммуналь хезмәтләр дә югары әзерлектә булуын күрсәтте.
— Су басуны булдырмас өчен дренаж системалары чистартылып тора. Халык, табигать көйсезлекләренә карамастан, сыйфатлы эчәр сусыз калмаячак, шулай ук канализация системаларының өзлексез эшләвен тәэмин итәргә әзербез, — диде торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре.
– Су басу вакытында йогышлы авырулар, җәрәхәтләр һәм сәламәтлек белән бәйле башка проблемалар барлыкка килү куркынычы арта. Аларны булдырмау өчен медицина хезмәте күрсәтүнең күчмә пунктларын оештыру мөмкинлегебез дә, техникабыз да бар, — диде район дәваханәсе коллективы вәкилләре.
Махсуслаштырылган техника смотрында, шулай ук, электр энергиясе белән тәэмин итү хезмәте, янгын сүндерүчеләр командасы, ветеринарлар, “Башавтотранс”, газ хезмәте вәкилләре, хокук саклау органнары хезмәткәрләре һәм волонтерлар катнашты.
– Язгы ташуга әзерлек барлык хезмәтләрнең һәм оешмаларның көйле эшләвен таләп итә. Аларның гамәлләре координацияләнергә, ә мәгълүмат әлеге эштә барлык катнашучыларга оператив тапшырылырга тиеш. Уртак тырышлык кына халыкның иминлеген тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк, — дип ассызыклады район хакимияте башлыгы Риф Сәгъдәтулла улы. — Табигать көйсезлекләренә алдан әзерләнү һәм төгәл планлаштыру — бу юнәлештә уңышлы эшләүнең төп шартлары.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Рәсемдә: ветеринарлар командасы.