Төнге икеләр тирәсендә теге кеше кереп: “Не получилось”, – дип чыгып китә. Шунда гына кунакларга бераз җан керә. Бераз йоклап алалар. Сәгать 8ләр тирәсендә, рәхмәт әйтеп, юлга кузгалалар.
Кушнаренкога эңгер-меңгердә генә килеп керәләр. Капитан аларны үз өйләренә алып килә. Бик яхшы каршы алалар. Сыйлыйлар. Зөфәр әле һаман буйга кыска була. Чишенгәч, малай кебек кенә булып кала. Ул ашаган урынында йокыга тала.
Иртән уянып китсә, ап-ак урын-җирдә ята. Йокыдан торганда сәгать 8ләр тирәсе була. Тамак ялгагач, юлга кузгалалар. Атка авыр булмасын, дип, башлыча, җәяү баралар. Аяклары арып бетә, чак атлыйлар. Андый чакта чанага утырып, хәл алалар. Кичке сигезләр тирәсендә Юкәлекүлгә кайтып җитәләр. Зөфәр ат хужасында куна. Иртән аның белән колхоз идарәсенә киләләр.
Мондагылар район үзәгенә барырга әзерләнә икән. Зөфәр, аларның чанасына утырып, Дүртөйлегә кайтып җитә. Армиягә киткәнче ул әнисе белән Гарифҗаннарда яшәгән була. Солдат капкадан килеп керүгә, аны тәрәзәдән күреп, Гарифҗанның сеңлесе Нәфисә йөгереп чыга. “Зөфәр абый!” дип кычкырып, аның муенына асылына. Шуннан соң башкалар да чыгып, аны кочаклап ала.
Арада әнисе булмагач, Зөфәр, Гарифҗанның тәбикмәк пешереп булашкан әнисеннән:
– Минем әнием кайда?! – дип сорый.
Барысы да, курыкма, курыкма, әниең базарда гына, исән-сау, хәзер кайтып җитәр, ди.
Базар көне була. Әнисе шунда әйберләр сата икән.
Нәфисә базарга йөгерә. Зөфәр, өйдән чыгып, әнисен көтә. Тиздән Нәфисә белән әнисе йөгерә-атлый кайтып җитәләр. Әнисе, улын күреп, һушсыз булып егыла. Зөфәр аңа ташлана:
– Әнием, мин кайттым бит, тор! – дип, елап җибәрә.
Ихатага байтак кына халык җыела. Нәфисәдән Зөфәрнең кайтуын ишетеп, базардагы кешеләр дә килеп тула. Күбесе елый, күз яшьләрен сөртә. Зөфәрнең кулы марля белән муенына асылган. Әнисе аның кулларын тотып сөя. “Балам, бәхетем бар икән!” – ди.
15. Театрда
Шулай итеп, үз теләге белән армиягә киткән Зөфәр Солтанов 1945 елның җәендә япон самурайларына каршы сугышта яралана. Барнаул шәһәрендә аякка басып, 1946 елның мартында туган җиренә кайтып төшә. Икенче группа инвалид була.
Тормышлар бик авыр. Ашарга аз. Еш кына черек бәрәңге белән коелган башак җыеп ашыйлар. Шулай да яшьләр күңел ачуны онытмый. Кичләрен урам буйлап гармун уйнап, җырлап йөриләр.
Бер көнне Коммунистик урамнан уйнап-җырлап Агыйдел буеннан менәләр. Зөфәр “Рәйхан” җырын җырлый. Иртәгесен Дүртөйле театрында эшләгән Мусин абый, “Рәйхан” җырын кем җырлады дип, яшьләрдән сораша башлаган. Флүр исемле егет, Зөфәр ул, яңа гына армиядән кайтты, дигән. Шуннан ул, син Зөфәргә әйт әле, театрга килсен, дип үтенгән. Флүр Зөфәргә аның сүзләрен тапшыра. Ник чакыралар икән, дип, иртәгәсен театрга килә. Мусин абыйны сорый. Олы гына абый икән.
– Син кичә урамнан җырлап үттеңме? – ди.
– Әйе, мин.
– Нәрсә, улым, театрда эшләргә телисеңме?
– Минем бер кулым ранин бит.
Аның уң кулы һаман дерелдәп торган була. Ул аны марля белән урый да, бияләй киеп куя.
– Булса ни, комачауламас дип уйлыйм. Кичәге җырыңны безгә җырлап күрсәт әле.
Зөфәр “Рәйхан”ны җырлый. Артистлар яратып тыңлый һәм кул чаба.
Аны театрга эшкә алалар. Аңа Арбузовның “Яшьлек белән очрашу” пьесасында 70 яшьлек профессор ролен тәкъдим итәләр. Бераз уйлап тора да риза була.
– Ярый, уйнарга тырышырмын, – ди.
Яшь кенә булуына карамастан, рольне матур итеп башкара. Тамашачылар да, театр артистлары да, дирекция дә аның уйнаганын бик ярата. Яшь булса да, 70 яшьлек карт ролен уңышлы башкарды дип, мактыйлар.
Бу әсәрдә 70 яшьлек профессор яшь вакытта яраткан кызы Катя белән очраша. Кыз ролен Гамбәрә Галиева уйный. Икесенең уйнавын да бик охшаталар, яратып карыйлар.
Гамбәрә апаның өч яшьлек кызы була. Ул бала шундый матур, ягымлы, театрның гөле. Аны бөтенесе дә ярата. Гамбәрә аны эшкә алып килә. Репетиция вакытында бала урындыкка менеп утыра. Эшкә комачауламый.
Һәр яңа спектакльне район партия комитеты комиссиясе карап, авылларга чыгарга рөхсәт бирә. Бу спектакльне дә карыйлар һәм куярга рөхсәт бирәләр.
Авылларда артистларны фатирга урнаштыралар. Ир-егетләрне хатын-кызлар белән бер өйгә кертәләр. Гүзәл затлар ир-егетләрне ашатырга, аларның кием-салымнарын тәртипкә китерергә тиеш була. Зөфәрне Гамбәрә апасына “беркетәләр”. Мирсәет исемле егетне – Зөһрә исемле артисткага. Дүртәүләп фатирда торалар. Заманалар һаман авыр. Колхоз дүрт кешегә йөзәр грамм он бирә. Дүрт йөз грамм оннан Гамбәрә апалары ашарга пешерә. Фатир хуҗаларының балалары була. Алар да ач яши. Артистлар шул балаларга ашарга бүлеп бирә. Үзләренә аз гына кала.
1947 ел. Чакмагыш районында гастрольдә йөриләр. Ун көн йөргәч, соңгы
нокта – Ташкалмаш авылына киләләр. Шуннан Бүздәк районының Каразирек авылына чыгарга тиешләр.
Иртән торып, клуб ягына атлыйлар. Атлар җигеп китергәннәр. Ул атлар, мескеннәр, бигрәк ябык, чак басып тора.
Өч ат, өч чана. Ике чанага декорация әйберләре төйиләр. Бер чанага, баласын төреп, Гамбәрә апалары утыра. Барасы юл – егерме чакрым тирәсе.
Бата-чума кичке якка, сәгать дүртләргә барып җитәләр. Аларны көтеп торганнар. Клуб мөдире фатирга урнаштыра. Зөфәр баланы күтәреп алып керә дә сәкегә сала. Юрганын ачып җибәрә. Зөһрә кып-кызыл, тынын көчкә ала. Зөфәр:
– Гамбәрә апа, Зөһрәгә ни булган, кил тизрәк! – дип кычкырып җибәрә.
– Гамбәрә апалары, “Балам, сиңа ни булды?!” – дип елый башлый. Зөфәр белән Мирсәет нәрсә эшләргә белмичә басып торалар. Гамбәрә апалары: “Баламны харап иткәнме-е-е-н!” – дип үкереп елый.
Зөфәр тиз генә авыл табибын эзләп китә. Табып алып килә. Ул баланы карый да, Зөфәрне урамга чакырып чыгарып, бала күп тора алмас, төнге 11-12ләр тирәсендә үләр, ди. Бала тын ала алмыйча, “янган” икән. Гамбәрә апа, өшемәсен дип, аны тыгыз итеп төргән, җитмәсә, өстенә толып та каплаганнар. Зөфәр театр директорын чакыра. Ул балага карый да нәрсә эшләргә белмичә басып тора. Гамбәрә апага:
– Әллә спектакльне куймыйбызмы? – ди.
Шул арада клуб мөдире килеп җитә:
– Клуб халык белән шыгрым тулы, кул чабалар, башлыйсызмы? – ди.
Гамбәрә апа:
– Спектакльне өзмибез, без уйнамаганнан гына Зөһрә савыкмас бит! – ди.
Илдус ТИМЕРХАНОВ
(Дәвамы бар).
Фотода: Сәкинә һәм Зөфәр Солтановлар.